Кичерегез безне
Менә сезнең искә алганыгыз бар микән, мәхәббәт турындагы җырларның яртысыннан күбесе диярлек гел:«Эх, бергә булалмадык шул… Өйләнешеп, бергәләшеп, рәхәтләнешеп яши алмадык» — дигәнрәк мотивлардан тора. Нигә, җәмәгать… Өйләнешеп бергә яшәгән кешегә дә бик рәхәт түгел инде-е-е… Мең мәшәкать өелә өстеңә. Яшәр урын кирәк, ашар ризык, кияр кием. Ә акча? Ә балалар? Ә килен-кайнә проблеммасы? Менә хәзер киленнәр болай дип яши:
Үз әниең кебек булса,
Кайнә була мени ул?!
Кайнә-килен тату торса,
Гаилә була мени ул?
Ә кайнәләр болай диләр:
Бар яктан да килгән булса,
Килен була мени ул?!
Киленеңне чәйнәмәсәң,
Күңел була мени ул!
Ә син аларны яраштырырга, килештерергә мәҗбүр буласың:
Менә безнең киленебез,
Менә безнең кайнәбез.
Бер-берегезне чәйнәмәгез,
Лутчы, кишер чәйнәгез.
Ә кияү-теща проблеммасы? Менә өйдә утырасың… Ял көне, көн әйбәт, күктә кояш елмая… Бер мәлне ишек тукылдаталар. Йөгереп барып ачасың…
— Кем чакырды сине?!!
— Һәй, кияүкәем, кем чакырсын инде. Үзем килдем, үзем.
— Ярый, үзең килсәң үзең китәрсең әле. Озакка килдеңме инде?
— Һәй, кияүкәем, бер килгәч, ялкытканчы торырмын инде, ялкытканчы торырмын.
— Ялкытканчы?! Нәрсә, чәй дә эчми китәсең мени?!
Монсы әле аерым яшәгән кияүләргә. Ә бергә яшәгәннәренә… Ходай үзе ярдәм бирсен. Әнә, сөйлиләр бит… Бер яһүд белән бер татар теге дөньяга барып эләккәннәр дә, Ходай тагалә болардан сорау ала икән. Бер генә сорау бирә бу. Татардан сорый хәзер:
— Син тещаң белән бергә яшәдеңме?
Ну, татар пырастуй бит инде ул. Ул болай дип җавап бирә:
— Әйе, яшәдем шул… Кая барасың инде…
— Алайса, бар — синең урының оҗмахта!
Шуннан яһүдтән сорый. Яһүд хәйләкәр бит инде. Ул болай дип җавап бирә:
— Мин ике теща белән яшәдем!
Ходай тагалә бераз уйланып тора да:
— Бар, алайса, син тамугка бар, — ди,— Ике теща белән бергә яшәгәннән соң, сиңа тамуг та оҗмах булып тоелачак!
Менә шундый вак-төяк мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән, гомереңнең ничек үткәнен дә сизми каласың. Һәм бервакыт көзгегә карыйсың да… ул көзгегә үзеңнең кайсы төшең белән карап торганыңны аңлый алмый аптырыйсың: битең — биткә дә охшаган… Охшамаган да…
Ә хатының?.. Кайчандыр син яратып өйләнгән теге гүзәл кыз!.. Мескенкәем… Эштән кайта, ашарга пешерә, өй жыештыра, идән юа, кер юа һәм шулай бөтерелеп йөри-йөри дә хәлдән таеп егыла. Ә син аны күтәреп аласың… Караватка илтеп саласың… Яшьлегенә кире кайтарасың килә. Атнасына бер генә тапкыр булса да… аны да бәхетле итеп күрәсең килә. Һәм син иң иркә сүзләрне әйтеп, бөтен дәртеңне, бөтен гайрәтеңне, бөтен кодрәтеңне туплап назлый башлыйсың. Һәм аннан да шундый ук наз, шундый ук дәрт, шундый ук кайнарлык көтәсең. Озак көтәсең… Һәм ниһаять, ул да телгә килә: «Җа-анным… Менә бу мендәр тышлары да тузды-ы-ы…»
Я, Хода! «Үтми торчы, гомер» — диярлеләрең дә бар икән шул… Сезне, имандай саф, алиһәдәй изге затларыбызны, менә шушы хәлгә төшерүебез өчен, кичерегез безне, хатын-кызлар!
Без бит сезне, барыбер, яратабыз. Без бит сезне, барыбер, аңлыйбыз. Аңлыйбыз, чөнки менә шушы көлкеле дә мәшәкатьле дә тормыш бит… тулысы белән ирләр иңендә ята. (Шулай дигәч, залда бер абзый, тәкәббер генә итеп, хатынына карап куйды. «Бел безнең кемлекне дигән кебек.) Чынлап та тормыш ирләр иңендә ята. Ә ирләр тулысынча диярлек хатын-кыз җилкәсендә яши. Менә шулай булгач, хатын-кызлар безнең байлыгыбыз инде ул.
Байлык дигәннән. Менә элек кешенең байлыгын аның кызы кигән итәкнең озынлыгына карап бәяләгәннәр: «Собханалла, аяк йөзеннән итәк тектергән. Ай-һай, бигрәк мулдан җиппәргән, бу бик бай гаиләдәндер инде» — дип әйтә торган булганнар. Хәзер кызлар менә моннан гына итәк кияләр дә… Бөтен байлыклары күренеп тора. Юк, җәмәгать, шаяртып кына әйттем, бөтен байлыклары да күренеп бетми. Берсе кала. Ул — күңел байлыгы.
Ходай сезне дә, безне дә әнә шул байлыктан аермасын!
Автор фотосы.