Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 сентябрь , 22:06

Марат КӘБИРОВ. Кызык яшибез

ҺАВА СУЛАУ – 10 ТӘҢКӘ!

Марат КӘБИРОВ. Кызык яшибез
Марат КӘБИРОВ. Кызык яшибез

– Кайдан уйлап чыгарасыз сез? – диләр.

Уйлап чыгармыйм мин бернәрсәне дә. Чөнки мондый нәрсәләрне уйлап чыгарып булмый. Просто, мин үзем кызык кешемен. Һәм әлбәттә, сез – кызык кешеләр. Ә мин үзем турында һәм сезнең хакта язам.

Бер мәлне подъезд алдында торам. Ну, халык зарлана инде. Безнең халык, гоумән, зарлану өчен яратылган. Кемнедер сүкмәсә, нәрсәдәндер зарланмаса, аның күңеле булмый. Ә болар урынлы зарланалар. Бер апа зарлана:

– Ишеттеңме әле, автобус хакларын тагын арттырганнар. Былтыр ун сумга йөри идек. Хәзер унбиш. Әле тагын егермегә күтәрмәкчеләр икән... Ну, азыналар, ну, азыналар... Хәзер лифтта йөргән өчен генә хак куясылары калды.

Ну, апа шулай эчен бушатты да, бәхетле булып базарга китте. Базар ишек төбендә генә безнең. Ә апаның фатиры – тугызынчы катта. Ә мин өченче катта гына яшим. Йөгереп кенә мендем дә, компьютерда матурлап язып табличканы элеп тә куйдым. Лифт алдына.

ЛИФТТА КҮТӘРЕЛҮ – 5 ТӘҢКӘ!

Как раз теге апа кайтып килә. Ике капчык күтәреп. Шуннан теге язуга карап-карап торды да җәяү менеп китте. Сүгенә-сүгенә.

– Ну, азыналар, ну, азыналар... Болай барса, бөтенләй бетәбез! Хәзер һава сулаган өчен генә акча аласылары калды инде!

Ну, мин прастой кеше. Тиз генә компьютердан чыгардым. Табличканы элеп бетерүгә, теге апа менеп килә. Ике капчыгы белән. Тугызынчы катка. Ну, теге табличканы күрде. Ә анда матур итеп язып куелган:

ҺАВА СУЛАУ – 10 ТӘҢКӘ!

Шуннан бу бик каты итеп сүгенергә уйлаган иде, мине күреп калды.

– Син монда нишләп торасың? – ди.

– Һи, белми идегез мени әле? Яңа закон чыккач, контролер булып урнаштым бит, – мәйтәм, – Билет тикшереп торам.

Бу сүзне мин зерә әйттем, канишны. Билет хакын түләде ул. Йөземә бәрде. Штрафка да җитәрлек. Ләкин шул дәрәҗәдә кызып китте... Хәтта моның бары тик шаяру гына икәненә дә ышанмады. Әле дә ышанмый. Җәяү йөри.

Моны ни өчен сөйлим... Без хәзер алыш-бирешкә шул тиклем өйрәнеп киттек, әгәр берәрсе изгелек итсә, яки  берәр нәрсәне бушка бирсә – шикләнеп карыйбыз. Монда икенең бере генә: яки шул бушка килгән әйбердән сакланырга кирәк, яки аны биргән кешедән. Без изгелеккә куркып карыйбыз.

Курку дигәннән... Бер мәлне гостиницада урын җитмәде һәм мине бер абзый янына урнаштырдылар. Чит илләрдә ике муҗик бер бүлмәдә булса, бу – сәер күренеш. Бездә –  гадәти. Ну, керәсең, йоклап чыгасың – бернәрсәсе дә юк.

Мин дә башта шулай уйлаган идем. Йокларга дип... Ну, абзый йоклый. Йоклый һәм... гырлый. Менә сезнең гырлап йоклаган кеше күргәнегез бармы? Нык гырлыймы? Сез ул очракта нишлисез? Ләкин бу кадәр гырлаган кешене сезнең дә күргәнегез юктыр.

Мин нишләргә дә белмәдем. Оза-ак уйладым. Һәм тәвәккәлләдем. Караватына килеп утырдым да башыннан сыйпап уяттым. Уянды бу, тиз уянды. Гостиницада төн уртасында таныш түгел кеше башыңнан сыйпап торса... тиз уянасың икән... Торып утырды... Ә мин нәрсә?

– Йокла, йокла... Кәшилүгеңә берни дә булмас, – дип тагын бер кат башын сыйпадым да үз караватыма барып яттым.

Ярдәме тиде. Теге башкача күз дә йоммады. Төне буе караватында, кәшилүге өстендә, утырып чыкты.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: