

Ашыга-ашыга эшкә җыенган Мәдинәне кинәт шалтыраган телефон тавышы куркытып җибәрде. Әнкәсе шалтырата икән. Иртә таңнан! Тагын бик тә тизентен хәл итә торган нинди хәбәрләре бар икән инде? Төн буе уйлап чыккан хәл-әхвәлләрен сөйләргә җыена бугай:
– Кызым, шуны уйладым әле бүген, кеше әкренләп бәрәңге ала башлады. Әллә миңа да башларга микән? Бөтен ышаныч сездә инде. Мин берүзем бер бакча бәрәңгене берничек тә ала алмам инде, кызым!
Ул үзенекен сөйли торды, Мәдинә аны тыңлый-тыңлый үзенекен уйлый торды. “Тәк-тәк, бу атнада, әллә кайчаннан ук дуслар белән ял итеп кайтырга дип сөйләшенгән. Моны берничек тә калдырып булмый. Җәй буе атна саен авыл белән шәһәр арасында чабып, бик тә арытып ташлаган. Ял бетте, бөтенләй дә ял иткәндәй булмадылар быел. Ә шулай да әнкәйгә телефоннан боларны әйтеп булмый. Көтеп тормас киләсе атнаны, атна буе бакчадан кермәс! Бер гаиләдә биш бала үссәләр дә, калганнары читтә булгач, күбрәк әнкәсенә булышу Мәдинәгә кала шул.
– Ярый, әнкәй, киявеңә әйтермен, уйлашырбыз, хәбәр итәрбез,– дип, тизрәк трубканы куярга ашыкты.
Тапты Фәритне, хәбәрләштеләр. Ни әйтергә белми, аптырап калды Фәрит.
– Ярый, Мәдинә, хафаланма бер дә юкка, уйлармын, хәбәр итәрмен!
Ышанычлы кеше ул Фәрит. Уйлар да, эшләр дә. Смена бетүгә үзенең планнары белән уртаклашып та өлгерде:
– Карчык! Егетләр белән шулай уйлаштык әле. Бүген җомга! Шимбәгә чаклы бер төн бар. Шул төн эчендә без әбинең бәрәңгесен казып алырга тиеш тә, базга салырга тиеш. Ә иртәгә елга буена шашлыкка, Аллаһ боерса! Ризасыңдыр бит, Мәдинәм, безнең гениальный план белән! Ә сез чибәркәйләребезне алып барып тормыйбыз. Ашарга караштырыгыз, тегесен-монысын әзерләгез шунда!
Риза булмаган кая ул, алыптай биш ир-егет өч-дүрт сутый бәрәңгене ялт казып ыргыта да, ялт чүпләп тә бетерә инде. Җыена торгач соңгарак кына калдылар. Алар барып җиткәнче, әнкәсе ишеген бикләп йокларга да өлгерер инде. Һәрберсе үз машинасы белән барырга уйлады. Берсе шәһәрнең бу башында, икенчесе теге башында, кайтканда аларны тарата башласаң, тагын бер бакча казырлык вакытың китәр. Тырыштылар егетләр. Ике-өч сәгать эчендә бәрәңгене казып, чүпләп, сарай артына өеп, өстен каплап, кайтырга да җыендылар.
– Үәт, бәрәңге, уңган, ичмасам. Үзе эре, үзе күп. Төп саен җиде-сигез эре бәрәңгесе бардыр, әй. Мондый бәрәңгең булса, ит тә кирәкмәс, – дип, телен шартлатты Вәсим.
– Фәрит, әбиең бәрәңге сатам дия башласа, миңа әйтерсең, берәр капчык алырмын әле мин дә, – дип, үз гозерен әйтеп куйды Илфат. Тик кайта башлагач, берничәсе авылда туганнары барлыгын белдерделәр, берсе бергә укыган дустына кереп кунам диебрәк, төрлесе төрле якка таралыштылар. Фәрит тә: “Мин дә алай булгач, әбидә генә кунып китәм инде, ишеген ачтыра алсам”, – дигән булып, өйгә таба ыңгайлады. “Ачтырырсың ишеген әбинең, бишенче төшен күрәдер инде. Мәдинә дә көтәдер”, – дип, кайтырга уйлады Фәрит. Тукта әле, өйдә бәрәңге дә юк, иртәгә яланга да алып чыксак, берәр капчык бәрәңге комачауламас дип, өем янына барып бер капчык бәрәңге тутырды. Бая ук тутырса да бик яхшы буласы булган, тик ул вакытта өмәчеләргә дә тутырырга туры килер дип, туктап калган иде шул. Күңеле булып кайтып китте Фәрит шәһәренә. Ул китеп күп тә үтмәде, тыкрыкка тагын бер машина килеп туктады. Дүрт-биш чиләк бәрәңге сыярлык капчыгын күтәреп, өем янына Вәсим килеп җитте. Тирә-ягына карана-карана тиз-тиз генә капчыгын тутырды да, тайды тизрәк шәһәр юлыннан. Теге әкияттәге кебек, ул китеп күп тә үтмәде, өем янына Илфат килде. Бәрәңгенең кимегәнен күреп: “Кара әле, Фәрит бәрәңгене сала да башлаган икән кар базына. Әйе, кияү кеше шулай булырга тиеш, мин аңа аз гына бәрәңгесен киметим әле, җиңелрәк булыр ташырга!” – дип бер капчыкны ялт итеп илтеп салды машинасына. Илфаттан соң өем янында Халит, Халиттән соң Нәҗип, Нәҗиптән соң Дәниф, төнлә иренмичә бәрәңгене акрынлап кына кар базына ташыган Фәритне мактый-мактый, машиналарына капчыклап бәрәңге салып, шәһәргә юлландылар. Таң атты. Йоклап яткан Мәдинәне телефон тавышы сискәндереп уятты. Нәрсә булган икән әнкәсенә бүген, тагын кайтыгыз дип әйтә микән. Төн уртасында гына кайткан Фәрит тыныч кына йоклый.
– Кызы-ы-ым! – дип әнкәсенең карлыккан тавышын ишетү белән нидер булганын чамалап алды ул.
– Кызым, бакчаны казып чыкканнар, бәрәңгесен алып киткәннәр, биш-алты чиләк вак бәрәңге генә аунап ята-а-а! Нәрсә ашарбыз кыш буе? Милициягә шалтыратам, силсәвиткә барам хәзер!
Әнкәсенең болай елаганын күргәне юк иде Мәдинәнең.
– Ярар, әнкәй, кайгырма! Табылыр бәрәңгең! Милициягә дә шалтыратмый тор әлегә, әнкәй. Шулай диде дә йоклап яткан Фәритне дер селкетә башлады Мәдинә.
– Кая бәрәңге, кайттыгызмы авылга, казыдыгызмы бәрәңге? Кая куйдыгыз бәрәңгене?
– Нәрсә сөйлисең син, Мәдинә? Кайда булсын, бакчада бәрәңге!
– Юк шул анда бәрәңге, ваклары гына калган!
Аптыраудан урыныннан сикереп торды Фәрит. Димәк, кемдер аларның бәрәңге казыганын күзәтеп торган, болар кайтышуга кереп төяп тә чыкканнар була түгелме? Уйлап очына чыга алмады, нишләргә белми дусларына шалтырата башлады:
– Шулай да, шулай, егетләр, әбинең төнлә бәрәңгесен кемдер төяп алып чыккан. Милициягә барам ди, табам барыбер кешеләрен дип котыра гына. Нишлибез?
Башта гөрләшеп алган егетләрнең тавышлары сагайды, тизрәк телефонны кую ягын карадылар. Тик берничә сәгатьтән беренче булып Вәсим шалтыратты:
– Без казыганны белерләр инде ул барыбер, бездән сорарлар инде беренче булып чакыртып. Үзебездән берәр капчык алып барып булса да салыйк инде өемгә, Фәрит брат!
Шәһәр юлыннан берәм-берәм авылга таба машиналар чаба. Берничә сәгать эчендә Разыя әбинең ындырында зур өем бәрәңге барлыкка килде. Фәрит бик рәхмәтле дусларына. Мондый дуслар булганда яшәп була дөньяда дип сөенде эчтән генә. Тик өемдәге бәрәңгеләрнең барысы да бертөрле, эре, озынча, кып-кызыл булуларына гына аптырый ул. Нәкъ тә әбисенең бакчасындагы кебек, үзе кызыл, үзе эре бәрәңгеләр...
Рәйфә Кадыйрова фотосы.