Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 октябрь 2024, 23:23

Марат КӘБИРОВ. Яратам хатын-кызны (3)

Гомумән, хатын-кызның гомере гел түзүдән тора. Ире булса — иргә түзә, булмаса — миргә түзә.

Марат КӘБИРОВ. Яратам хатын-кызны (3)
Марат КӘБИРОВ. Яратам хатын-кызны (3)

Яратам хатын-кызны. Болай дисәм, гадәттә, ир-егетләр чыраен сытып куя. Яратмыйлар мине, патамушта. Патамушта, мине хатын-кыз ярата. Алар мине ярата, мин аларны яратам. Шуңа ирләре яратмый. Ни диләр… «Чыга да хатын-кыз турында сөйли, чыга да хатын-кыз турында сөйли — бер-бер нәрсә өмет итми микән?!.»— диләр. Ә нигә?! Сөйлим шул! Былтыр да сөйләдем, быел да сөйлим, дәлше дә сөйләячәкмен. Чөнки хатын-кызның мутлыгы… гомер буе сөйләсәң дә бетәрлек түгел.

Менә шулай булгач, ирләр турында сөйлим мени инде?! Ярый, сөйлим, алайса. Яратам хатын-кызны, җәмәгать! Ну, җәмәгать, ул хатын-кызны яратучы бер мин генә дә түгел икән. Әнә, безнең бер озын егет бар бит әле? Ул да хатынын ярата икән. Бер мәлне базарда йөри теге. «Хатынымның туган көне. Чәчәк бүләк итәм әле» — ди. «Нәрсә, башыңа тай типте мени, —  мәйтәм, —  Чәчәк бит ул тиз шиңә. Ә хатын-кыз тиз шиңә торган нәрсәләрне яратмый.» Ну, шаяртып әйттем бит инде. Ә теге чынлап ышанып, хатынына уклау бүләк иткән. Җитмәсә, әйтеп биргән: «Чәчәк алмакчы булган идем, егетләр: «Синең хатының тиз шиңә торган нәрсәне яратмый» — дигәч, уклау алдым,» — дигән. Ә хатыны… Теге уклау белән… Шундук өч подарок ясаган. Күз төбенә, борынына һәм тагы бер урынына. Бер карасаң, ирләргә уклау хәләл инде, җәмәгать. Менә тормыш авыр дип зарланабыз, тирә-якта тәртипсезлек дибез… Ә бит боларның барсына да ирләр гаепле. Чөнки бөтен эшне ирләр эшли. Политикада — ирләр, полициядә — ирләр… Сатучылар, врачлар, ашарга пешерүчеләр, кием тегүчеләр… Кыскасы, ирләрнең кулыннан бөтен эш тә килә. Кулларыннан бөтен эш тә килә — бала гына таба белмиләр. Ну, корсак үстерә беләләр… Үзен-үзе әллә кемгә куеп йөрүче тәкәббер түрәләр бар. Гомер буе халык җилкәсендә утырып, менә моның кадәр корсак үстерәләр дә: «Корсак астын күптән күргәнем юк, күрсәгез сәлам әйтегез» — дип йөриләр.

Ә бит безнең дә күбебездә тамак, әлеге шул корсак хәстәре. Анда чабабыз, монда чабабыз. Җитсен, булсын, күп булсын дибез. Һәм үз корсакларыбыздан ераграк карарга вакытыбыз да, теләгебез дә калмый. Корсак астын гына түгел, аның өстен дә күрмибез. Ә бит күктә — йолдызлар бар, җирдә — гөлләр. Һәм шул йолдызларның да, гөлләрнең дә матурлыгын үзендә туплаган хатын-кыз бар. Бер концертта шулай дигән идем, тәнәфестә бер грузин үзенең карт кына хатынын җитәкләп алып кергән: «Слушай, дарагой, вот тебя моя жена. Скажи, какое место на звезда пахоже?» — ди. (Һы, менә бер абзый хатынына карап куйды. «Карт йолдыз» — дип.)

Яратам хатын-кызны, җәмәгать. Менә аның һәрбер сыйфаты соклангыч бит. Әйтик менә төгәллек… Дөньяда хатын-кыздан да төгәлрәк җан иясе юк. Менә бер мең кайтарып бирсәң дә җиткерә. Ун мең бирсәң дә бетерә. Яки менә тугърылык. Этне тугъры дигән булалар. Ерунда! Тугърылыкта хатын-кыз эттән дә хуже. То есть, лутчы. Менә этне, ул нинди генә тугъры булмасын, өеңдә калдырасың да, балык тотарга китәсең — ул сине эзләп килми. Ә хатын… Ну, балыкка киткәнеңне белеп тора бит инде. Тик бер дә елга буеннан эзләп йөрми, туп-туры сыраханәгә килеп керә. Могъҗиза! Аннан соң, җәмәгать, хатын-кыз бит ул бөтен эшне берьюлы алып бара. Менә ир-ат нәрсә уйлый — шуны эшли. Ә хатын-кыз берне уйлый, икенчене эшли, өченчене сөйли, дүртенчене тыңлый, бишенчене ишетә. Теге… Комбайны кебек инде — ура, суга, җилгәрә, үзе биреп җибәрә.

Сокланам хатын-кызга, җәмәгать. Аның күңел матурлыгына сокланам. Менә мин үзем исерекләрне яратмыйм. Айнык чагымда. Ул нинди генә якын кешем булмасын, өч минуттан артык түзә алмыйм. Ә хатын-кыз түзә. Ул минутлар түгел, айлар, еллар буена түзеп яши. Бер ир хатыны янына командировкадан төн уртасында ләх исереп кайткан да… Ну, буласы булган инде, әйбәт булган… Шуннан бу иртән торган да сумкаларын асып, үзенең хатынына: «Ярый, җаным, гаепләп калма, без, командировочныйлар шундый халык инде — эшебезне эшлибез дә китәбез» — дип чыгып бара икән. Менә шундый иренә дә түзеп яши хатын-кыз.

Гомумән, хатын-кызның гомере гел түзүдән тора. Ире булса — иргә түзә, булмаса — миргә түзә.

Менә бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә, җәмәгать. Менә нинди ир-ат бер кило ит алыр өчен көне буе базарда йөри ала?! Ә хатын-кыз йөри. Аның кесәсе тулы — акча, базар тулы — ит, ул шулар арасында өч тиенгә очсызрагын эзләп йөри. Шулай көне буе йөри-йөри-йөри дә… бер нәрсә дә алмый кайтып китә. Ул да хитери — ит алсаң бит аны пешерәсе була. Аннан соң, җәмәгать, хатын-кыз бит ул тәүлегенә өч смена эшли. Көндез — һөнәре буенча, эштән кайткач — домоработница, ә кич җиткәч — хатын булып эшли (если повезет!). Күрәсезме, әнә, елмаялар?! Боларга повезло.

Яратам хатын-кызны, җәмәгать.

 

Автор фотосы.                       

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: