Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
5 сентябрь , 23:37

Марат КӘБИРОВ. Китәр вакыт

Фатир алу куанычы ни тиклем генә зур булмасын, тулай торакның шушы нәни бүлмәсе белән хушлашу аның өчен бик авыр иде.

Марат КӘБИРОВ. Китәр вакыт
Марат КӘБИРОВ. Китәр вакыт

Ни әйтсәң дә, ярты гомер шушында үткән. Әйберләрне күчереп, бүлмә шыр ялангач калгач, бу авыр тойгы тагы да арта төште. Күңелдә бер-бер артлы хатирәләр куерды.

Башкалага укырга килгән егетнең кайда эләгә шунда кунып йөрүләре. Эшкә керү. Шушы бүлмәне алу. Сөйгән кызы. Аның белән бергә үткән матур мизгелләр. Хатыны. Баласы. Нинди шатлыклы иде ул чаклар! Кадерен белмәгәннәр шул. Канәгатьсез булганнар. Хатыны да түзмәде бит… “Сине яратам, дип, язмышымны харап итәсем юк”, — диде дә… китеп барды. Бәлки, ул хаклы да булгандыр… Хәер, кем белә инде… Ялгызлык… Авыр уйлар, утлы әрнүләр… Шушы бәләкәй генә бүлмәдә ярты гомер үткән. Күпме шатлык-кайгыларның шаһиты булган ул.

“Минсез каласың бит инде бүлмәм. Каласың бит… Бәлки, әйбәт хуҗа да була алмаганмындыр. Гафу ит. Рәнҗеп калма. Без инде бүтән күрешәлмәбез. Сиңа яңа кешеләр килер. Эченеп китәрсез. Алар инде минем хакта бер нәрсә дә белмәс… Белсеннәр иде шул… Беләсеңме, бүлмә, монда бер шагыйрь килсен иде. Син аңа минем тормышым хакында сөйләрсең. Ә ул җыр язар… Шундый итеп язар!.. Хәер, андый бәхет миңа тәтемәс шул…” — шулай уйлана-уйлана да тузаннарны сөртеп чыкты. Кайчаннан бирле кулы җитмәгән тәрәзә бикләрен ныгытып куйды.

Бераздан күзе стенага төште. “Эх, менә монда бер рәсем ясап куй иде!.. Айлы төн. Баласын күтәреп караңгылыкка атлаган хатын силуэты. Һәм мөлдерәмә айдай ялгыз калган ир. Аның тамырлары буйлап кан түгел, ә ачы күз яшьләре ага… Юк, моңсу картина булачак..” Ап-ак күлмәкле сөйгәнен күтәреп егет тора. Үзе шундый шат… Хәер, киләчәгенең нинди буласын белми шул…

Тыштан шофер егетнең түземсез чакыруы ишетелде. Бер ноктага төбәлеп утырган ир моны сизмәде. “Рәссам түгелмен бит… — дип уйлады ул. — Алла миңа бернинди дә талант бирмәгән… Бернинди истәлек тә калдыра алмыйм инде. Кичер, бүлмә. Китүләрнең болай авырлыгын белсәм, әйбәтрәк яшәргә, сине дә гүзәлрәк итәргә тырышыр идем. Миннән соң килгәннәр дә сокланырлык итеп… Гафу ит, бүлмә… Рәнҗеп калма инде…”

Ул ишеккә табан бер адым атлады да тукталды. Түш кесәсеннән үзенең фотосын алып, артына: “Монда мин яшәгән идем”, — дип язды да стенага беркетеп куйды. Башыннан шундый уй йөгереп үтте: “Юньлерәк истәлек калдырасы иде дә… Хәзер соң инде… Китәр вакыт җитте…”

Янә шоферның чакырган тавышы ишетелде. Ул моңсу карашлары белән бүлмәне айкап чыкты да, әкрен генә ишекне япты. Монда беркайчан да, беркайчан да кайтмаячак инде… Үткән тормышы — татлы һәм газаплы төш ишек артында калды.

 

Фото: birsk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: