Без, өч баҗа, бер-беребез өчен үлеп торабыз. Безнең хакта кемдер җыр да чыгарып өлгергән. Теге ни... ничек әле:
Яшиләр, ди, өч баҗа,
Күрмиләр, ди, һич нужа.
Нигә күрсеннәр нужа,
Дөньяга алар хуҗа, – дип.
Ә нигә хуҗа булмаска! Өлкән баҗам – күрше авылда фермер. Бөтен ялан-кырлар, көтүлекләр аныкы. Шуңа үзен Ферзь дип кенә йөртәләр. Уртанчы баҗам шәһәр ГИБДДсында утыра, шоферларга дүкәмитләр тутыра. Ни өчен аңа “мент” дими, “Шомбай” кушаматы такканнардыр, һич аңлый алганым юк. Кече баҗа булсам да, үземә олылап дәшәләр – Баян дип. Мәдәният йортында баян уйнатам ярты ставкага. Хезмәтем авыр, ювелирный, алдан әзерлек таләп итә. Көй нәфис чыксын өчен кәефнең күтәренке булуы мотлак. Әле менә җиңгәгез күрмәгәндә, кием шкафына башны тыгып, “репетиция” үткәреп торганда, капка төбендә машина сигнал бирде. Карасам, полиция УАЗы, Шомбай килгән. Машинадан күтәрмә өстенә иген бушата.
– Туган көнеңә олы баҗаң Ферзь төяп җибәрде, – ди.
Мин, агай-эне, тарткалашырга яратмыйм. Эчтән генә “кәҗәнең – маллыгы, баҗаның – туганлыгы”, – дидем дә, тоттырдым моңа сораган сумнарны. Шомбай ашыкмый гына акчаларны берәмтекләп, бармак очын төкерекләп санап, кесәләренә тутырды, аннары, эчкерсез елмаеп, канәгатьлек кичереп, машинасына кереп утырды һәм, тузан туздырып, килгән якка сыпырды.
Ул арада кесә телефоныннан олы баҗам Ферзь шалтырата:
– Китердеме? – ди.
– Китерде, – мәйтәм.
– Тагын җибәрермен, иген уңган быел, – ди.
– Кирәкми, – дим.
– Менә сиңа иске авыздан яңа сүз. Мал-туарыңа ашатырсың. Тегермәндә тарттырсаң, икмәге калач булып кабарып пешә аның. Күңел өчен рәхмәт әйтер идең?!
– Беренчедән, кибетләрдә игенне очсызракка саталар. Икенчедән, син җибәргән иген хакын Шомбай аша озаттым. Тәк ышту “рәхмәтемне” сиңа ул тапшырыр.
– Нинди хак? Нинди акча ул? – дип артистланып аңламаганга сабыша өлкән Ферзь. – Игенне туган көнеңә бүләк йөзеннән бушка җибәрдем ләбаса! – ди.
Шул мизгелдә Шомбайга карата күңелемдә шик туды. Тимерне кызуында сугарга яратам. “Жигули”ны кабыздым да, киттем өенә. Ишектән үк колач җәеп каршы алса да, әйтәсен әйттем:
– Китер акчаны! – дидем. Иске авыздан яңа сүз дигән шикелле, күзләрен челт-челт итә.
– Саташасыңмы әллә? – ди. – Синнән иген түгел, бензин хакын да алмадым, – ди. –Акча кесәләреңдә ята.
– Менә кара! Юк ич! – дип, барча кесәләрен әйләндереп күрсәтте.
– Синдә, Баян баҗа, – ди, – бик тә яман чир башланган. Галлюцинация! Күп “төшергәннән башлана ул.
– Анысы нәрсә тагын?
– Булмаганны булган итеп күрәсең. Мисал өчен, төнлә күк йөзендә күзеңә йолдызлар күренәме?
– Күренә.
– Ә көндез?
– Юк.
– Менә шул була галлюцинация.
Бигрәк укымышлы инде ул Шомбай баҗам. Ничек әйбәт итеп дәлилләп аңлата белә! Вәт, каһәрең. Насамдиле чир йоктырганмын. Ә-ә-ә, белдем кайдан тигәнен – әтәчебездән. Кәк үзенә көзге күрсәтәм, очып куна башлый. Көзгедә үз чагылышын күреп, икенче әтәч дип белә, күрәсең.
Саф күңелле баҗамны шик астына алып утырган мине кем дисең шуннан! Тезләнеп гафу үтендем... өенә кереп. Табын артында ару гына яка астын кыздырып алгач. Аңа карата үпкәм дә бетте, болыт артыннан чыккан кояштай икебезнең күңелләр дә күтәрелеп китте. Гармун тартып, “Өч баҗа” җырын дуэт белән башкаргач, Шомбайның пеләш башыннан үбеп, җыр сүзләренә куәт өстәдем:
– Ферзь баҗам – басу-кырларга, син – Шомбай – дүкәмитләргә, ә мин – авыл сәхнәсенә хуҗа! Барча баҗаларымнан ике баҗам арасында иң шәбе син – Шомбай баҗам!
– Дөрес әйтәсең. Мин тимердән алтын коя алам, – диде Шомбай баҗам, күкрәк сугып.
– Бусын шыттырасың. Син түгел, алхимиклар да булдыралмаган анысын, күзгә төтен җибәрмә!
– Телисеңме, иске машинаңны яңага алмаштырам?!
– Пажалысты, – мәйтәм, – әнә каршыңда тора.
Шомбай баҗам машинамны әйләнеп чыкты да, чертләтеп төкерде:
– Сәпсим беткән икән. Металлоломга тапшырсаң да, кәҗә хакыннан артыгын түләмәсләр.
– Әйбәт бит ул. Помпасы гына сызгыра.
– Беткән дигәч, беткән. Власть кулымда чакта бу машинаңны танышлар аша лично үзем сатып җибәрермен һәм атна-ун көн эчендә заводтан чыккан өр-яңасын кайтарырмын. Килештекме?
– Ничек килешмисең инде, рәхмәт, баҗакаем.
– Юл чыгымнары йөз илле мең сумга төшәр. Акчаңны әзерләп тор!
Җиңгәгез белән икәүләшеп күршеләрдән әҗәткә акча туплап өлгерүебез булды, Шомбай баҗам капка төбенә яңа машинаны китереп тә куйды. Моделен дә, төсен дә туры китерүен әйт әле – куе яшел төстәге 7нче модель. Элеккеседәй инжекторлы. Номеры гына икенче. Техпаспорты да әле генә завод конвейерыннан төшкәнен раслап торган дүкәмит. Дөрес, помпасы гына бераз сызгыра.
– Аптырама, 7нче модельләрнең барысына да хас дефект ул, – дип тынычландырды баҗам.
Яңа техникага утырып, авыл урамын чыжылдатып урап чыккач, бик канәгать калдым һәм, Шомбай баҗама рәхмәт әйтеп, йөз илле мең сумны кулына тоттырдым. Эшенә ашыга иде баҗам, кабаланып чыгып китте.
Яңа машинама сокланып, тирәсендә әйләнеп йөри торгач, багажникны ачтым. Ач-са-ам!!! Майга баткан баллон курткам белән дермантин кәпәчем ята! Алдап-йолдап үземнең иске машинамны ун хакка кабат үземә саткан түгелме, җен алгыры Шомбай кисәге?! Ә-ә-ә, юк-юк, галлюцинация чире. Хәер, күзгә күренгән хәлдә дә... Тегендәге завод эшчесенең киемнәре торып калгандыр. Соң, үзең уйлап кара: башына норка бүрек, кеш тун киеп җыйсынмыни ул машинаны!
Галлюцинация чирен җиңеп, бу юлы шик-шөбһә белдерергә бармадым минем өчен өтәләнеп торучы Шомбай баҗама. Савыктым шикелле.