Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 июль , 12:20

Илфак ШИҺАПОВ. Яратмыйлар мине

Бөтен яхшы сыйфатларым арасында минем берсенә берсе бәйләнгән ике гадәтем бар. Шулар аркасында яратмыйлар мине кешеләр. Беренчедән, минем телем тик тормый. Икенчедән, мин дөреслек яратам.

Илфак ШИҺАПОВ. Яратмыйлар мине
Илфак ШИҺАПОВ. Яратмыйлар мине

Илфак ШИҺАПОВ. Яратмыйлар мине

 

Кайсы яклап карасаң да, начар кеше түгел инде мин үзем. Ике аягым, ике кулым, башым, гәүдәм бар. Башка кирәкле әгъзаларым да үз урынында, Ходайга шөкер. Үзем пачти уңган да әле. Тәмәке тартмыйм, аракыны чамасын белеп кенә җиффәрәм. Тагын балалар яратам (алар миндә бишәү), кеше хатыннары белән йөрмим (үземнеке ун хатынга тора). Ну, менә прәме, канат куярга да фәрештә итеп очырырга инде. Шул бөтен яхшы сыйфатларым арасында минем берсенә берсе бәйләнгән ике гадәтем бар. Шулар аркасында яратмыйлар мине кешеләр. Беренчедән, минем телем тик тормый. Икенчедән, мин дөреслек яратам. Берәр җирдә хаксызлык күрсәм, дәшми тора алмыйм. Дәшмәсәм, телемне көзән җыера башлый. Бәләкәйдән шундый идем мин. Әби янына күрше карчыгы көн дә чәй эчәргә керә иде, ә үзенең әбиебезне бер дә чәйгә чакырганы юк. Бер тапкыр, теге кергәч, әйттем мин моңа: «Син, Гыйльмениса әби, безгә кереп, көн дә ашап чыгасың, шикәрне дә чынаягыңа өчәр шакмак саласың, бөтенесен санап карасаң, бер бозау алырлык акчаны ашагансыңдыр син безнең. Булды, хәзер безнең әби көн дә сезгә кереп чәй эчсен, гаделлек кирәк бу тормышта», — дидем. Шуннан соң күрше карчыгы безгә бүтән кермәде. Үземнең әби дә нигәдер аларда чәй эчмәде. Шунда әби әйтте миңа: «Син, бала, үз үлемең белән үлмәссең, — диде. — Сине телеңнән асып куярлар бервакыт». Ачуы да килгән булгандыр инде әбинең, чөнки шуннан алда гына мин безгә авыз ачарга килгән кодагый әбигә безнең әбинең көндез мунчада чәй эчеп йөргәнен әйткән идем.

Мәктәптә сикәлтәле узды минем гомер. Беренче укытучым дәрескә күз төбе кара янган килеш килгәч, бер генә сорау бирдем инде югыйсә: «Нәрсә, — мин әйтәм, — ирегез белән талашкан идегезме әллә, Гөлия апа? Ну, шәп кундырган...» И бетте. Өченче сыйныфны бетергәнче, «өчле»дән югарырак билге куймады ул миңа.

Мин кечкенә чакта олыларны аңламый идем. Үзләре дәрес саен безгә дөресен генә сөйләргә кирәк дип такылдыйлар, үзләре дөреслекне яратмыйлар. Бер тапкыр мине, безгә математика укытучы яшь кенә хатынны дәрестә ниндидер сорау биреп елаткан өчен, ата-аналар җыелышына чакырып китерделәр. Мәктәп директорына шулхәтле кеше алдында теңкәгә тия башлагач әйттем: «Сез, Илһам Исламыч, математика укытучысын яратасыз, мәктәп бакчасында үбешеп торганыгызны да күргәнем бар, ә менә мин аны яратмыйм, чөнки аның керфекләре бозау керфегенә охшаган», — дидем. Шуннан куды мине бу мәктәптән. Чөнки директорның хатыны да укытучы иде... Математика укытучысы да нигәдер китте безнең авылдан.

Ә минем дөреслек яратуым аркасында армиядә күргәннәрем!.. Җиде йөз утыз көн солдат хезмәтенең дүрт йөз утызын мин гаупвахтада утырдым. Өйрәнеп беткән идем инде мин анда, ну кайтырга вакыт җитте.

Солдат хезмәтеннән кайтканның икенче көнендә үк күрше Халидә апа чиргә сабышты. Кичтән, мине күрергә дип, безгә кергән иде ул. «Солдат хезмәте авырмы? Минем малайга да киләсе елга китәргә бит инде», — дип сорашып утыра башлагач әйттем мин моңа: «Синең ул маңкасы агып йөри торган малаеңның аннан исән кайтуы бик шикле. Исән кайтса да, йә гарипләнеп, йә акылга саегып кайта ул». Шуннан соң Халидә апа уколлар белән генә тора башлады.

Калхузга эшкә кергән идем, армиядән кайткач. Анда да озак эшләп булмады. Шул телем аркасында инде. Гаркум секретаре безнең авылга килгәч, янына барып: «Сез бер дә ана эткә охшамагансыз үзегез», — дигән идем, сорый бу миннән йомшак кына тавыш белән: «Нишләп әле мин ана эткә охшарга тиеш?» — ди. Мин әйтәм: «Калхуз рәисе склад мөдиренә бүген иртән сөйләнеп тора иде, тагын шәһәрдән теге ана эт килә бүген, ит белән бал әзерләп куй, дигән иде. Бәлки, ул сезнең турыда әйтмәгән булгандыр», — дидем. Икенче көнне киттек без калхуздан. Мин дә, калхуз рәисе дә.

Шәһәргә барып бер оешмага эшкә урнаштык. Сигез генә ай эшләдем мин анда. Шулвакыт эчендә ике начальник алышынды, сигез гаилә таркалды. Аннары аннан да кудылар. Шәһәргә килгәннән бирле, егермеләп эш алыштырдым инде мин. Беркайда да сигез айдан артык эшләгән булмады.

Әле менә соңгы вакытта, каравылчы булып, эшкә урнашкан идем дә... бу арада больничныйда йөрим. Бер танышлар туйга дәшкәч, килен буласы кешегә... «Бу хәтле кәкре аяклар белән ничек йөри аласың син, сеңлем?» — дигән идем, кияү егете, урындык белән бәреп, аякны сындырды. Чыннан да, кәкре иде бит тегенең аяклары. Шулай. Яратмыйлар дөреслекне бу дөньяда. Нишләргә тиештер инде мин, шундый булып тугач?!

 

Фото: saby-rt.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: