

Әдис инде иллегә җитсә дә, мотоцикл түгел, велосипед рулен дә тотып караганы юк. Автомашинаны трактордан китапка гына карап аера ул.
Менә шул кеше сыерын сатып машина алды. Ялтыравык, тезгенне сак кына җибәрсәң дә җилдертә торган “Жигули”ны Әдисләрнең ихатасына кертеп куйдыдар. Таза булса да, юдыдар.
Үзе генә калган Әдис, авылны бер урап килим әле дип машинасына утырды да, тизлеккә салды — машина урыныннан сикереп кузгалды һәм капка баганасына барып бәрелде. Артык зыянлы түгел, әле йөрерлек.
Үзе генә ихатадан чыгарына ышанмагач, күршесеннән (ул шофер булып эшли) машинасын урамга чыгартты һәм китте Әдис урам буйлап. Артыннан тузан гына өерелә, юлдагы кош-кортлар, пырылдап, читкә оча, кешеләр чак йөгереп юл биреп кала. Иллә рәхәт машинада җилдерүләре! Сабантуйда чабышкан юртаклар читтә торсын.
Инде кирегә борылырга да вакыт — Әдис шартлатып тормозга басты да рульне кырт сулга борды. Аптырап калган машина, шып туктап, шәп айгырлар сымак, артын өскә чөйде.
Әдис, йәнчелген, изелгән машинасын тракторга тагып, өенә алып кайтып бара иде. Урамдагы халык, аны кызганып, баш чайкый. Ә кемдер шул чак:
— Сыерны юртак итеп булмый шул, — дигән, имеш.
Автор фотосы.