Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
12 сентябрь , 22:51

АМАНУЛЛА. Ит яхшылык...

Бервакыт шулай 6 нчы каттагы мужикны 9 га илткәнмен. 9 нчы катта яшәүчесен 6 га керткәнмен. Ул вакыт хатыннары бер сүз дә әйтмәде, ирләре генә икенче көнне сугышып беткәннәр иде. Тик шулай да соңыннан, аерым-аерым кереп рәхмәт әйтеп чыктылар.

АМАНУЛЛА. Ит яхшылык...
АМАНУЛЛА. Ит яхшылык...

Тугыз катлы яшел йортта яшим мин. Бу яктан беренче подъезд... Теге яктан да беренче подъезд... Бер генә подъездлы ул. Малосемейка. Кечкенә гаиләләр өчен. Кечкенә-кечкенә өч-дүрт баласы булган гаиләләр яши монда. Ә зур баласы булганнар башка йортларда гомер итә. Андыйларның бер яки ике зу-ур балалары була. Ә минем беркемем дә юк. Буйдак мин. Шуңа күрә йорттагы мужикларның күбесе көнләшәләр миннән.

Минем янга стакан, я булмаса ипи сыныгы сорап кермәүчеләр бик сирәктер, мөгаен. Берсен дә кире борып чыгарганым юк. Шундый инде мин. Ваня кебек, киң күңелле. Кайберәүләр минем бүлмәдә еш кына “сүнеп” тә калгалыйлар. Андыйларны төне буе хатыннарына таратып йөрим. Хатыннары сүгә инде кәнишне, ирләрен бутап китерсәм. Андый чаклар да булгалый.

Бервакыт шулай 6 нчы каттагы мужикны 9 га илткәнмен. 9 нчы катта яшәүчесен 6 га керткәнмен. Ул вакыт хатыннары бер сүз дә әйтмәде, ирләре генә икенче көнне сугышып беткәннәр иде. Тик шулай да соңыннан, аерым-аерым кереп рәхмәт әйтеп чыктылар. Вабще, мужиклар хөрмәт итә мине! “Әле дә син бар, шәп кеше син”, – дип мактыйлар.

Әле беркөн Гайфи дигәне миңа һәйкәл дә куям дигән иде. Барыбер бетон әрәм кала ди. Төзелештә бетончы булып эшли ул. Ә миңа нәрсә? Мин риза! Озак кына киңәшкәннән соң шешә төпләре белән бизәлгән монолитны подъезд каршына коярга булдык. Күрсеннәр бу йортта нинди кеше яшәгәнне. Астына зур хәрефләр белән урыс һәм татар телләрендә исемеңне һәм бүлмә номерыңны

язып куярбыз, диде. Тик һаман да һәйкәл юк әле. Әллә төзелешкә бетон китермиләр, әллә Гайфи биргән вәгъдәсен онытты...

Әһә!.. Ишек шакыйлар. Берәрсе стакан сорап керәдер әле. Ашыкмыйчан, дәрәҗәмне белеп кенә ишеккә барам. Ачсам!.. Чүт шаркылдап көлеп җибәрмәдем. Каршымда костюм-чалбардан, юынган-кырынган, галстуклы Гайфи басып тора. Ничә ел буена бер йортта яшәп мондый кыяфәттә күргәнем юк иде Гайфине. Әле күптән түгел генә бергәләшеп шабашка акчасын әфтәрләгәннән соң, кайтып хатынына “плен” төшкән иде. Йа Ходаем! Танып та булмый моны! Перәме, Санта Барбарадагы Мейсон кебек булган.

– Карале, күрше, кечкенә генә йомыш бар иде сиңа, – ди бу. Сөйләшүләрен генә күр әле син моның, сөйләшүләрен генә... – Менә хатын белән концертка барып килмәкче идек. Без кайтканчы малайны карап тора алмассың микән?

Башымны сузып коридорга карадым. Чынлап та бала күтәреп хатыны да басып тора.

– Син нәрсә?.. Минем үз гомеремдә бала тотып караганым бармыни?!

– Курыкма, йоклый ул. Уянса имезлеген каптырырсың.

– Белмим инде... Әгәр елый башласа?

– Нишләп еласын?! Яшь ярымлык бит инде ул. Тамагы тук аның, әле генә ашаткан идек. Карап тор инде пажалысты, синнән башка сүз тыңлардай кеше дә юк бит безнең йортта, дип, алдан-йолдап, юмалап дигәндәй яшь ярымлык балаларын миңа тоттырып чыгып китте болар. Алып кереп салдым инде мин моны үземнең комиссионкадан алган пружиналы караватка. Ята теге. Тач Гайфи инде. Алай болай уянып китеп елый башласа дип, алдан ук хәстәрен күреп, авызына имезлек тыга гына башлаган идем, кинәт малай күзләрен ачып түшәмгә

карап ята башлады. Ә түшәмдә минем лампочка, Ильичныкы. 300 ле. Бик якты яна. Шуңа күрә минем бүлмәдә чебен-черки юк. Лампочкага барып куналар да – Гатауллин! Мәет! Чебеннәр бит – надан, укый белмиләр. Бу бала да укый белми, шуңа күрә лампочкага карап ята. Мине күреп алмасын дип тиз генә карават астына кереп качтым да, йоклап китсен дип аягым белән пружинаны тирбәтә

башладым. Шулай тирбәтеп ятканда караватның икенче ягына күз салсам, теге малай муенын сузып миңа карап ята.Тәки уянган икән, ташбаш. Карават астына качып ятудан файда юк иде. Мин “запойдан” соңгы карлыгып беткән тавышым белән “Ми-и-яу-у!” – дип үкереп карават астыннан чыга башладым. Кинәт бала миннән куркып еларга тотынды. Мин яңадан баланың авызына имезлек тыга башладым. Торамыни инде ул шуның кадәр ачылган авызда?! Аптырагач, тегенең

алдында кәстрүл капкачлары бәрә-бәрә биергә тотындым. Минем

кыланышларымны күреп бала тагын да черелдәбрәк еларга тотынды.

Ну, бу Гайфине!.. Хәерче баемасын, исерек айнымасын дип белми генә әйтмиләр шул инде. Концерт кирәк булган аңа!.. Җыр ярата, имеш!.. Минем җырлаган гына ярамаган аңа. Әбизәтелне әллә кайда сөйрәлеп йөрергә кирәк. Алай инде бик әртисләр күрәсең килсә, телевизордан кара!.. Туктале, телевизор дигәннән, “Әлли-бәлли...” бара түгелме соң хәзер? Мин тиз генә телевизорны кабызып җибәрдем. Экранда авызы гына селкенә торган агач карга белән мәчегә охшаган бер нәрсә, берсен-берсе бүлеп ниндидер бер тозсыз әкият сөйлиләр иде. Үзләренә кызык бугай, авызларын ачмый гына көлешкән дә булалар. Ә малай телевизор ягына борылып та карамый. Тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп тик чинап утыра. Юк, булмый бу болай, телевидениегә жалу язарга кирәк. Ничу өстәл

астыннан агач карга селкетеп утырырга. Барыбер ышанмыйлар ул каргага, барыбер елыйлар.

Мин туган көнгә дип саклап тоткан тозлы кыярымны чыгарып баланың кулына тоттырдым. Тегенең тозлы кыяр күргәне юк иде, ахры. Бермәлгә елавыннан туктап, кыярны кулларында әйләндерә башлады. Аннары авызына тыгарга тотынды. Тик туган көнгә дип кыярның иң зурысын сайлап калдырган идем шул. Авызына сыймагач, малай тагын акыра башлады...

Шулвакыт ишек шакыдылар. Куанычымнан нишләргә белмичән, йөгереп барып ишекне ачтым. Тьфү, шайтан! Гайфиләр кайтты дип куанган идем, алтынчы катта яшәүче Нурулла икән. “Бер ярты бар, сиңа кереп сындырыйк әле”, – ди. “Соң, кер инде, – минәйтәм, – кер”. Бала елаган тавышка кушылып 150 шәрне җибәреп куйдык. Кызып алганнан соң Нурулла да тынычландырып карады тегене. Эт булып та өрде, сарык булып та кычкырды, дүрт аяклап та йөрде – юк, туктамый. “Атасына охшаган икән, бик холыксыз, – диде Нурулла, – Гайфи үзе дә пахмильдән шундый була, – дип сүзен дәвам итте ул – әллә бераз аракы биреп карыйкмы? Эчкәч тынычланыр, бәлки”, – диде. “Син нәрсә, ычкындыңмы әллә?! Әгәр үлеп китсә шунда. Аннары Гайфигә малай түлисе була, – дидем, Нурулланы ачуланып. – Тагын азга гына ничек тә түзәм инде”.

Бала тавышыннан өйдә дә туйган дип, Нурулла калган аракысын алып үзенә – алтынчы катка менеп китте. Ә мин аптыраганнан нишләргә белмичә, өйдәге утларны сүндереп карадым, хатын-кыз дип уйласын өчен башыма яулык бәйләп йөрдем. Гармунда да уйнап карадым. Аңлыймыни яшь ярымлык бала “Урам көен”. Аптырагач кулыма алдым мин моны. Әй-й!.. Астына җибәргән бит бу! Тозлы кыяр ашап эче киткән бугай моның. Тиз генә ваннага кайнар су җибәрдем дә, ыштаннарын салдырып, баланы ваннада чайкый башладым.

Гайфиләр ничек кергәннәрдер анысын белмим. Ишек ачык калгандыр, күрәсең. Берзаман Гайфи хатынының “Колагын... баланың колагын өзеп чыгарасың” – дигәнен ишеттем. “Сиңа һаман колак, – минәйтәм, – бармак пешә әле монда...” Калганы күз ачып-йомган арада булды. Тиз генә минем кулдан тартып алып баланы сөлгемә төрделәр. Әнисен күргәч бала да елаудан туктады. Бәләкәй кулы белән минем якка күрсәтеп “Бүкәй” диде дә йөзен әнисенең

күкрәгенә яшерде. Күпме интектерде бит юеш борын, тәмам айнытып бетерде, әнисен генә көткән икән.

Мин җиңел сулап ишек яңагына барып сөялдем. “Я, концерт ничек соң?” дидем Гайфигә. Гайфи җавап бирергә дип авызын гына ачкан иде, хатыны тегенең кулына баласын тоттырып ишектән үк төртеп чыгарды. Аннары минем өскә нәфрәт тулы карашын ташлап ире артыннан чыгып китте. Мин аптыраудан нишләргә дә белмичән, баладан калган тозлы кыярны суырып караватта утырып калдым. Вәт, эшлә син кешегә яхшылык!.. Рәхмәт тә әйтмәделәр.

 

Фото: shahrikazan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: