

Галимнәрне әйтәм, каланы урыс теле басып бара, дип зарланалар. Зарланып кына нәрсә үзгәртәсең. Кешеләргә туган телләренең матурлыгын әйтеп, исләренә төшереп торырга кирәк. Менә мин үзем, мәсәлән, шулай эшлим. Әле трамвайда килгәндә дә шулай иттем. Шуны сөйлим әле.
Күрәм, янымда гына ике ир сөйләшеп тора.
– Кая карама, мафия, коррупция, олигархлар, – ди берсе. |
– Не говори, – ди икенчесе. – Тәмам капиталистик окружениедә калдык. Окружение, дигәч, тирә-ягына каранып алды. Мине күрде дә иптәшенә пышылдады:
– Портфелеңне ныграк держать ит? Менә бу хатын-кызның күзләре играть итеп тора, берәр нәрсәңне чәлдермәсен тагын.
Тегеләргә үтерически иттереп бер карадым да, ничек дип әйтим икән, задым белән борылдым шул хәчтерүшләргә.
Бу ягымда да ике ир.
– Не знаешь, Сириядә война кайчан бетәр икән? – ди берсе. Тапканнар сөйләшер сүз. Политика. Боларга да задым белән борылдым. Бер ягымда – ике карчык. Үзләре сагыз чәйни.
– Слыхать иттеңме әле, – ди яшьрәге. – Бу неделяда продуктларга хаклар тагын да подниматься иткән?
– Маслога дамы?
– Маслога да, колбасага да, мясога да подниматься иткән.
– Ә жвачкага?
– Юк, жвачкага подниматься итмәгән.
– Иншалла. Ач калмыйбыз болай булгач, – дип шатлана карчык. – Есть что жевать. Пенсиям аңа гына хватит.
Мәгънәсез разговорлары белән тәмам ачуымны чыгарды болар. Ирләре дә, карчыклары да.
– Ни пычагыма ике языкны бутапмы-бутыйсыз? Тыңлап бару противно, – мин әйтәм. – Әнә Тукай родной телебез турында нинди шәп стих сочинять иткән.
Көйләп-җырлап күрсәттем үзләренә:
И родной тел, и красивый тел,
Папам, мамамньң теле,
Дөньяда күп чего узнала
Шул родной тел аркылы.
Миңа башкалар да кушылды. Бөтен трамвай белән җырлыйбыз.
– Молодцы, – дим. – Родной телне бозу – грех. Правильномы?
– Правильно әйтәсең. Үзебез белү генә мало, аны внукларга да өйрәтергә кирәк...
Бая мине “карманный вор” дигән хәчтерүшләр дә, политикага тыгылган ирләр дә родной телне яклап сүз сөйли башлады. Сөйләшүне шоферның репродуктор аша белдергән объявлениесе бүлде:
– “Центр” остановкасы. Проверкага билетларыгызны приготовлять итегез. Развернутый хәлдә.
Мин төшеп каласы остановка иде бу. Тәрбияле кеше буларак, тукталып, водительгә рәхмәт белдердем:
– Прекрасно алып килдегез. Спасибо-рәхмәт!
Водитель дә культурный кеше икән, рәхмәтемне җавапсыз калдырмады:
– Нигә туктап калдың, корова? Пассажирларны задерживать итәсең, – диде дә подножкадан тибеп төшерде. Сөрлегеп барып төшсәм дә, кәефем күтәренке иде. Торып, өс-башымны кактым да үз-үземә:
– Каланы урыс теле баскан диюләре бер дә правильно түгел инде. Әнә күпме кеше разговоривает родной телдә, – дип әйтеп куйдым. – Үзебезнең кала теленә ни җитә!..
Фото: Мунира ВАФИН.