

* * *
Комлыкта уйнап йөргән җирдән биш яшьлек Рөстәм җен ачуы белән көрәген атып бәрде:
– Җитте! Ялыктым!
– Рөстәм, алай ярамый бит инде, – дип йөгереп килеп җитте тәрбияче Гәүһәр апа, – Син хәзер зур егет ич, үз-үзеңне тиешенчә тотарга өйрән.
– Минме зур егет?! – Рөстәм шикле күзләрен тәрбиячегә төбәде, ә бераздан чиксез тәвәккәллек белән өстәп куйды, – Мин – зур егет!
Бер мәлгә аптырабрак алган Гәүһәр апаның йөзенә елмаю кунды:
– Әлбәттә, зур егет!
Ул арада уен мәйданчыгының теге очында чыр-чу килгән тавыш ишетелде һәм тәрбияче шунда ашыкты. Ә Рөстәм горур караш белән төркемдәшләрен барлап чыкты да якындагы атынгычта борынын казып утырган Айгөл янына килде:
– Син зур кыз, әйме?
Айгөл бер мәлгә сүзсез калды. Борынын тартып куйды.
– Ыһ-һы! – дип башын какты ул. Һәм бармагын күлмәк итәгенә сөртергә тотынды. Шул арада Рөстәм аның битеннән үбеп алды.
– Дулак! – дип елмайды кыз, – Зул кешеләл иленнән үбешә ул.
– Ярый, – Рөстәм сүзне икенчегә борырга ашыкты, – Синең белән сөйләшәсе бар, Айгөл. Җитди итеп.
– Юк, киләкми... Талашыл алдыннан гына җитди итеп сөйләшәләл... Ә мин синең белән дошманлашылга теләмим...
Рөстәм елмайды...
Алар атынгычка янәш утырып беркадәр сөйләштеләр дә Айгөл кызлар янына, ә Рөстәм егетләр арасына атлады. Беркадәр вакыттан төркем икегә бүленде. Малайлар да, кызлар да үзара җанланышып нәрсәдер пышылдаштылар. Ара-тирә тәрбияче Гәүһәр апа ягына да карап алгаладылар. Ә уен вакыты тәмамлануга, төркем яңадан бердәмләште.
* * *
Балалар бакчасындагы үз бүлмәләренә кергәндә Гәүһәр апаның күңеле күтәренке иде. Бигрәк зурлар кебек инде бу сабыйлар. Һәркайсы үз-үзен карый, бер ярдәм сораучы булмады, хәтта бер генә кисәтү дә ясарга туры килмәде. Афарин, бәләкәчләр! Гәүһәр апа бүлмәдәге аш өстәлләренә күз йөгертте. Хәзер манный боткасы ашап алырбыз да бераз дәрес өйрәнербез, шуннан йокларга ятарбыз, ә аннан соң...
Кинәт аны төркемдәге балаларның барсы берьюлы сырып алды.
– Гәүһәр апа!.. Гәүһәр апа!..
Тәрбияче аларның нәрсә сөйләгәнен дә, ни эшләгәнен дә аңлый алмый калды. Бары тик бала-чага шау-шуы гына ишетелде... Кемдер башыннан сыйпады, кемдер кулыннан тарткалады, кемдер аяклары арасыннан чыгып китте... Бер ни чамаларлык та түгел иде.
Һушына килгәндә ул нәни аш өстәле артындагы кечкенә урындыкларның берсендә утыра иде. Торып басарга теләде, әмма урыныннан да кыймшана алмады. Ниндидер көч аны урындыкка шыплап беркеткән иде. Шунда гына ул үзенең нинди хәлдә икәнен чамалады. Шайтан алгыры! Аны бәйләп куйганнар ич!
– Гәүһәр апа!.. Алай ярамый бит инде... – дип шелтәле караш ташлады Рөстәм, – Сез зур кеше ич, ә зурларга сүгенү килешми...
Тәрбияче бер мәлгә тынып калды. Баягы уйларын кычкырып әйткән, ахрысы. Чынлап та тынычланырга кирәк, үз-үзеңне кулга алырга.
– Без сезгә белнинди дә аламалык эшләмәсбез, – дип телгә килде Айгөл.
Аны кемдер дәвам итте:
– Хәзер мәммәм ашап алырбыз да бераз дәрес өйрәнербез, шуннан йокларга ятарбыз, ә аннан соң...
Ул арада өстәлдәге манный боткасын кашык белән тәрбияченең авызына каптырдылар. Башын боргалап карышып маташкан иде дә балаларның берсе такмаклады:
– Ашагыз, Гәүһәр апа, алайса үсми калырсыз бит...
Тәрбияче карышуның мәгънәсезлеген аңлап, ботканы чәйни башлады. Суда гына пешергән ботка бик үк тәмле түгел иде. Шундук икенче кашыкны өстәделәр:
– Менә маладис! Менә Гәүһәр апа хәзер зур кыз була!
Монсын да ашарга туры килде.
– Ә хәзер әттәң өчен!
– Әннәң өчен!
– Үзең өчен! Менә маладис!
Шул рәвешле дүрт тәлинкә манный боткасын ашап бетерергә туры килде. Аннан соң бер сәгать чамасы “Әлифба” өйрәнделәр.
– Ат, алма, балык... – дип кабатлады тәрбияче китаптагы рәсемнәрне карап, – Алсу алма ашый. Ат кешни, балык йөзә...
Әлифба белән эшне бетергәч, стена буендагы ватык пианинода уйнаган бишек җыры астында “йокларга” туры килде. Аны сак кына итеп балалар караватына салдылар, чишендерделәр, әмма бәйдән ычкындырмадылар. Тузынырга уйласа, оялттылар. Елый башласа, юаттылар.
Тәрбияче, әлбәттә, йоклый алмады. Әмма күзен ачкан саен балаларның шелтәле карашына тап булды. Вакыт-вакыт аны бик тупас итеп:
– Йокла! Алайса, бабага биреп җибәрәм! – дип куркыттылар. Гадәти тормышта мондый сүзләргә бик ышанып бармаса да, тәрбияченең коты алынды. Һәм ул керфекләре дерелдәр чиккә җитсә дә күзен ачарга кыймый ятты...
* * *
Ниһаять, бу газаплы көн узып киттте. Тәмам хәлдән тайган тәрбияче балаларга ялбарырга тотынды:
– Җибәрегез инде, кайтырга кирәк, өйдә көтәләр бит...
– Юк инде, Гәүһәр апа, – дип елмайды иң соңгы бала булып бакчада калган Рөстәм, – Сезнең ялгызыгызны ничек урамга чыгарып җибәрим, ди. Әтиегез, яки әниегез килеп алса гына...
– Ә алар килмәсә? – дип елап җибәрде тәрбияче, – Килмәсәләр монда каламмы?
– Юк, әлбәттә! – дип киң елмайды Рөстәм, – Үземә алып кайтырмын. Минекеләр кунакка киттеләр. Өйдә бүген берүзем генә...
Фото: Freepik.com