Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
15 Май , 23:17

Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА. Авылым мәзәкләре

 Кызыбыз Айсылуга дошман самолётлары булып күренүче кукурузниклар басуларга ашлама сиптерәләр иде.

Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА.  Авылым мәзәкләре
Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА. Авылым мәзәкләре

Авылда – немецлар!

 

Яз көне, май бәйрәмнәре алдыннан көн дә телевизорда Җиңү көненә багышланган кинолар, тапшырулар бара. Совет чорында бүгенге кебек  әллә ничә канал карау юк бит, шул бер каналда ни күрсәтәләр – барыбыз да бергә карыйбыз, әлбәттә, кечкенә  кызларыбыз да безнең белән тамаша кыла. Айсылуның 4-5 яшьлек чагы. Беркөнне ул матур итеп киенеп, урамга уйнарга чыгып китте, күп тә узмады, йөгереп кереп тә җитте. Үзе керешли үк кычкыра: “Әни, качыгыз, авылда немецлар”, – ди. “Ярый әле мине күрмәделәр, чөнки мин койма буена ятып качып калдым”, – ди. Карасам... Гел чиста йөргән, пычракка бер дә кермәгән кызыбызның өстеннән ләм агып тора, ул вакыт сукмаклар төшсә дә, койма буйлары кипмәгән иде шул. Ә тышта.... Авыл өстеннән очып, кызыбыз Айсылуга дошман самолётлары булып күренүче кукурузниклар, басуларга ашлама сиптерәләр иде.

 

Чапаевка сәлам!

 

Элек, хәзерге кебек видеомагнитофоннар, видеолар булмаса да, мәктәпләргә, укучыларга күрсәтергә, диафильмнар, кинофильмнар китерәләр иде. Бервакыт укытучы Фәнүзә түбән сыйныф укучыларына Чапаев турында кинофильм күрсәтергә булган, аңа зуррак сыйныфтан Илдус булышып торган. Карап беткәч, Фәнүзә сорый икән: “Күрдегезме, белдегезме инде Чапаев турында?”, дип. Укучылар, әлбәттә, “әйе “, диешкәннәр.

Ә Илдус: “Ярый, Чапаевны менә күрдегез, таныйсыз, күргәндә аның белән исәнләшеп йөрегез!” – дип түбән сыйныф укучыларына акыл да биргән.

 

 

Әби бала табамы?

 

Беренче сыйныф укучыларына укытучы Камырбатыр әкиятен укый икән. “Борын-борын заманда әби белән бабай яшәгән, аларның балалары булмаган...” Шул урынга җиткәч, алгы партада утырган, 6 яшьтән укырга кергән Элина: “Ииии, апа, нишләп әби белән бабайның баласы булсын инде", дип укытучыны бүлдергән. Бу сүзләр тәҗрибәле укытучыны да уйга салган.

Автор фотосы.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: