Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
9 июль , 23:41

Леонид СОКОЛОВ. Күктән ишелгән байлык

Йортында әйберләр азайганнан-азайган саен, күңелендә иркенлек тоя барган. Бераздан ул бар байлыгыннан котылып, буп-буш өй эчендә утырып калган. Күңелендә җиңеллек, рәхәтлек ди.

Леонид СОКОЛОВ. Күктән ишелгән байлык
Леонид СОКОЛОВ. Күктән ишелгән байлык

Яшәгән, ди, Степан Кукушкин атлы бер ир. Аннан бик күпләр үтереп көнләшкән, чөнки  өендә өч туңдыргычы, төсле дүрт  телевизоры, дистәгә якын үтүкләре, тузан суырткычлары һәм әллә күпме башка кирәк-яраклары булган. Диварларын кыйммәтле келәмнәр каплаган, шкафлары бәллүр савыт-сабалардан сыгылып торган. Бу гына да түгел, ихатасында да, гаражында да өр-яңа “Лада” машиналары елкылдап утырган. Шунысы кызык: ул зур түрә дә, банкир да, эшкуар да, бухгалтер да түгел, ә гади урам себерүче булып эшләгән. Бу байлыкның ул барысын да лотереядә откан. Бар хезмәт хакына лотереяләр сатып алып җенләнгән икән, дип уйласагыз да ялгышасыз, ул аларның берсенә дә акча чыгармаган, кайсын бүләк иткәннәр, кайсын чүплектән тапкан.

Лотереяләре ота башлаган тәүге чорда аны барысы да котлаган, шатлыгы белән уртаклашкан, ләкин өченче “Лада”дан соң кешеләрнең мөнәсәбәтләре үзгәргән, көнләшә, шикләнә башлаганнар. Хәтта хатыны да, бу юньле хәл түгелдер дип, аптырап, каядыр чыгып югалган.

Степан Кукушкин, үч иткәндәй, лотереяләрдә отуын дәвам иткән. Соңгы чорда гына да бер-бер артлы Скандинавия илләренә теплоходта круиз, зур мәрмәр ваза һәм диварны каплап  торырлык кыйммәтле картина откан. Круиздан кайту белән вазаны ихатасына урнаштыру өчен җир казый башлаган, шулвакыт көрәге ниндидер каты нәрсәгә килеп төртелгән. “Ниндидер нәрсә” алтын акча тулы чүлмәк булып чыккач, Степан сүгенә-сүгенә бу байлыкны күтәреп полициягә киткән. Анда да тыныч кына барып җитә алмаган – юлда биш меңлек купюралардан бүселеп торган янчык тапкан. Аларны полициягә тапшыргач, янчык хуҗасы Степанга күп кенә лотереяләр бүләк иткән, аларның да икесе отышлы булып өс мөрәҗәгать итеп кенә ул бу эзәрлекләүләрдән арына алган.

Бердәнбер көнне ул музейга кереп чыгарга булган. Ишекне ачу белән аны музыка, ипи-тоз һәм журналистлар көтүе белән музей хезмәткәрләре каршы алган. Баксаң, ул музейга керүче миллионынчы кеше икән. Степанга зур телевизор һәм чәчәкләр гөлләмәсе тапшырып озатканнар. Ул телевизорлары күп булуын аңлатып караса да, аны тыңлаучы булмаган. Өендә дүрт телевизоры була торып, тагы берне күтәреп кайтуын күршеләре күрүдән куркып, ул аны юлда ташлап киткән. Ләкин күп тә үтми полиция хезмәткәрләре аны кулына китереп тапшырып, имза алып киткәннәр.

Степан Кукушкинга бәхет шулай өсте-өстенә ишелеп торган. Эшләгән урынында фотосурәте “Мактау тактасы”ннан төшмәгән. Квартал саен премияләр тапшырганнар. Җирле басмаларның беренче битендәге төп герой да ул булган. Хәтта аны этләр дә тешләмәгән, кортлар да чакмаган, талпаннар да кадалмаган.

Шулай да көннәрдән бер көнне ул ачык канализация коесына егылып төшкән. Анда да катыга түгел, ә йоклап яткан исерек сантехник өстенә туры килгән. Сантехникны коткаруы өчен  аңа коммуналь хуҗалык җитәкчеләре акчалата  бүләк тапшырганнар.

Бу кадәр игътибар һәм бүләкләрдән туйган Кукушкин байлыкларын уңга-сулга тарата башлаган.

“Лада”ларын балалар һәм картлар йортларына тапшырган. Келәм, йорт кирәк-яракларын күршеләренә тараткан. Хәтта аның йорты каршыннан узып баручылар да  бүләкле  булган.  Йортында әйберләр азайганнан-азайган саен, күңелендә иркенлек тоя барган. Бераздан ул бар байлыгыннан котылып, буп-буш өй эчендә утырып калган. Күңелендә җиңеллек, рәхәтлек ди. Соңгы урындыгын мичкә бәреп сындырып, утын итеп ягарга булган. Урындык ватылган, ә мичнең сылаган урыныннан кемнәрдер яшереп куйган бриллиантлар килеп чыккан...

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: