Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 ноябрь , 21:30

Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Бәхил бул, фани дөнья

Кайчан, ничек үлде ул? Нәрсәнедер исенә төшерергә тырышты.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Бәхил бул, фани дөнья
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Бәхил бул, фани дөнья

Зөлфәр аңына килде дә әкрен генә күзләрен ачты. Тирә-якта дөм караңгы. “Дөп-дөп-дөп” иткән тавыш ишетелгәндәй булды. Игътибарлап тыңласа, үзенең йөрәге шулай күкрәктән чыгардай булып тибә икән. Башына иң беренче килгән уй: “Мин кайда ятам?” Күзләрен бер ачып, бер йомып карады, тик бернәрсә дә күрмәде. Башына зиһене кереп бетмәсә дә, караңгыда ятуыннан өшеп, куркып китте. Уң кулын әкрен генә кузгалтты, кулы хәрәкәткә килгәч, сөенеп куйды. Йөрәгенең дөпелдәве колагына ишетелә. Димәк – тере! Тик кайда ятуын гына белә алмый газапланды. Куллары белән тәнен капшап чыкты. Бу ни хәл? Ялангач ята түгелме? Куллары йомшак, җылы җиргә бәрелгәч, сискәнеп китте. Бармаклары ниндидер каты әйбергә төртелде. Тоткалап караса – такта. Башына килгән шомлы уен куарга тырышты. Баш очында нәрсәдер кыштырдаганга, тотып караса, миннек. Коты очып, кычкырырга теләде. Миен ярып яшен тизлегендәй бер уй үтте: “Үлгәнмен, кабердә ятам”. Әйе, ишеткәне дә, күргәне дә бар аның, үлгән кешенең баш астына миннек салалар. Күзләренә кайнар яшь тулды. Нигә болай вакытсыз? Үзенең кабердә ятуына шикләнмәгән Зөлфәр бары ике сорауга гына җавап таба алмый интекте. Бармакларын йомшак җиргә батыра-батыра шул билгесезлек эчендә йөзде.

Кайчан, ничек үлде ул? Нәрсәнедер исенә төшерергә тырышты. Юк, хәтер сандыгы буп-буш. Эчеп йөрүен генә күз алдына китерә алды. Калганы томан эчендә. Ярый әле, мөселманнарча күмгәннәр, гробка салмаганнар. Яңа гына укып кайткан яшь мулла шулай кушкандыр. Ә ни өчен кәфенлек юк? Аны һичшиксез төрергә тиешләр иде. Үз соравына үзе җавап биргәндәй итте, имеш, нинди кәфенлек булсын инде, ике елга якын акча күргән юк. Чүпрәккә түгел, вак-төяккә чак-чак әмәлен таба бит, хатыны.

Аны борчыган икенче сорау: “Мин үлеме, тереме?” Үле булсам йөрәгем типмәс иде. Пычрак куллары белән тәнен чеметеп карады. Сизә каһәрең. Димәк, үлеп җитмичә, тере килеш күмгәннәр. Тере килеш... Бу уйдан соң ушын югалта язды. Исән булып та, котыла алмаячагын уйлап, коточкыч бер курку, көчсезлек билгесе йөрәгенә кан саудырды. Үлгән дип күмеп куйган кешеләрнең соңыннан терелгәнен ишеткәне бар иде Зөлфәрнең. Нинди аяныч хәл! Аның иң курыкканы нәкъ шул тере килеш күмелү иде. Нәрсәдән куркасың, шул каршыңа килә ди, дөрес икән. Димәк, Аллаһы Тәгалә шундый үлем җибәргән. Бер нәрсәгә ышанмый динсез булып яшәвенә үкенеп куйды. Кычкырырга уйлады. Ничек тә аның бу караңгы, салкын кабердән котыласы килде. Ә үзе кычкырырга дип ачкан авызын кире япты. Зират авылдан ерак кына бит, аны кем ишетсен. Азатлыктан өмет өзеп, бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртеп алды да әлеге хәл белән килешергә булды. Үлемне булса да тыныч, ирләрчә кабул итим, янәсе. Болай да фани дөньяда яшәвем барып чыкмады, аракыга алданып гомерем заяга узды.

Хатынын, балаларын исенә төшерде. Үзенең үле гәүдәсе янында дүрт сабыен кочаклаган Хәмдиясен, туганнарының елап торуларын күз алдына китерергә тырышты. “Их, балалар ятим калды!” Үзем дә әти назы күрә алмый үстем. Каһәр суккан сугыш ятим итте. Хәмдия, Хәмдиякәй, яраттым бит сине. Өзелеп яратканга артыңнан бер адым калмый йөредем. Түбән оч Әнәс борынын сузып караган иде, аңа тәтемәде”...

Хатынының елаудан кызарып беткән күзләрен, агарып киткән йөзен күз алдына китерде. “Барысы өчен дә гафу ит, бәхил бул!” Зөлфәрнең күңеле тулды. Күз яшьләре ирексездән агып, колак тишегенә тулды.

Кырыктан узса да, һаман өйләнми йөрегән Әнәсне исенә алып, йөрәге өшеп китте. Кичке уеннарда Хәмдиягә ничек тә елмаеп күз сала торган иде. Өмете кабынып, әле яңадан аның янында бөтереләдер. Йодрыгын төйнәп, ачу белән сикереп торырга итте, башы лап итеп тактага бәрелгәч, үзенең бернәрсә дә эшли алмаячагына ышанып, кире сузылып ятты.

Дусларым кайгыдан саргаеп, дус булмаганнар сөенә-сөенә күмгәннәрдер. Дошманым Хәмит тә соңгы мәртәбә йөземә карап, шатлыгын яшерә алмыйча, рәхәтлек кичергәндер. Соңыннан келт итеп, Гыйльмениса әбидән, утын китерәм дип, бер литр аракы алып эчкәне исенә төште. “Бурычлы булып калдым, мескен карчык алдында дөньялыкта түли алмадым. Бәддога укый-укый озатып калгандыр. Урыным тамугта булыр, яндырачаклар.

Зөлфәрнең бу уеннан йөрәге чәнчеп алды. Нәрсә эшлисең, кире кайту мөмкин түгел. Тәннәре калтыранды. Бәхил бул, фани дөнья! Барлык гөнаһларымны гафу ит!

Үлеме белән бөтенләй килешеп, кулларын күкрәгенә салып, күзләрен йомды. Шулвакыт өстән нәзек кенә сызык булып яктылык күренде. Күзләрен ачты. Югарыдан сихри нур агыла иде. Киләләр, киләләр. Мәрхүм әнисенең сүзләре исенә төште: “Сорау алырга, якты нур булып, фәрештәләр килер”. Әнием дөрес әйткән икән. Барлык белгән догаларын, бисмиллаһир-рахманир-рахим дип, эчтән генә укып алды. Тегеләрнең сорауларына җавап бирергә әзерләнде.

Хәмдиянең тавышы ишетелде. Әллә хатынының тавышы белән сөйләшәләр инде? Сүзләрне ачыграк ишетергә теләп, тавыш килгән якка башын борды. Аяк тавышлары ишетелгәндәй итте.

– Бәрәңге бакчасыннан кара, улым, шунда ятадыр, мөртәт. Улының тавышы ишетелде.

– Әни монда күренми, мунча эчен карыйммы?

Мунча? Нинди мунча? Әллә яңгылыш ишеттемме?

Төнлеккә тыгылган чүпрәк янында калган тишектән сузылып кергән кояш нуры көчәя биреп, мунча эчен күрә алырлык хәлгә китергән иде. Зөлфәр күзләрен чылт-чылт йомгалап алды. Күзләре яктыга ачыла башлагач, үзенең мунчада, ләүкә астында ятканын аңлады. “Мин исән, нинди бәхет, мин исән!” Якты дөньяны башкача күрүдән өметен өзгән Зөлфәр балаларча шыңшып үксеп елап җибәрде. Кайнар күз яшьләре салкын битен өтә-өтә аска тәгәрәде.

Ачылып киткән ишеккә, яшьле күзләрен төбәде. Ишек төбендә ялангач утырган әтисенә исе китеп, улы карап тора иде.

 

Фото: Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: