Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
5 Май , 09:25

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәнгать корбан сорый. Юмореска

Әдәпле сөйләшергә өйрәнергә кирәк иде. Спектакль уңышлы чыкса, башка пьесалардан да җитдирәк роль биреп куюлары бар иде Гайнетдингә. Аннары авторитет, автографлар...

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәнгать корбан сорый. Юмореска
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәнгать корбан сорый. Юмореска

Иске Көек авылы клубы мөдире Хәмәтгәрәй кичен озын

чыбыркысын сөйрәп эштән кайтып килүче колхозның сарык

көтүчесе Гайнетдин абзыйны туктатты.

– Гайнетдин абзый, – диде ул, хәл-әхвәл сорашкач, – сиңа

бик конфиденциаль сүз бар бит әле.

– Сүлә, энем, тартынма, любой вопроска ответ тота алам.

– Бер атнадан без клубта Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»

спектаклен куябыз, сине дә анда уйнарга чакырырга булдык.

– Ну, энекәш, әйттең сүз, мин бит элгәре шул Октябрь бәй-

рәмнәрендә өстәл артында гына бераз мөгрәгән була идем, башка

сәләт юк, хәзер әнә мөгрәрлек бәйрәм дә бетте.

– Монда сәләт кирәкми, Гайнетдин абзый, син спектакль ахы-

рында халык төркеме белән чыгып, бераз тавышланып торырга

кирәк. Авылда юньле-рәтле өч-дүрт кеше таптым, әмма массовка-

га башка кеше бетте.

– Шулаен ул шулай да, минем бер эскием бар бит әле,

Хәмәтгәрәй.

– Нинди эски ул?

– Утыз ел буе сарык көтүе белән сөйләшеп тел бозылды бит

минем, өч-дүрт әйбәт сүзгә бер тәүфыйксыз сүз кыстырам.

Сарыкка башкача ничек дәшәсең. Сәхнәдә дә шул сүз ычкынмас-

мы, дим.

– Ә син халыкка ияреп чыгарсың да дәшмәссең.

Шул көннән башлап, Гайнетдин абзыйның төн йокысы качты.

Ничек сәхнәгә чыгасын, үзен ничек тотасын уйлап хәсрәтләнә

башлады. Спектакль көне якынайган саен, күңел урыныннан куз-

гала. Күз алдына халык белән тулы тамаша залы, алда корсагын

киереп утырган колхоз рәисе, мәктәп директоры, авылның башка

дәрәҗәле кешеләре килә. Ничек тә сынатмаска кирәк иде, йөзгә

кызыллык китермәскә иде дип уйлый. Артистлар хәлен аңлый

башлады көтүче.

Сарыкларга карата да мөнәсәбәте үзгәрде. Ул аларга ягымлы

дәшә. Арадан чыгып уҗымга юл тотучыларга, тигәнәк арасына

керүчеләргә дә эндәш сүз тапты.

– Әфәндем, сез ялгыш юлга киттегез.

– Бөдрә ханым, бүген уҗымга бармый торыйк, яме.

Әдәпле сөйләшергә өйрәнергә кирәк иде. Спектакль уңышлы

чыкса, башка пьесалардан да җитдирәк роль биреп куюлары бар

иде Гайнетдингә. Аннары авторитет, автографлар...

Хатыны Гайшә түти чыдамады, иренең өзгәләнүләнә карап

киңәш бирде.

– Син, Гайнетдин, әллә сәхнәгә чыгар алдыннан берәрне

тотып куясыңмы, шунсыз кыюлыгың җитмәс, ахры.

Шулай итеп, Гайнетдин клубка барыр алдыннан, ике күзгә

икәү булсын дип, ике рюмканы каплап куйды.

...Спектакльнең ахыры якынлашты. Исмәгыйль Хәлилне атып

үтерде. Сәхнә артына җыелган массовка – халык берьюлы

тавышланып алгы планга чыкты:

– Бу нинди хәл?

– Ярлы егет дигәч тә...

Халык төркеме белән Гайнетдин дә йөгереп чыкты. Чыга

чыгышка «үлгән» Хәлилгә аяк очы белән төртәм дигән иде, янәсе,

ничек үлгән бу? «Үлгән» Хәлил ыңгырашып куйды.

– Кем үтергән моны, фәлән-фәсмәтән!

Пәрдәне тизрәк ябарга ашыктылар.

– Их, Гайнедин абзый, әнә шул соңгы сүзеңне генә әйтмә-

сәң, – диде клуб мөдире, шулай ук режиссер Хәмәтгәрәй, – шул

соңгы сүзеңне генә өстәмәсәң…

– Уйламаган җирдән килеп чыкты, анасын корт чаккыры, –

диде Гайнетдин.

Вакыйга моның белән генә тәмам булмады. Хәлил булып уйна-

ган тракторчы Шакирның хатыны иренә типкәнне күреп торган

икән, чырылдап кычкырып җибәрде:

– Колхоз сарыгын урлап суйган нәрсә, ирне имгәтәсең бит,

имгәтсәң, аяксыз-кулсыз биш бала белән кая барыйм?

Икенче көнне Гайнетдин абзыйны участок инспекторы Зөфәр

чакыртып алды. Сәбәбе бар иде, чөнки моннан алда гына Зөфәрне

эчке эшләр бүлеге начальнигы чакырып:

– Колхоз милегенә кул сузу факты ћәм бурны тоту хакында

показателебез юк. Ә югарыдагылар бездән шуны таләп итә, –

дигән иде.

– Гайнетдин абзый, – диде сержант, каракны тоту ћәм бу

хакта начальникка рапорт бирү рәхәтен күз алдына китереп, –

синең сарык урлавың хакында сигнал булды бит әле.

– Үземә дип бәрән дә алган юк. Ихатамда җиде сарык бар.

– «Нива» машинасына салганыңны Шакир хатыны күргән.

– Колхоз рәисе кушкач, салган идем шул.

Участковый колхоз рәисе янына китте. Алар ничек сөйләш-

кәннәрдер, кем белә, соңыннан рәис Гайнетдинне чакыртты.

– Гайнетдин, булган хәл булган, буявы уңган дигәндәй, теге

сарыкны әйтәм, хәтерлисеңдер, син учак кайнатып тордың, без

теге Наилә белән... Вообщем, син сарыкны үз өстеңә ал инде,

дөресен сөйләсәң тирәнгә китә, семья бар, сиңа әйбәт характе-

ристика бирербез. Штраф салган булырлар, премия белән кап-

ларбыз.

Бер атнадан Гайнетдин уйнаган сәхнәдә иптәшләр суды булды.

Колхоз милкенә кул сузган өчен Гайнетдингә 150 сум штраф сал-

дылар. Икенче көнне колхоз рәисе аңа өч йөз сумлык премия

язып бирде. Ә спектакльгә барудан туктады безнең көтүче, клуб-

ны урап үтә ул хәзер. Сәнгать корбан таләп итә, диләр бит.

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәнгать корбан сорый. Юмореска
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәнгать корбан сорый. Юмореска
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: