Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 октябрь , 22:10

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Салам кыйссасы

Бушка  биреп җибәргән тюкларны, юл хакын түли-түли сигез йөз иллегә кире алып кайт әле!

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Салам кыйссасы
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Салам кыйссасы

Сыерны узган көздә бетердек. И авыр булды ничә еллар асраган сыерны ихатадан чыгарып җибәрүе. Колхозчы – колхозчы инде, гомер буе куллар сәнәк, көрәк тотып өйрәнгән бит. Нишләрбез икән, озын җәйләрне печән эшләмичә ничек үткәрербез икән дигән уйлар башта кайнады. Әллә  сыерны кире сатып алып кайтыйк микән дигән уйлар да килә. Абзар буш, онытылып китеп иртәләрен  чиләк тотып, сыер саварга чыккан чаклар да булды. Кырык ел көн дә башкарган эшеңнән аерыл әле... Тора-бара күнектек. Шулай тынычланып яшәп ятканда җирле идарәдән кәгазь килеп төште. “Пай җиренә салам тюклары таратыла. Басудан барып алуыгыз сорала! Бер пай җиренә –  өч тюк”. Димәк, безгә, ике пай җиренә, алты төргәк төшә. Аптырашып утырабыз шулай баш ватып. Алып кайтырбыз да ул, тик кыш буе сарайда ятар инде. Язын кая куярбыз? Башта уйлар өермәсе.  Берәрсенә бирербез яки сатарбыз. Чыннан да, маллары күп булган кешегә биреп җибәрдек. Азрак сөт-катык бирербез  диделәр.

Басуда шул тюкларны төягәнче, башкалар алып китмәсен  дип, һәрберсенә кызыл тасма бәйләп куйган идек. Кызыл тасмаларын җилфердәтеп, тракторга төяп озаттык үзләрен. Матур булып авылдан чыгып киттеләр. Азак кына ишеттек, сатып та булган икән! Корылык ел, салам аз чак. Бер тюкның бәясе  дүрт йөз илле сум булган икән!  Ярый, картайган көнне кинәт кенә алыпсатар булып булмас, киләсе елга тиклем өйрәнербез, куя белербез хакны дип, эчтән генә әллә нинди планнар корган булабыз. Берзаман... торабыз урамда шулай,  трактор килә. Салам тюклары төялгән. Арада кызыл тасмалылар  да бар. Тракторист, саламнарына мөлдерәп карап торганны күрде бугай, яныбызга шып итеп килеп туктады.

– Ни хәлләрегез бар? Әллә сезгә дә салам кирәкме? Монысын биреп булмас, хуҗасы бар. Мәүлитләрнең өе кайда икән, шуларга илтеп бушатырга иде. Салам җитми, китер әле дип хәбәр җибәрде.

– Юк, юк, кирәкми безгә, балакай! Тик сорыйм әле, кыйбат сатасызмы?

– Салам хакы ат бәясе түгел дә, ну, салам быел дефицит инде. Артык кыйбатламадым, ну, биш йөз илледән ким бирмәскә инде. Күп җирләрдә алты йөзгә күтәрелгән дип сөйлиләр. Кем ничек сата ала инде.

Теге тюклар   кызыл тасмаларын җилфердәтеп, Мәүлитләргә таба киттеләр.

Яңа ел җитте. Авылда Яңа ел бәйрәмен зурлап клубта үткәрәбез. Каты итеп әзерләнәбез. Лотереялар уйнатабыз, билет сатып алабыз. Ул лотереяга ни генә чыкмый: печән, салам, капчык белән бодай, арпа, солы, әтәч, хәтта бозау. Клуб мөдире сүз арасында әйтеп куйды шулай:

– Халык салам сорый. Минем билетым уйнаса, салам бирерсең әле дип әллә ничә кеше әйтеп китте. Мәүлитләрдә салам күп булгач, шуннан сораштым, бер-икене бирермен дигән булды.

Мәүлит исеме чыккач, колаклар кычыта башлады. Беләсе килә бит, ничә сумга бирә икән клубка? Пышылдап кына сорашкан булдым. Ул да миңа пышылдап кына җавап бирде: “Клубка булгач, авылдашларга ,әллә ни кыйбатлатып булмас. Шулай булса да , алты йөз илледән төшмим”, – диде.

Утыз берендә  каты барды лотерея уены. Берсенә бозау, берсенә бодай, кемгә әтәч, кемгәдер печән. Саламга да хуҗа табылды. Югары очтан  Хафизның “Салам” дип язылган кәгазьне кукраеп менеп алганын күрсәгез иде. Алып кайтып бара икенче көнне  саламнарын.

– Тизрәк кил, кил инде димен бит. Кара әле тәрәзәгә! – дип кычкыра бер заман бабай. Күз салсам, теге кызыл тасма, безгә сәлам биреп, өй кырыннан узып бара. Шатланабыз икәүләп: әллә кызыл тасмалы булганы өчен хөрмәтләре зур микән? Кыш буена кайларга гына сәяхәт ясамадылар.  Язга ничә сумга җитәр? Көттермәде, язы да җитте. Халык котырышып чеби ала:

– Магазинныкы – магазинныкы инде, үзең асраганга җитәмени! – дип  сөйләнәләр. “Әллә без дә?” – дип, бер-беребезгә әйтергә кыюлык җитми торды башта. Бу араларда чеби тоткан булмады, карый алмый, үтереп бетерсәк дибез. Килештек шулай да, алдык урамдагы алыпсатардан  утыз чеби. Йөгерешеп йөрибез яннарында. Ихатада иркенләп йөриләр. Көннәр суытып китмәсенме берзаман! Теге чебиләрне  сарайга ябып куйдык. Керсәк, юешләнеп беткәннәр, чи дә чи киләләр. Менә кайчан кирәк икән салам. Лапас түбәсе дә буп-буш. Бер бөртек салам юк. Хафизга да барып карадык:

– Юк, рәнҗемәгез, үземә бик кирәк. Күрәсез ич, күпме кош-корт, юешләнәләр. Күрше авылдан фермер Ризван сата диләр, шунда барып карагыз!

Бәрәч, көздән очсыз хакка  саламнарны җыеп алып киткән иде бит, безнекеләр дә шунда ич. Киттек тизрәк шунда.

– Артыгы юк инде саламның. Тик олы башыгызны кече итеп, каян тиклем килгәнсез, берәрне булса да бирермен. Хакы элекке хак түгел инде, теләсәгез аласыз, теләмәсәгез юк. Җиде йөз илледән бирермен. Трактор илтеп куяр, юл хакын түләрсез!

Киттек почмакка тюклар өеменә. Барып бастык, безгә карап, кызыл тасмасын җилфердәтеп берсе карап тора. И сөенгәнне күрсәгез! Кочаклап алырдай булдык. Өйгә алтын балык тоткандай кайтып кердек. Бушка  биреп җибәргән тюкларны, юл хакын түли-түли сигез йөз иллегә кире алып кайт әле!

Чебиләр җылыда хәзер. Безнең дә күңелдә  шатлык хисләре кайнаша. Быел да көз теге пай җирләренә салам бирсәләр дип кызыл тасмаларны алдан әзерләп куйдык. Сорый белербез хакын!

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: