Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 ноябрь , 23:46

Люция ӘБЛИЕВА.“Сайкамана!”

Инде Фән Вәлиәхмәтовны ярдәмгә чакырам: “...айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз”.

Люция ӘБЛИЕВА.“Сайкамана!”
Люция ӘБЛИЕВА.“Сайкамана!”

Беркөнне күршебез ике яшьлек улын миңа калдырып китте. “Хәүлә апа, матурлык салонына язылган идем, “выручай”, – дигәч, каршы килмәдем инде. Коткарасың инде, каршы килеп булмый. “Коткару хезмәте”нең штаттан тыш хезмәткәрләре бит без – пенсионерлар. Өстәвенә, кем әйтмешли, “күз күргән, колак ишеткән” малай, ничек тә уртак тел табарбыз дип уйладым.

Кәрим  беренче эш итеп фатирга “экскурсия” ясап чыкты, Кагыласына – кагылды, үреләсенә – үрелде, буе җитмәгәнен үзем алып бирдем. Кыскасы, теләсә нинди криминалист мондый “материал” белән җырлап эшләр иде. Ярар, әйткәнемчә, түтәгез – пенсиядә, бармак эзләрен сөртеп чыгу кыен булмас, көйсезләнмәсен генә!
Икенче эше – өйдәге уенчыкларга “ревизия” ясау булды. Берничәсен сайлап алып, уйнап та алды. Ләкин бу эш озакка бармады. Күрәм, малайның бераз кәефе төшә башлады. Күңелсезләнүен туктатыйм дип “Камыр батыр” әкиятен укырга булдым. Тик минем “максат” Кәримнең “план”ына бик туры килеп бетмәде бугай. Ул: “Сайкамана”ны җырла!” – диде дә, кулымдагы китапны алып куйды.

Кәрим татарча яхшы аңлый. Тик яше икедә генә булгач, сүз байлыгы, әлбәттә, җитәрлек түгел. Кайберләрен ачык кына итеп әйтеп тә бетерми, бераз сакаулыгы да бар. Мине дә: “Әүлә апай”, дип кенә “җиффәрә”. Болай, төшеп калганнардан түгелбез әле, “Сайкамана”ны гына булдырырбыз:

“Чайкала иген кырлары, уяна таң нурлары...” Ничек ачтым, шулай ябып та куярга туры килде авызны. Кәрим: “Стоп плиз!” – дип, инглизчәләп бер генә әйтеп куйды, әттәгенәсе! Шулай итеп, беренче раундта ук “һәлакәткә” юлыктым – “сайкамана” чайкалмый икән!

“Тукта, мин әйтәм, бәлки ул Салаватны “сайкамана”га әйләндергәндер!

“Абый-абый, Салават абый,

Салават абый”, диләр, – дип сузып җибәрдем. Кәримгә бу җырым да ошамады, ягъни “сайкамана”сы якын да килмәде. Ә үзе, чукынмыш, өзми дә куймый: “сайканама” һәм бетте-китте!
Мин Айдар Галимов репертуарына күчәм.

“Сал чайкала, йөзә бата-калка,

Ләкин килми ярга борасым”.

Кәрим тагын башын чайкый. Менә сиңа мә! Хәзер инде үземә дә кызык була башлады: нәрсә булырга мөмкин соң бу серле “сайканама”? Инде Фән Вәлиәхмәтовны ярдәмгә чакырам: “...айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз”. Хәзинәдә булган бөтен белгән җырларымны җырлап чыктым диярлек, юк, малай, тәки “сайкамана”ның очына чыгып булмый.
Миләүшә үзе кайтып кермәсә, эшләр ни белән беткән булыр иде, белгән юк. “Сайкамана” нинди җыр булып чыкты дисезме? Тотыныбрак утырыгыз. Исегездәме:

“Килдек, дуслар, Идел-диңгез кичеп,

Сезне сагынып кошлар кебек очып…”

Бәй, тукта әле, кай соң монда “Сайканама” диясездер? “Яшик бу дөньяда сайрап кына” дигән юлындагы “сайрап кына”сын Кәрим үзенчә “сайкамана”га әйләндергән булып чыкты! Хәйләкәр малай! Үзе дә белә икән бу җырны. Юк, “Әүлә апай”сын “сайкамана”лындырасы килгән.

Ярый, ярый, кәнфитләнеп утырмагыз, тиз генә кабатлап карагыз әле, үзегезнеке дә аныңча килеп чыкканын сизми дә калырсыз! Яле, яле: “Яшик бу дөньяда “сайкамана”! Шәп бит!

 

Фото: Люция ӘБЛИЕВА

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: