Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
9 ноябрь , 20:28

Марат КӘБИРОВ. Уклау — ул Русия хатыннарының милли коралы

Хатын-кыз йөзендә илнең язмышы чагыла. Ә беләсезме алар мексика, бразилия сериалларын ни өчен яратып карый? Чөнки аларның бәхетле хатын-кыз йөзен күрәселәре килә.

Марат КӘБИРОВ. Уклау — ул Русия хатыннарының милли коралы
Марат КӘБИРОВ. Уклау — ул Русия хатыннарының милли коралы

Мин безнең хатын-кызларны бераз кызганып та куям. Алар бер кайчан да тормыш мәшәкатеннән читкә китә белмиләр. Әйтик, хәләлеңне сөендерергә теләп, бер дә юктан гына чәчәк алып кайтасың. Хатын, әлбәттә шатлана. Шатлана ул! Тик миенең бер почмагында шундый уй да ялтлап китә: «Бу акчага күпме колбаса тияр иде!..» Һәм ул катгый бер фикергә килеп өстәп куя: «Йөри шунда акча әрәм итеп. Беткән баш!»

Хатын-кыз организмына бер кайчан да акча җитми. Бүген бер мең бирсәң, ул иртәгә ике мең көтә… Русияне бөлгенлектән чыгаруның иң ышанычлы бер юлы бар: безнең хатын-кызларны Америка байларына биреп тору.

Алар бер ел эчендә теге миллионерның соңгы берлегенә кадәр качать итеп бетерәчәк. Ә аннан соң алимент түләргә мәҗбүр итәчәкләр. Бары тик кулларына уклау тоттырып кына җибәрергә кирәк. Уклау — ул Русия хатыннарының милли коралы. Ирләр полиция дубинкасыннан да аннан курыккан кебек курыкмый.

Дөрес, ирләр арасында да акыллыраклар очрый. Бер ханымның ахирәтенә зарланып торганын үзем ишеттем: «Теге сантыйга (ирләр хәзер шулай атала икән) уклау ясарга кушкан идем. Җилемнән ясаган.»

Хатынын мактаган ирләрне күргәнем бар. «Минем хатын әйбәт!» — ди алар. Хәтта тирә-юндәге бөтен ир-егет астыртын елмаеп: «Да-а, синең хатының әйбәт шул» — дисә дә(!) Ләкин үз ирен мактаган хатын-кызны очратканым юк. Барсының да ире алама.

Менә без киләчәккә планнар корабыз. Тормыш әйбәтләнер, илебез алга китәр дибез. Ерунда! Ил башында кемнәр утыра? Шул алама ирләр!..

 

Автор фотосы.     

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: