Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
5 сентябрь , 23:33

Илфак ШИҺАПОВ. Халык начар якка үзгәрде

Акчага көйләнгән тормыш та начар түгел түгелен, ну, теге чаклар барыбер сагындыра. Их, бар иде бит, бар иде!..

Илфак ШИҺАПОВ. Халык начар якка үзгәрде
Илфак ШИҺАПОВ. Халык начар якка үзгәрде

Мин үзем баштан ук үзгәртеп коруга каршы булмадым. Базар икътисадына күчүне дә кул чабып диярлек каршы алдым. Булсын, әйдә, базар да, чурт та, акча эшли алган кеше эшләсен акчасын, урлый ала торган кеше урласын. Ләкин күңелгә мәңге төзәлмәс яра ясаган бернәрсә килеп чыкты соңгы елларда: халык әллә нишләде. Юк, мин теге нәчәлникләрне, коммунист түрәләрне әйтмим. Алар, Аллага шөкер, бар да үз урынында калды. Эшли торган урыннарының исемнәре генә алмашынды. Ә менә безнең ише кара халык үзгәрде соңгы елларда, нык үзгәрде. Оныттык без, җәмәгать, күршелек, туганлык, дус-ишлек кебек нәрсәләрне.

Элек бит ничек иде?! Пример, бакча сөрергә, ди. Тракторист Җәүдәт белән бер шешә «сәмигулла»ны бөклисең дә кичтән, иртән бакчаң сөрелгән була. Кайгы да юк, хәсрәт тә. Ә хәзер ничек? Машина алам дип тилерә башлаган Җәүдәт эчми. Ну, менә йотмый да инде. Бакчаңны сөргән өчен, ул хәзер мең тәңкә акча сорый. Бирәсең инде, бирми хәлең юк. Бәрәңге чәчмичә булмый бит инде. Язын-көзен Җәүдәт авылда патша кебек йөри, чөнки бар да аңарга ялына. Аны хәзер авылда беркем дә яратмый. Эчмәгән кешене кем яратсын ди? Менә яңа заман нишләтте кешене?!

Аннан Хрущёв вакытыннан бирле айнымаган мичче Харис та, хатыннар теге тирли торган җирләренә сибә торган сыекчаны эчеп агулангач, эчүен ташлады. Җитмәсә, авылга газ кертә башлаган чакта гына бит, иманы коргыры. Элек, лыкынганчы эчер-сәң, әллә нинди мичләр чыгара иде, хәзер акча сорый. Газсыз тужы торып булмый бит инде. Түлисең, ыңгыраша-ыңгыраша булса да. Аны да авыл халкы хәзер яратмый. Газ миче өчен шулхәтле акча да түлә, ярат та, имеш.

Ярат дигәннән, бу базар икътисады безне тәмам илтеп җиткерә, ахры. Теге күрше авылдан Нәчтүк тә, янында кунып чыккан өчен, акча сорый башлаган, имеш. «Миңа теш куйдырырга фәлән мең акча кирәк», — дип әйтә икән. Тешләрен аның бер елны безнең авыл Рәшите койган булган, шуңа күрә безнекеләрдән күбрәк тә сорый, ди. Элек, хатын булмаганда, күңелне бушатып кайтырга бер урын бар иде, мин әйтәм, анысы да бетте хәзер. Бөтенесенә кайдан акча җиткерәсең?! Акчаны аны хатын да ярата. Ә калхузда инде җиденче ай акча күрсәткәннәре юк. Калхуз рәисе шәһәрдәге йортын салып бетермичә күрсәтмәсләр дә.

Аннан элекке тарих укытучысы Гомәр абыйны ал. Элек бөтен авылга коммунистлар партиясенең сәясәтен аңлатып торучы кеше иде бит. Тавышы да зәһәр иде аның. Калхуз радиосыннан чыгыш ясаган чагында, ну, менә прәме Левитан кебек ишетелә иде.

Хәзер мулла булырга йөри. Урамда очраганда да: «Әссәламегаләйкем», — дип кенә күрешә. Үзе теге Левитанныкы кебек тавыш белән мәчет манарасыннан азан кычкыра. Бернинди көчәйткечсез дә күрше чуваш авылына хәтле ишетелә бездә әйткән азан. Шулай барса, чувашлар да мөселманлыкка күчеп бетәрләр инде. Кызык: янәшәдәге урыс авылында даң-доң чаң кагалар, бездә азан әйтәләр. Үзеңне әллә кая эләккәндәй хис итәсең.

Үзгәрде халык хәзер, нык үзгәрде. Элек, калхузда акча түләп торганда, пенсионерларны кешегә дә санамыйлар иде, хәзер авылда алардан да кадерле кеше юк. Пенсияне вакытында бирәләр бит. Картлар хәзер авылда иң бай кеше санала. Кая барып чыгарбыз инде, болай барса бу дөнья? Акчага көйләнгән тормыш та начар түгел түгелен, ну, теге чаклар барыбер сагындыра. Их, бар иде бит, бар иде!..

 

Фото: shahrikazan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: