

Тапкыр җавап
Әле совет чорында, 1960 еллар ахырында, Яңавыл районының Урал авылында яшәгән олы яшьтәге Касыйм бабай Сәхәүовтан бервакыт әллә чын, әллә шаяртып, сораганнар икән:
– Касыйм абзый, әйт әле, теге дөньяда ничек, яхшымы икән?
– Яхшыдыр, балалар, яхшыдыр... Начар булса, кире кайтырлар иде... – дип җавап биргән ул.
“Үләм” әби
Бу тарихны миңа бер танышым сөйләде. Мәүлифә исемле бер әби яшәгән. Көн-таң атса, бар сүзе: “Менә бүген үләм, иртәгә үләм”, – булган. Әнә шулай, үлемне көтә-көтә, “Үләм әби” кушаматы белән 103 яшькә кадәр җиткән...
“Тау авыллар туйсын әле...”
Бу хәл Яңавыл районының Тау авылында булган. Туй вакытында кияү (ә ул чит авылныкы була) алдына кашык куярга онытканнар. Барысы да ашый, ә кияү тик утыра икән. “Кашыгым юк бит...” – дип әйтергә кыенсынгандыр инде. Шул ук вакытта аны: “Аша, кияү, аша, нигә ашамыйсың?” – дип кыстыйлар икән. Берничә тапкыр шулай кабатланганнан соң бичара кияү түзмәгән: “Тау авыллар туйсын әле, кашыкларын куйсын әле...” – дип әйтергә мәҗбүр булган, шуннан соң гына кулына кашык тоттырганнар...
Ничек кенә мәзәк булмасын, аны үземә дә кулланырга туры килде. Безнең туй барганда (Әбҗәлил районының Яңавыл авылында), кирәк бит, нәкъ шушы хәл кабатланды – алдыма кашык куярга оныттылар! Тик мин ләкапне бераз үзгәртеп, бер гаепсез кыяфәт белән: “Яңавыллылар туйсын әле, кашыкларын куйсын әле...” – дидем. Барысы да көлеште һәм, ниһаять, миңа да кашык табылды. Билгеле, мин бу ләкапнең тарихын сөйләп тормадым. Бу хәлне “тапкыр кияү” дип әле бик озак көлешеп искә алдылар.
“Юньле кияү”
Бу хәл Тәтешле районының Кашкак авылында булган.
Күптән түгел генә шушы авыл кызына өйләнгән кияү кеше, бераз “кызып” алгач, кичен нигәдер клубка чыккан. Үзен бик әдәпле тотмадымы икән, авыл егетләре моны тәпәләп ташлаган. Иртән айныгач, ул кемгәдер: “Бу авылда бер юньле кеше дә юк икән”, – дип әйткән, ди. Шуннан соң бу кияүгә “Юньле кияү” дигән кушамат биргәннәр.
Мөнир ВАФИН фотосы.