Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
22 сентябрь , 19:55

АМАНУЛЛА. Илюзия

Телефон аппараты янына килеп җиткәч телефон номерын җыя башлады. “Әл-лү!” – диде ул, бар көченә кычкырып. “Дурдом тыңлый, ни кирәк?” – диделәр теге якта.

АМАНУЛЛА. Илюзия
АМАНУЛЛА. Илюзия

– Ярар, Аллага тапшырдык! Алдыгызны-артыгызны карап йөрегез, балалар, – диде Гайникамал апа. Һәм абыйлы-энеле ике туган Сәлимулла белән Сәмигулла берәр бозау боты күтәреп иртәнге поезд белән Казанга ит сатарга чыгып киттеләр.

Ниятләре, ит сатып, Сәмигуллага яңа пәлтә алырга иде.

Казанга килеп төшкәндә сәгать әле яңа гына җидене тутырган иде. Трамвайга да утырып тормыйча туры базарга китте ике туган. Кирәкле кәгазьләрне күрсәтеп, итләрен туратканнан соң, ак халатлар киеп үлчәү артына да барып бастылар. Базар халык белән шыгрым тулы. Берсе килә, берсе китә.

Сәлимулла белән Сәмигулла каршына да чират тезелде. Сәлимулла телгә остарак булганга, итне мактап тора, Сәмигулла сатып җибәрә. Шулай бергәләшеп тырыша торгач 11 тулганчы итләрен сатып та бетерделәр тегеләр.

Соңгы кисәкне үлчәп маташканда яннарына бер чибәр генә татар кызы килеп басты.

– Миңа да берәр кисәк үлчәп бирмәссезме? – диде ул, оялып кына.

– Соңгарак калдың шул, сатып бетердек инде, – диде Сәмигулла, теге кызга күз кысып.

– Алай икә-ән... – диде кыз, китәргә теләмичә генә.

Сәлимулланың бу кызны яныннан җибәрәсе килми иде.

– Карале, ЦУМга ничек барырга икән, матурым? Өйрәтә алмассыңмы, – диде ул, белмәмешкә салынып. – Менә, энекәшкә пәлтә аласы бар иде.

– Монда гына ул, якында, – диде чибәр кыз, Сәлимулланың мут күзләренә туры карарга оялып. – Хәзер мин үзем дә шунда барам, теләсәгез алып барырмын.

Ничек теләмәсеннәр иде?! Телиләр, әлбәттә. Ишек янында очрашырга сүз куешып егетләр халатларын тапшырырга киттеләр, ә чибәр кыз ит алырга дип базарның эченәрәк атлады...

Егетләр әйләнеп килгәндә, кыз ишек янында көтеп тора иде.

– Әйдәгез, җәяү генә барыйк, монда гына ул, – диде кызый. Егетләр шатланышып риза булдылар. Юлда барганда кыз белән якыннанрак танышырга теләп Сәлимулла кызның исемен, кайсы яктан булуын сорады.

– Таныш булмаган егетләргә исемемне әйтә алмыйм, гафу итегез, – диде кыз, тыйнак кына.

– Әйдә соң, танышыйк. Мин Сәлимулла булам, ә бу минем энекәш – Сәмигулла. Икебез дә өйләнмәгән, – диде Сәлимулла, үзенең өч баласы барлыгын яшереп.

– Илюзия, – диде кыз.

– Актаныш ягыннанмы әллә, – диде Сәлимулла.

– Каян белдегез, – диде кыз, елмаеп.

– Соң, сезнең якта гына инде ул җыен тузга язмаган исемнәр. Общагада яшисеңме? Адресыңны да бир инде.

Ләкин кыз адресын бирүдән баш тартты. Шулай да Сәлимулла бик сорагач ниндидер телефон номеры язып бирде. Сөйләшеп бара торгач ЦУМ каршына да килеп чыктылар. Кинәт кыз ток суккандай туктап калды. Берни дә аңламаган егетләр сәерсенеп кызга карадылар. Илюзия бармагы белән читкә төртеп күрсәтте. Юл читендә яртылаш карга күмелгән бер төргәк ята иде. Тегеләр

исләренә килеп өлгергәнче кыз тиз генә теге төргәкне барып алды.

– Уртак! – диде, юл буе берни сөйләшми барган Сәмигулла. Төргәкне ачып карарга булдылар. Тик кулъяулык бик нык кысып бәйләнгән иде. Көч-хәл белән бер чатын ачтылар. Кысып бәйләнгән кулъяулык эченнән 10 сумлык кәгазь акча күренде.

– Акча! – диде теге кыз калтыранган тавыш белән – бик күп акча! Үзе төргәкне сумкасына тыга башлады.

– Бүләбез! – диде Сәмигулла, кызның беләгенә ябышып.

– Монда кеше күп йөри, әйдәгез, ЦУМ артына керик, – диде кыз. Һәм алар ашыга-ашыга шунда киттеләр. Инде ЦУМ почмагына гына борылдылар дигәндә, арттан кемнеңдер “Туктагыз әле” – дигән тавышы ишетелде. Борылып карасалар, 45-50 яшьләрдәге бер ир кеше боларга таба йөгерә икән.

– Әгәр берәр нәрсә сорасалар, без бернәрсә дә белмибез, аңладыгызмы, егетләр? – диде кыз пышылдап кына. Үзе сумкасыннан теге төргәкне алып әкрен генә Сәмигуллага төртте. Сәмигулла акчалы төргәкне алып тиз генә бозау боты салып килгән капчыклары арасына шудырды.

– Туктагыз әле, – диде теге ир болар янына килеп җиткәч. – Сезне әле генә акча тапкан дип әйттеләр.

– Кем әйтте аны? Нинди акча табыйк без? – диде теге кыз, ситуацияне үз кулына алып.

– Бер әби күреп калган, менә син тапкансың, – диде ул кызга күрсәтеп.

– Юк сүз сөйләмәгез әле, без менә абыйлар белән базарда ит сатып, пәлтә алырга киләбез. Безнең үз акчабыз да җитәрлек, синең акчага калмаган.

– Мотоцикл алырга килгән идем, – диде, ир кеше күзләрен сөртеп. – Акчаны кулъяулыкка төргән идем... Колхоз агрономына коляскалы мотоцикл алырга җибәрделәр...

Мотоцикл акчасын ишеткәч егетләрнең буыннары йомшап китте.

– Я, күрсәтегез әле акчагызны, мин үземнекеләрне таныйм, – диде ир.

Кыз тиз генә сумкасыннан алып үзенең акчаларын күрсәтте.

– Мә, менә кара, шушылармы? – диде ул, акчаларын тегенең борын төбенә китереп.

– Юк, – диде ир – сез дә күрсәтегез әле, – диде ул егетләргә якынрак килеп.

Капчыкларын култык астына ныграк кыстырган Сәмигулла да ит саткан акчасын чыгарып күрсәтте. Озак кына кулларында әйләндереп караганнан соң, “минеке түгел болар”, диде абзый кеше.

– Синеке түгел шул, ит саткан акча бу, – дип кызый акчаларны абзыйның кулыннан тартып алды. Бар, бар, юлыңда бул, – дип абзыйны төрткәли үк башлады.

– Туктале, төртмә мине. Мин егетләргә бер сүз әйтә алмыйм, ә менә синең акча тапканыңны күргәннәр бит. Әйдә, барыйк әле шул әби янына.

Теге ир инде тәмам елый башлаган иде.

– Әйдә соң, әйдә! – диде кыз, – менә акчаларны да күрсәтербез. Соң, картаеп беткән әбинең күзенә әллә нәрсәләр дә күренер.

Һәм абзый белән Илюзия егетләрне ЦУМ почмагында калдырып китә башладылар. Тик бераздан кыз тиз генә борылып килде дә: “Зинһар моннан китә күрмәгез. Мин әйләнеп килгәч, теге капчык эчендәге мотоцикл акчасын бүләрбез”, – дип пышылдады һәм кире бу якка килә башлаган абзыйга каршы китте. Алар баягыдан да яманрак кычкырышып халык арасына кереп югалдылар.

Егетләр котлары очып эшнең ни белән бетәсен көттеләр. Беренче булып Сәмигулла телгә килде.

– Абый, әйдә, тизрәк ычкыныйк моннан, – диде ул, капчыкны ныграк кысып.

– Әгәр эзләп тапса?

– Кайсы районнан икәнеңне әйтмәгәнсеңдер бит?

– Юк бугай...

Һәм ике туган ут капкандай ЦУМ артлап кына тимер юл вокзалына йөгерделәр. Вокзал тирәсендәге халык сәерсенеп боларга юл биреп калды.

Җыелышып одеколон эчеп торучы сәрхүшләрнең котын алып вокзал бәдрәфенә килеп керделәр. Сәрхүшләрне бәдрәфтән куып чыгаргач икәүләп бер кабинага кереп бикләнделәр. Икесенең дә йөрәкләре котырынып сикерә иде. Калтырана-калтырана кулъяулыкны чишәргә тотындылар. Озак кына интеккәннән соң кулъяулыкның төеннәре бушый башлады. Иң өстә өр-яңа 10 сумлык ята иде. Ә

аның астында... Егетләр берни аңламыйча бер-берсенә караштылар.

Кулъяулыктан бик пөхтә итеп төрелгән гәҗитләр килеп чыкты...

Сәлимулланың башы әйләнеп китте һәм ул чалбарын да төшереп тормыйчан баскан урынына чүмәште. Энесе әле һаман да берни аңламыйча абыйсына карап тора иде. Бераздан тотлыга-тотлыга “Ә бозау акчасы...” – дип куйды.

Сәлимулла корт чаккандай урыныннан сикереп торды да энесен ияртеп вокзалга кереп китте. Телефон аппараты янына килеп җиткәч Илюзия биргән кәгазьне чыгарып телефон номерын җыя башлады. “Әл-лү!” – диде ул, бар көченә кычкырып. “Дурдом тыңлый, ни кирәк?” – диделәр теге якта.

Сәлимулла трубканы урынына элеп куйды. Сүзсез генә бер-берсенә карашып торганнан соң, ике туган билет та алып тормыйчан, җитәкләшеп Казан-Буа поездына чыгып киттеләр.

 

Фото: shahrikazan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: