Кызык-мызык
21 июнь 2025, 18:10

Заһит МУРСИЕВ. Кәҗә турында җитди мәзәк

Кәҗәлек тармагы алдынгылары өчен, ичмасам, Кәҗә медале дә юк бит, билләһи оят.

Заһит МУРСИЕВ.  Кәҗә турында җитди мәзәкЗаһит МУРСИЕВ.  Кәҗә турында җитди мәзәк
Заһит МУРСИЕВ. Кәҗә турында җитди мәзәк

Көлке көлә килә, артыңнан куа килә, диләр. Кәҗә белән нәкъ шулай була түгелме? Кәҗә дә булдымы мал, дип йөри торгач, хәзер килеп бу малга әфәнде дип эндәшергә туры килмәгәе. Әгәр дә пенсия яшенә кадәр яшәргә теләүчеләр булса,  кәҗә сөте бирегез әле, дип калай кружка тотып йөрүчеләр  дә күп булыр.  Чөнки, аның сөте файдалы, гомерне озайта. Дөрес, сөт бирүче кәҗә “әфәнде” түгел, ә “ханым” булырга тиеш инде ул. Ләкин монысы вак мәсьәлә.  Иң мөһиме, ул файдалы һәм акыллы хайван. Сакаллы булсын да, акылсыз булсын, имеш. Аның акыллы булуын, сакалын селкетеп рәхмәт әйтүен хәтта Габдулла Тукай да күргән.

Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди. Кәҗәне мактап, аның хокукларын яклап, бәлки, мин дә аның рәхмәтенә лаек булырмын.  Менә шуңа да ашыга-ашыга сакалбайга дан-шөһрәт мәдхиясе язарга тотындым. Сүзнең вакытында әйтелгәне мөһим ласа.

  Табалар инде сүз. Янәсе, кәҗә сөтен  завод-фабриклар кибеткә эшкәртеп чыгармый, шуның өчен аны халык ябырылып алмый. Ләкин, кәҗә сөтен эшкәртү – ахмаклык. Беренчедән, кәҗәдән рөхсәт юк. Икенчедән, эшкәртелгән кәҗә сөте ул кәҗә сөте булмый, промышленность продукциясе була. Зинһар өчен, б.. белән боламыкны бутамагыз.

Кәҗәнең төп файдасы шунда, ул чүплектә чүпләнә. Димәк, Уфа чүплекләре янында кәҗә фермалары ачарга кирәк. Беръюлы ике файда! Их, үзем Президент булсам...

Кәҗә – урам полицайнеры. Урамдагы хуҗасыз этләрне, песиләрне, балаларны куып кертә, кычыткан буенда тәгәрәп яткан ирләрне кычытканнан чактырмый, мөгезе белән сөзә-сөзә  өенә кадәр тәгәрәтеп куя.

Кәҗә чирләми. Чөнки скотиноврачлар: «Кәҗә дә булдымы мал!» – ди дә дәвалап маташмый.

Тагын да саныйкмы?  Менә син ни өчен кәҗәне дәүләт фермалары үрчетми, бары тик Фатима апалар карый дисең? Чөнки ул салым инспекторыннан качып кала белә.  Хуҗасын ашарга сорап йөдәтми, хәер сорап туена. Ипи кисәге бирми китсәң төнлә бакчаңа рэкет ясап чыга. Файдалы инде, файдалы, мамыгы ни тора! Аннары, картаеп китеп сөт җитештерү хезмәтеннән пенсиягә китсә (алар Путинны тыңламый), суеп итен ашап куанасың, өстәвенә, тиресе кала. Мөгезен Кытайга сатарга була, алалар, ди.

Ләкин мине тере алтын кебек малның хокукый яктан якланмаган булуы борчый. Безнең илдә андый тармак та юк, кәҗәлек фәнни-тикшеренү институты да юк, «кәҗәчелек» сүзе дә юк кебек. Булса да дөрес түгел, кәҗәчеләр, кәҗәчелекчеләр ни әйтер бит әле, кәҗәләнеп  кәҗәлекчелекә аяк чалмасалар.  Ә кәҗәлек тармагы алдынгылары өчен, ичмасам, Кәҗә медале дә юк бит, билләһи оят.

Кәҗәләр һәрвакыт алда барса да, артта калган халык. Сан буенча да, сыйфат буенча да. Токымнары-сортлары аз, бу җәһәттән ат белән эт алда бара. Чөнки алар байлар малы. Ә кәҗә – авыл әбисе «сыеры». Авыл әбисе өчен Тимирязов академиясенең мал мичуриннары яңа нәсел токымы чыгарып утырмаслар лабаса. Шулай да, шайтан суы эчкән ирләргә караганда кәҗә сөте эчкән әбиләрнең 25 ел озаграк яшәгәнен искә алсак,  барсы да үкенерләр әле, кәҗә эпохасы килүен аңламаган аңгыралар артларын кашый-кашый уфтанырлар.

Кыскасы, кешелекне кәҗә коткарачак. Шулай булгач, республикада яшәгән һәр ир башы һәм һәр хатын-кыз  кулы кәҗә асрарга бурычлы. Яшәсен кәҗә! Әгәр дә итен ашасак, сөтен эчсәк, кәҗә шикелле сәламәт һәм акыллы булырбыз.

                                                                            

Фото: intertat.tatar

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас