Кызык-мызык
20 февраль 2025, 16:37

Фәрит ГАБДРӘХИМ. “Угрылар” капты

Рәмзия җиңги аякка җиңел. Чүпрәк букчага “теге нәмәстәкәйне” – банканы салды да ындырга таба җилдерде.

Фәрит ГАБДРӘХИМ. “Угрылар” каптыФәрит ГАБДРӘХИМ. “Угрылар” капты
Фәрит ГАБДРӘХИМ. “Угрылар” капты

Балны барыбыз да яратабыз. Әмма бал корты асрарга, дөресен генә әйткәндә, күпләребезнең кулыннан килми! Чөнки бал кортларының дөньясы гаҗәеп катлаулы, хәтта ки серле – алар дөньясына һәркем үтеп керә алмый. Ә шунсыз бөтен мәшәкатьләр җилгә оча да куя. Аннары халыкта шундый ышану да бар. “Безгә кызыл сыер килешми”, “Каз асрамыйбыз: безнең нәселдә каз уңмый”, “Умарта безгә төс бирми” һ.б. Ә менә Миңлерәисләргә умарта “төс бирә”. Гомумән, Миңлерәиснең кулыннан килмәгән эш юктыр. Тимер эшен дә, агач эшен дә бердәй оста башкара. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, хатыны Рәмзия дә бик уңган.

Әйе, Миңлерәис яшьтән үк умарта тотты. Баллы җәй була, балсызы була. Иллә мәгәр Миңлерәиснең бер җәйне дә балсыз калганы юк. Соңгы җәйдә башкаларның кортлары үзләре өчен генә кышкылыкка бал туплый алдылар, ә Миңлерәис берничә фляга бал аертып алды. Читтәге балаларына өләште, беразын сатты. Келәтендә тагын ике фляга бал бар әле. Беркөнне иртән келәтен ачып керсә – флягалардан җилләр искән. Ачкыч яратып кергәннәр. Бүздәктән дә, Уфадан да килмәгәннәр, әлбәттә. Үзебезнең авыл хөрәсәннәре инде. Хәрам малга кызыгучылар җитәрлек.

Миңлерәис карчыгы белән киңәште дә милициягә шалтыратырга дип чыгып китте. Өч-дүрт минуттан кире әйләнеп керде. Карчыгы гаҗәпләнебрәк:

– Әллә звонить та иттеңме? Киләләрме?

Миңлерәис ачулы тавыш белән:

– Милиция чакырабыз, янәсе. Ә келәттә... Бар, тизрәк яшер келәттәге теге нәмәстәкәеңне!

Рәмзия җиңги аякка җиңел. Чүпрәк букчага “теге нәмәстәкәйне” – банканы салды да ындырга таба җилдерде. Хәзер бит өй рәтеннән бәрәңге бакчасына үлән чәчәләр. Үзләреннән ике өй аша гына ташландык ихата бар. Хуҗалары картаеп гүр иясе булдылар. Ындырларындагы үләнне Югары очтагы кардәшләре чаба. Әнә быел да матур гына кибән салып куйганнар. Рәмзия җиңги әлеге банканы шул кибән төбенә яхшылап күмеп куйды.

Милиция озак көттермәде. Яшь кенә лейтенант белән сержант килеп тә җиттеләр! Оһо! Этләре дә бар. Болай булгач, угрылар кабачак. Милиционерлар балны кайчан суыртулары, келәттәге флягаларны кемнәрнең күрүе белән кызыксындылар. Хуҗалар кемнәрнедер өзеп кенә атый алмадылар, әлбәттә. Шуннан погонлылар эткә “сүз” бирделәр. Ә дүрт аяклы эзтабар иснәнде-иснәнде дә Рәмзия җиңгигә тартылды. Бу нинди мәгънәсезлек?! Хуҗабикә үзенекен үзе урламас бит инде. Сержант тезгенне кискен тартып, дүрт аяклы дустына кырыс кына: “Ищи!”  дип әмер бирде. Тегесе келәт почмагында тагын бер иснәнеп алды да тышка атылды. Сержант аның артыннан. Китте болар... Рәмзия җиңги эзеннән. Һәм “теге нәмәстәкәй”ле банка белән урап та килделәр. Миңлерәис абзый белән Рәмзия җиңги тораташтай катып калганнар, йөзләрендә кан әсәре калмаган. Банка эчендәге “теге нәмәстәкәй”нең нәмәстәкәй икәнен аңлагансыздыр инде. Дөрес! Яңа балдан кудырылган көмешкә иде ул. Шуннан соңгы хәлләрне озын-озак язып тормыйбыз. Кыскасы, болай: югалган бал табылмады. Әмма милиционерларның килүе бушка китмәде – балларын урлатучыларга җилле генә штраф чәпәделәр.

 

Автор фотосы.

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас