Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 сентябрь , 22:34

Мөнәвис НИЗАМИ. Корт чаккыры...

Нәрсә чыкса да шул әлеге дә баягы тишек авыз хатын-кыздан чыга бит.

Мөнәвис НИЗАМИ. Корт чаккыры...
Мөнәвис НИЗАМИ. Корт чаккыры...

Районда йөзгә якын авыл бар, аларның һәрберсе диярлек үзләренә генә хас булган үзенчәлекләре, хикмәтләре, мәзәкләре белән аерылып тора. Безнең тирә кушамат тагу белән үзенчәлекле.

Үзәк хуҗалык Бишкәҗә белән бәләкәй генә ике авыл – Каргалы һәм Базтугайны берләштергән “Алга” колхозы рәисе Нәҗип Салихович Кәримов кичтән хуҗалык белгечләрен идарәгә җыйды. Кайвакыт үзенә охшамаган эш булса, яки бер боерыгы үтәлмәсә, кинәт кенә күркә кебек кабарып кызып китә торган гадәте булганга,  аны авыл халкы үзара “Күркә” дип йөртә. Берәр ярамаган эш кылынса: “Күркә” бу эшне хупламас”, “Күркә” белеп калса кикриген кабартыр”, – дип, шик белдерәләр. Бәгъзе берәүләр аның ике малае белән кызын да үзара “күркә балалары” диюдән тартынмый иде...

Көндәлек эш барышы белән танышкач, кемнәрнедер башкарылып бетмәгән эшләре өчен күркә кебек кабарып, аяусыз тәнкыйть утына тоткач, рәис кулындагы каләме белән өстәлгә тукылдатып идарәчеләрне тынычландыра төште. Бераз серле пауза ясап алгач, өстән аска сөзеп карап сүзен башлады:

– Барыгыз да аңлый булса кирәк, уттай эш вакыты бара. Шушы уңайдан иртәгә безгә район вәкиле килә. Барлык эш урыннарын да йөреп чыгачакбыз, басу-яланнар да, амбар-куралар да, ферма-тораклар да читтә калмаячак. Бар җирдә дә тәртип булсын, – дип, каршы эндәшергә бер мөмкинлек тә калдырмыйча, катгый боерыклар белән төгәлләде ул сүзен. Белгечләр, ферма мөдирләре, бригадирлар хәлләрнең бик җитди икәнен аңлагандай өйләренә таралышты.

Икенче көнне шәхси малларын көтүгә куу белән хатыны әзерләгән иртәнге ашны урык-сурык капкалап чыгып йөгергән Нәҗип Салихович иртүк идарәдә иде. Озакламый колхозга “упалнамуч” итеп җибәрелгән район вәкиле дә күренде. Вәкил белән рәис колхоз эшчәнлеген яктырткан кәгазьләр белән танышкач, хуҗалыкны урап кайтырга уйладылар. Рәиснең  капка төбендә торган һәрвакыт җигүле аты “Уазик”ка кереп утыргач Нәҗип Салихович район вәкиленә төбәлде:

– Кая барабыз, Таһир Карамович? Тегесе иңсәсен генә сикертте һәм урысчалы-татарчалы итеп:

– Вам виднее, сез хозяин, миңа барыбер, рәттән йөрик әйдә...

Бу “рәттән йөрү” баштарак “Күркә” Нәҗип көтмәгәнчә башланып китте. Тузан туздырып җилдергән “Уазик” юл уртасында  сүнеп утырган трактор янына килеп туктаганда Бишкәҗә бригадиры “Чапай” Зарипов анда иде.

– Нәрсә булды тагын, Чапай!?... – Ә-ә-ә-ә, кем әле?...

– Авызыңны корт чаккыры, исемеңне онытып торам... Альберт бит әле, Альберт Зарипов, безнең беренче бригада җитәкчесе, – дип, рәис янәшәдә утырган район вәкиле  алдында үзен төзәтүне кирәк тапты.

Бригадирның:

– Кичтән сүнеп калган,... сәбәбен белмим әле,... терсәкле вал подшипнигы таралган бугай,... мае агып беткән!? – дигән  сүзләренә Нәҗип Салиховичның “Күркә”леге кабара башлады:

– Чубайс кая?!.

Чубайс дигәннәре  утызны узса да һаман өйләнәлми буйдак булып йөргән һәм әнисе белән генә яшәгән тракторчы егет Кәрим иде. Чәчләре дә, керфек-кашлары да сап-сары, йөзен тоташ сипкел баскан һәм шунлыктан “Чубайс” кушаматы йөрткән бу тракторчы үзе дә, аның тракторы да әлеге мизгелдә хуҗалыкка бик тә кирәк иде. Гөнаһ шомлыгына каршы колхоз рәисе Кәримов та, бригадир Зарипов та һаман да кыркурак төс ала барган әңгәмәгә мавыгып, район вәкиле турында бераз онытып җибәрделәр:

– Чубайс бит бүгенгә көн сораган...

– Кемнән сораган?! Уттай эш вакытында нинди көн сорау ул?! Тракторы юл уртасында таралып ятканда?!

– Обамадан сорадым диде... Әнисе – Кәтибә апаны врачка алып барам дигән... Рәис яраткан сүзтезмәсен кабатлады:

– Авызын корт чаккыры икән, “Дубинка”ны алып кил тиз генә, “Дубинка” белән төзәтә торыгыз...

Боларның сүзләренә колак салып утырган “упалнамуч” Таһир Карамович шул арада: “Кәримов дубинка алып килергә куша, күсәк белән сугып трактор коленвалын эштән чыгармасалар ярый инде”, – дип шөбһәләнеп куйды. Соңыннан гына белде  – “Дубинка” дигәннәре машина-трактор мастерское слесаре Гыйльметдин Зөбәеров булган икән.

Чынлап әйткәндә, Гыйльметдин әзрәк хәмер белән шаярырга ярата. Шушы гадәте аркасында төрле күңелсезлекләргә дә тарый. Бер начар хәлгә төшсә, антлар итә:

– Бетте, башкача авызга да алмыйм, иртәгәдән мин икенче кеше, – дип, үз-үзенә дә, тирә-яктагыларга да сүз бирә һәм бераз вакыт “эт койрыгыннан да туры” булып йөри, тик барыбер вакыты җиткәч “ычкынып” ала иде. Кушаматы да шушы гадәте аркасында ябышты бит аңа. Район үзәгендә эчкән килеш күкрәк киереп син дә мин йөреп яткан Галләметдин берчак милициягә эләкте. Район үзәгенең үзе яшәгән Бишкәҗә урамы түгеллеген соңрак аңлаган  Гыйльметдинне  ай-ваена карамый тимер рәшәткәләр куелган бүлмәгә кертеп бикләгәннәр.

“Встать!.. Лицом к стене!.. Стоять!.. дигәнрәк урысча гына боерыклар биргән милиция хезмәткәренең:

– Откуда?! - дигән соравына теле көчкә әйләнгән исерек Гыйльметдин, гөнаһ шомлыгына каршы, үзе дә урысча җавап бирергә уйлаган һәм “Мин Бишкәҗәдән” диясе урынга:

– Йа с пят казёл! – дип кычкырган... Бу урысча сөйләшү әлбәттә Гыйльметдингә кыйбатка төшкән.  Бишкәҗә арестантының җавабын “Дай спать,  козёл?” дип үзенчә аңлаган милиционер “За козла ответишь” дип, аңа тәрбияви максатта  резина күсәге белән берничә тапкыр тондырып та алган, имеш.

Гыйльметдин кыйналуга бик бирешә торган кеше түгел, әлбәттә. Бервакыт фермада бергә эшләгәндә “Танк” Фәрәһиянең йомшак җиреннән чеметеп алгач, аның ниятен аңламаган хатын бар көченә кулындагы сәнәк сабы белән Гыйльметдиннең сыртына кундырган иде. Сәнәк сабы шартлап сынса да, аркасы бер дә авыртмаган иде ул вакытта. Әмма резина күсәк  сәнәк сабы түгел икән, ул күпме суксаң да сына торган түгел икән!..

...Нәрсә чыкса да шул әлеге дә баягы тишек авыз хатын-кыздан чыга бит. Бу хәлне хатыны “Зур рәхмәт” Тәзкирә ахирәтенә сөйләгән, ахирие иренә җиткергән, ир –  күрше ирләренә. Һәрвакыттагыча бу хикмәт яшен тизлегендә авылны урап, Гыйльметдингә “Дубинка” дигән кушамат булып кайтып керде. Баштагы мәлләрдә аны “Дубинка” Гыйльметдин дип йөртсәләр дә, тора-бара Гыйльметдин дигәне төшеп калып, ул “Дубинка” булып кына калды...

...Чыннан да әкрен генә кабарганнан-кабара барган күркә шикелле һаман кыза барган колхоз рәисе бригадир “Чапай” белән әңгәмәсен дәвам итте:

– Обамага шалтырат, тиз генә килеп җитсен, тракторны бүген җыймасагыз, прастуен үзегезнең җилкәгезгә язам!..

– Запчасте дә кирәк булыр бит әле аның, – дип әкрен генә сөйләнгән бригадирга исә шунда ук рәиснең чираттагы боерыгы яңгырады:

– Обама килеп җитсен дә сразу Гондураска барыгыз, анда бар ул!..

Бу хәбәрне ишетеп бернәрсә дә аңламыйча сүзгә кушылган  район вәкиле:

– Нигә әллә кая барырга, үзебезнең үзәк МТСта бардыр ул подшипник, шуннан яздырып алырсыз, – дип, әңгәмәгә  үз өлешен кыстырды. Аның баштарак нәрсә сөйләгәнен аңламаган Нәҗип Салихович:

– И-и-и-и, авызын корт чаккыры, – дип, учы белән үз маңгаена шапылдатып сугып алды.

– Гондурас монда гына у-у-ул!.. Үзебезнең завсклад Хәйруллин, ә-ә-ә-ә, исеме ничек әле? Бригадир рәискә ярдәмгә килде:

– Хәмит, Хәмит исеме!

– Әйе, әйе, Хәмит Хәйруллин, безнең склад мөдире...

“Уазик” кузгала башлауга “Чапай” кулларын болгый-болгый каршы йөгереп килде:

– Нәҗип Салихович! Нәҗип Салихович!  Обама үзе килә бугай, әзрәк сабыр итмисезме?! Үзегез әйтсәгез үтемлерәк булыр иде. Мине колхозның баш инженеры бик тыңлап бармас. – Хуҗалык җитәкчесе “Авызыңны корт чаккыры”га тагы да әллә нинди әдәби булмаган сүзләр өстәп, тормозына басты.

Район вәкиле Таһир Карамович бишкәҗәлеләрнең кушамат чыгаруга маһирлыгын ишетеп белә иде. Тик шулай да каршыларына баш инженер килеп баскач, халыкның бу өлкәдәге тапкырлыгына исе-акылы китте.  Әйтерсең, алар алдында Америка Кушма Штатларының кырык дүртенче президенты Барак Обама үзе тора иде. Аның башыннан:

– Йә, Ходай, бу хәтле дә охшар икән кеше!  – дигән уй йөгереп узды.

...Кичкә хәтле район вәкиле белән хуҗалык биләмәләрендә йөргән “Алга” колхозы рәисе Нәҗип Салихович Кәримов бу көннән канәгать калды. “Чубайс”ның ватык тракторыннан башка бер җирдә дә күңел кырырлык әйбер очрамады. Әлбәттә, колхозны егерме елга якын җитәкләгән тәҗрибәле җитәкче район вәкилләрен нинди маршрут белән йөртергә кирәклеген яхшы белә иде. Моның бүген дә файдасы бик тиеп куйды. Кунакны озаткач, кичке идарәдә ул колхозның баш агрономы булып эшләүче кияве Маратны очратты. 

Киявенең:

– Нәрсә, теге торна киттеме? – дигән соравына, бернәрсә дә аңламаган Нәҗип Салихович: 

– Нинди торна тагын? – дип, үзе дә сорау белән бакты.  Алар бераз  бер-берсенә карашып торгач, вәкилне искә төшереп, икесе бер юлы көлеп җибәрделәр. Нечкә генә озын муенлы, торна томшыгыдай дәү һәм очлы борынлы “кунак” чыннан да торнага бик охшаган иде...

Шулай да үзенең җитәкче икәнен исенә төшереп:

      – Ну, шушы бишкәҗәләрне, кешегә кушамат тагарга гына торалар, авызыңны корт чаккыры! – дип кемгәдер бармак янап алды.  Урам яңгыратып тракторы белән үтеп киткән “Чубайс” та рәиснең күңелен бермә-бер күтәреп җибәрде. Димәк, барысы да яхшы булыр...

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: