

Илледән узган кешеләргә бәйләнмәгез. Чынлап әйтәм.
Бу буын гына түгел – бу исән калуның аерым формасы. Илле яшьлекләр бер атна торган икмәк шикелле каты һәм, бумеранг төгәллеге белән синең якка оча торган әби тапочкалары кебек, җитез.
Биш яшькә җиткәндә, алар әниләренең шылтыраган кәстрүл тавышы буенча кәефен белә ала. Җидедә – шнурдагы ачкычларын муеннарына тагып йөри, һәм: “Төшке аш суыткычта, җылыт, ләкин яндырма” инструкциясе буенча яши. Тугыз яшьтә – рецептсыз борщ пешерә белә, унда – башыңа чиләк киеп, күрше этеннән ничек качарга икәнен белә.
Иртәдән кичкә кадәр урамда. Телефоннарсыз. Вай-фай урынына – төгәл маршрут: турник, елга, һәм караңгыда сугыш картасына охшап яргаланган тезләр белән өйгә йөгерәсең. Һәм барыбер исән калдык. Җимерек тезләрне төкерек һәм үги ана яфрагы белән ямап дәваладык. Авырган чакта: «Сынмаган, димәк, авыртмый», – дигән сүзләрне ишетте. Шикәрне ипигә ягып ашадык,бакча шлангыннан су эчтек – теләсә нинди йогурт көнләшерлек бактерияләр белән. Аллергия юк иде. Булган булса да – эндәшмиләр иде.
Киемнән үлән, май, кан, пычрак һәм кара тапларын чыгаруның унбиш ысулын белә идек – чөнки өйгә “чиста” кайтырга кирәк иде.
Һәм бу гына түгел әле. Безнең буын транзисторлы радио, аклы-каралы телевизор, винил пластинкалар өчен уйнаткыч, кәтүкле һәм кассеталы магнитофоннар, CD-дисклар һәм диск уйнаткычлар... Алар хәзер кесәләрендә меңләгән җыр сыйган флешка йөртәләр... һәм карандаш белән уралган кассетаның шатырдавын сагыналар.
Ә машина йөртү таныклыгы алгач, “Жигули”да бөтен ил буенча гизүләр – кунакханәләрсез, кондиционерсыз һәм GPSсыз. Бары тик юл атласы гына, анда бөтен ил – берничә биттә. Һәм барып җитә идек. Елмаеп. Багажниктагы йомырка салынган бутерброд белән. Без – Интернетсыз, элемтәсез, телефоннардагы батарея заряды өчен борчылмаган дөньяны хәтерләүче соңгы буын. Хәтта стационар телефон белән коммуналка коридорындагы шнурда эленеп торган телефон арасындагы аерманы белүче буын без. Ашарга пешерергә яңа рецептларны мобиль кушымталардан түгел, ә рецептлар белән тулы дәфтәрләрдән ала идек.
Безнең буын кешеләре барысын да изолента, скрепка һәм плоскогубцы белән ремонтлый; телевизорда бер генә канал бар иде – һәм без күңелсезләнмәдек, «листать»ның Интернеттагы яңалыклар тасмасы түгел, ә телефон белешмәлеге икәнен дә белә идек.
Илле яшьлекләргә бәйләнмәгез. Алар күбрәк күргән, озаграк яшәгән, кесәләрендә синең балаңнан өлкәнрәк булган “мятный” кәнфит эзләре саклана. Алар балачакларын автокреслосыз, шлемсыз һәм кояштан саклаучы кремнарсыз кичергән. Ноутбуктан башка. Тормыш тудырган сорауларга аларга Google да җавап эзләми – җавап инстинктларда ук яшерелгән. Һәм алар синекеннән күңеллерәк тормыш белән яши. Шулай булып калсын да...
Фото: https://author.today