Кузьмин иске диванында аунап ята иде. Кинәт:
– Күпме аунарга була? Иртәнге аш күптән әзер бит! Нигә көттерәсең? – дигән тавыш ишетте. Ул, язын түбәгә җыелган карны алып аткан кебек, йокыдан арынып, тапочкаларын киде һәм кухняга таба атлады. Анда буш алюмин кәстрүл һәм ачтан үлгән тараканнардан башка әйбер тапмады.
– Син ашыйсыңмы, юкмы? – диде теге тавыш кайдандыр өстән.
– Бернинди тынычлык юк, – дип зарланды Кузьмин.
Ул каршы әйтеп торырга теләмичә кире диванына барып ятты. Ләкин аны йокы алмады.
– Нигә утны сүндермисең? Бу айда 900 сумлык ут янган! – диде тавыш.
– Башка алай итмәм, – дип, Кузьмин утны сүндереп килде.
– Инде йөз тапкыр ышандырдың бит инде! – диде тавыш.
– Алай итмәм дигәч, итмәм.
– Тукран тәүбәсе!
– Тукта, кем әле син мине өйрәтергә? Мин бу айда 400 сумлык кына ут яндырдым.
– Менә, шәп булган!
Кузьминга мактау ошап китте. Ул йокысыннан тәмам арынып, бүлмә буйлап йөренә, физик күнекмәгә охшаш хәрәкәтләр ясый башлады.
– Тагын исерек! Эш хакыңны кая куйдың, кабахәт! Иртәгә үк аерылышырга гариза язам! – диде теге тавыш. – Нигә җавап бирмисең?!
– Нәрсә өчен? – дип куйды Кузьмин.
– Ничек “нәрсә өчен”?! Намусың юк синең, Николай!
– Нишләп мин сиңа Николай булыйм!
– Ә син кем соң?!
– “Кемсимә”нең кече улы, җен! – дип кычкырды Николай юка дивар аша ишетелгән тавыш иясенә.
Аңа ирекле булу шундый рәхәт иде. Андый татлы ирекне бары тик буйдак кеше генә кичерә ала.
Фото: Мунир ВАФИН