Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
25 июнь , 23:44

Марат КӘБИРОВ. Түрәләргә тимәгез!

Безнең халыкта түрәләргә карата тискәре мөнәсәбәт яшәп килә.

Марат КӘБИРОВ. Түрәләргә тимәгез!
Марат КӘБИРОВ. Түрәләргә тимәгез!

Безнең халыкта түрәләргә карата тискәре мөнәсәбәт яшәп килә. Аларны хакка да нахакка да сүгәбез, рәнҗетәбез. Авылдагы бер дус егетем — фермер — чучка карый. Аның дүрт төркем чучкасы, Һәр чучкасының кушаматы бар. Менә мин аның белеменнән көнләшеп тә куям. Сәясәттә шул тиклем тирән йөзеп була икән. Аның бер төркеме  хөкүмәт, икенчесе — республика, өченчесе район администрациясе. Һәр чучкасын исем-отчествосы  белән атый. Дүртенче төркемдә — иткә җибәрәсе дуңгызлар. Ансын “депутатлар палатасы” дип йөртә.

Элек мин дә түрәләрне аңламый идем. Чучка карамадым каравын... Менә Гали дус бар минем. Район хуҗасы. Ну председательләрнең җанын ала инде, малай. Аның бүлмәсеннән чыккан колхоз рәисен үзеңә күрергә кирәк. Менә мин берәүне күрдем. Пеләшенә кадәр зәңгәр төскә кергән. Колак артындагы ике-өч бөртек чәче үрә баскан. Күзе шешә төбе шикелле. Борыны асылынып төшкән, авызы чалшайган. Мин аны башта иноплонетян-фәләндер дигән идем. Иноплонетян түгел, «Алга» колхозы председателе икән.

Секретарь кыз графиннан су салып бирде. Әммә теге рәис, барыбер, эчә алмады. Авызына туры китерәлми.

Ә Гали Галиеч колхозга киләсе булса... Ул килүгә бөтен нәрсә тәртиптә булырга тиеш. Аш-су хәзерләнә, мунча ягыла, гүзәл ханымнар... Ул телефоннан сөйләшкәндә үк кисәтеп куя:

— Чабаклар булсын!

Гали дусның холкын белгән председатель чабак таба инде. Аның теләген канәгатьләндерергә кирәк. Ул бит сүгенгәндә дә үзенчә сүгенә. Гади кеше кебек «анаңны!» дими, «хатыныңны!..» — ди.

Яңа эшли башлаган бер яшь председатель моның «чабаклар» дигән сүзен турыга аңлаган. Берничә кешесен балыкка җибәргән. Но чабак эләкмәгән. Гел карп тотканнар. Ну түрә килгән инде. Ашаган-эчкән, сораган:

— Чабаклар  бармы?

— Карп кына эләкте шул...

— Ярый, үзең чабак булырсың. Чишен!

— Нигә?..

— Жарить итәм.

 “Жарить итүен” итмәгән инде. Но кайтып киткәнче: «Балык булып кычкыр!» — дип җанын алган. Һәм тәки кычкырткан.

Но моны район башлыгы оҗмахта  яши икән дип аңларга ярамый. Чөнки зур түрәдән зуррак түрә  була.

Бер көнне Гали дусның өенә кердем. Кердем дә катып калдым. Менә моны да үзеңә күрергә кирәк. Теге үзе дә зәңгәр төскә кергән, борыны түбән салынган, чәче үргә караган. Яңаклары буйлап яшь ага. Тезләнеп хатыны артыннан ияреп йөри.

— Җаным, зинһар Һәлак итмә. Коткар, җаным, выручай...

Хатыны чибәр аның. Мин башта мәхәббәтен шулай белдерә    икән бу,  дип уйлаган идем. Сәбәбен соңыннан гына белдем. Үзе әйтте:

— Башкаладан килергә тиешләр иде. Бер чабагыбыз чирләп китте.

Дөресен әйтергә кирәк, мин моны башта аңламадым. Шуңа күрә ахмак сорау бирдем:

— Хатыныгыз балыкчы мени?

Шуннан соң гына белдем, “чабак” ул балык түгел икән...

— Нигә күрше районнан алып торыгыз, — дигән булдым.

Гали дус шунда балкып китте, шатлык мичкәсенә әйләнде:

— Вәт бу идея!

Тик бу идея өчен дә үкенергә туры килде. Башкала кунакларының берсе теге ”чабак”ны таныган. Ул күрше район чабаганың коерыгында миңе бар икән.

Мин түрә кешегә рюмка күтәрә белү дә җитәдер дип уйлый идем. Җитми икән.

— Җитәкче җитез, көчле һәм акыллы булырга тиеш, — ди Гали дус. Үзе спорт белән шөгыльләнә.

Җитезлек нигә кирәк ансы аңлашыла. Ә менә көч ни пычагыма икән? Гали дус ансын да төшендерде. Зур кунаклар килә. Ауга чыгалар. Алар болан атарга тели. Менә монда инде проблема килеп чыга. Я кунаклар яхшы аучы булырга , я болан тегеләрнең атканын көтеп торырга тиеш. Мәсьәләне җиңел хәл иткәннәр. Ил хуҗалары болан атканда, район хуҗалары ул боланның мөгезеннән тотып тора икән. Менә шуның өчен район җитәкчесе көчле булырга тиеш икән. Монсын аңлатты Гали дус. Тик түрәгә акыл нигә кирәген генә әйтәлмәде.

Ә җитезлек кирәк! Шул җитезлеге аркасында ул... Баштан сөйлим әле. Район үзәгендә сугыш батырына һәйкәл ачтылар. Тантанага бер зур җитәкче дә килде. Бик көчле, бик ачы җил исә.  Но халык күп җыелган. Менә кунакка сүз бирделәр. Ул уч төбендәй генә кәгазь кисәгенә карап сөйли башлады:

— Кадерле ватандашлар! Батырлык җирдә ятып калмый...

Нәкъ шул вакытта кулындагы кәгазен җил очыртып алып китте. Ул ык-мык итеп, ни әйтергә, ни кылырга белми катып калды. Халык авызын каплап көлә башлады. Батыр сугышчы һәйкәленең авоматы төшеп китте. Район хуҗасы, Гали дус, теге кәгазь артыннан ташланды. Ул йөгерә, кәгазь оча, кәгазь оча, ул йөгерә. Инде тоттым дигәндә, ябылмый калган канализация чокырына төшеп китте. Анда озак тормады. чыгып юлын дәвам итте. Җил бер мәлгә тынып калды. Кәгазь җиргә төште. Район хуҗасы аны күкрәге белән каплады.

Менә шул хәлдән соң Гали дуска «За отвагу» дигән медаль бирделәр.

Зур түрә булулары җиңел түгел ул. Шуңа күрә тиргәмик аларны, рәнҗетмик. Этләребезгә, чучкаларыбызга алар исемен кушмыйк.

Кабатлап әйтәм, алай кимсетмик түрәләрне…

Маллар жалкы.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: