Котыптагы нефть чыгару ширкәтләренең берсендә тулай торакта Данил белән Аким исемле ике дус яшиләр. Менә инде унөч ел вахта ысулы белән эшләп, бер бүлмәдә гомер кичереп, авырлыкларны тигез бүлешеп, поттан артыграк тоз ашап бетергәннәрдер. Хезмәттәшләре аларны һәрчак бергә күреп, чын дуслар дип уйлап, кемдер көнләшеп, кемдер сокланып карый. Араларын бутарга тырышучылар да очрый. Тик Данил белән Аким ул сынауларны үтеп, дөньяга ачык йөз белән карыйлар. Шунысы да бар, психологлар әйтүе буенча, кеше биш ел саен эш урынын, коллективын алыштырып торырга тиеш икән. Артыграк бергә булсаң, иң якын, яхшы дигән кешенең дә шикле күренә башлавы ихтимал. Менә Данил белән Акимга да шик төште.
Вахтада торучылар айлар буе гаиләләрен күрмичә яши. Көн дә бер үк йөзләр, бер үк сүзләр. Аралашыр даирәнең тарлыгы да юктан гына төрле кызыклар уйлап чыгарып, үзара төрттерешеп, шактый соры тоелган тормышны ямьләү юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Ә менә соңгы чордагы шундый бер хәл тулай торакка гына сыймыйча, барлык ширкәткә билгеле булды.
Гадәти бер көн иде. Эш сәгате тәмамлангач, егетләр тулай торактагы бүлмәләренә кайтып керде. Ишекне ачып керү белән бүлмәдә Лиза атлы уртак танышлары утыра иде. Аны күрү белән Акимның йөзе үзгәреп китеп, Данилга ризасызлыгын белдерде:
– Бу Лизаң тагын монда. Тәрәзәне ачык калдырма дип ничә тапкыр әйттем бит инде!
– Беренчедән, минем түгел, ә синең Лизаң, икенчедән, бәлки ул ишектән кергәндер.
– Ачкыч бездә генә бит.
– Ярар инде, кергән – кергән, күңеле булгач, китәр әле. Тәү тапкыр түгел бит.
Лиза Данилга игътибар итмичә Акимга бәйләнә башлады. Ул кая барса, Лиза да шунда. Аким: “Ашаганда булса да бәйләнмәс идең”, – дип тиргәнде. Данил аларның бу мөнәсәбәтенә көнләшмичә, елмаеп кына карады. Шулай тагын берничә көн узды.
Тулай торактагы бүлмә диварлары юка. Шуңа аларның тавышны күтәрми генә сөйләшүләре дә күрше бүлмәләргә ишетелеп тора. Без капчыкта ятмый, Лизаның егетләр янына килүе, үзен шактый әрсез, тотуы, тәрәзә аша керүе турындагы хәбәр бераздан барлык тулай торакка таралды. Шунысы кызык, күрше-күләннең кызны күрергә тырышып, бүлмәләрен әледән-әле тикшереп торулары да нәтиҗә бирмиәде. Лизага туры килүче табылмады. Берәүләр кызны кешедән шкафта яшереп тотулары, икенчеләр аның күзгә күренмәү сәләтенә ия булуы турында фараз таратты. Көннәрнең берсендә бу хактагы хәбәр нефть ширкәте җитәкчесе Николай Ивановичка да барып җитте. Анысы хәлне ачыклау өчен тулай торак комендантын чакырып сүз башлыды:
– Людмила Васильевна! Мин, сезгә ышанып, эшегезгә кысылмый идем. Ә, сез анда әллә ниләр кыланасыз икән.
– Гафу итегез, мин ни хакында сөйләвегене һич тә аңламыйм.
– Нәрсә, әллә мине ахмакка саныйсызмы?
– Сез әллә кайчаннан бирле, сәбәп табып, мине эштән куарга тырышасыз.
– Сәбәп табып?! Теләсәм, мин аны күптән тапкан булыр идем инде. Сүз тулай торактагы притон турында бара!
– Нинди притон?
– Нинди икәнлеге турында иртәгә минем өстәлдә аңлатма ятсын. Бүген ук ул Лизаның бездә эзе дә булмасын. Барыгыз !
Комендант тулай торакка кайтып керү белән Лиза хакында белеште. Иң тәүдә ике вахтершага “өлеш” эләкте:
– Миннән нәрсә яшерәсез? Сезнең аркада мине эштән куарга җыеналар .
– Нәрсә яшерәбез? – диделәр вахтерлар беравыздан.
– Нәрсә, нәрсә! Сез, бәлки, унөченче бүлмәдә Лиза барлыгын белмим дип уйлыйсыздыр?!
– Ишеттек, тик күргәнебез юк.
– Хәзер үк унөченче бүлмәнең ачкычын алыгыз. Ул Лизаны җилкәсеннән тотып, чыгарып ыргытырга кирәк .
Өчәүләшеп гетләрнең бүлмәсенә килеп, ишек шакыдылар.
– Лиза, ач ишекне. Синең анда икәнеңне беләбез.
Эчтә тынлык. Вахтерша ишекне ачты. Керделәр. Бүлмә буш. Шифоньерны ачып карадылар. Анда Данил әнисенең туган көненә сатып алган болан тиресеннән тегелгән хатын-кыз аяк киемен күреп, комендант тагын да ныграк кызып китте:
– Менә, күрәсезме, ә сез юк дисез, бу нәрсә?!
– Хатын кыз тапочкасы.
– Тәк, тәк. Үзе кайда соң? Димәк, башка бүлмәдә яки чыгып киткән. Ярар, егетләр кайткач, тагын тикшерербез.
Кичен Данил белән Аким эштән кайтып керделәр.
– Данил, бу Лизадан котылырга кирәк. Бүген ничек булса да куып чыгарыйк, – диде Аким дустына.
– Узган елны җәй буе безнең белән яшәде, бер дә дәшмәдең. Әле бер атна да үтмәде, ә син сөрән саласың.
– Былтыр ул мондый түгел иде. Быел гына тешләшә башлады.
– Ярар, берәр чарасын табарбыз.
Ишекне ачуга Лиза бүлмәдә иде. Ул Аким янына килү белән егет аны куарга кереште, файдасы тимәгәч, пыр тузынып:
– Син теләсәң нишлә, бу Лизаң бүлмәдә булганда мин монда яшәмим, – дип, ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Бераз вакыт үткәч әйберләрен алам дип керсә, йоклап киткән Данилның битенә сыенган Лизаны күрде.
Аким бу хәлгә нокта куяр өчен, өстәлдә яткан калын журналны алып, аяк очларына гына басып бу икәү янына якынлашып, Лизага кизәнде. Тик Лиза җитез генә тайпылып өлгерде. Данил нәрсә булганын аңламыйча сикереп торып, үзе дә сизмәстән, йодрыгы белән Акимның күз төбенә тондырды. Ике дус арасында дөмбәсләшү башланды. Күпмедер сөзешкәч, ни булганын үзләре дә аңлап бетмичә, тынып калдылар.
Бүлмәдәге өченче җан иясе – Лиза исемен алган чебен исә, ике дус тирәли берничә тапкыр очыш ясаганнан соң, тәрәзәдән чыгып югалды.
Автор фотосы.