Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 апрель , 10:10

Әгъдәл НИЗАЕВ. Крем бәласе

“Тулпар”ның якын дусты, нәфис телле журналист, төртмә телле сатира-юмор остасы Әгъдәл НИЗАЕВның тууына 15 апрель 87  ел тулды.

Әгъдәл НИЗАЕВ. Крем бәласе
Әгъдәл НИЗАЕВ. Крем бәласе

Кызымны Уфага озатырга дип, район үзәгендәге автовокзалга баргач, күптәнге бер танышымны очраттым. Ул  авылдан зур сумка күтәреп килгән иде.

– Кая таба юл тоттың мондый салкын буранлы көнне? Өеңдә хатының белән чәй эчеп, серләшеп кенә утырсаң булмыймыни? –дидем, исәнләшкәндә кулын кысып.

– Утырырсың серләшеп хәзер хатыннар белән, чак кына кыек бастыңмы, я ялгыш ярамаган сүз әйттеңме, өйдә бүгенгедән дә каты буран чыга. Кая керер тишек табалмыйсың, – диде, йөзен читкә борып, Хәлимҗан.

Мин аны бу якларга эшкә килгәннән бирле, авылында ферма мөдире булып йөргән чагыннан ук беләм. Эшен бик яхшы башкара иде ул. Әмма салгалап йөрергә дә яратты. Ныклап эчә башласа, вазыйфасыннан куалар. Фермада хәлләр мөшкелләнсә, яңадан чакырып алалар да мөдир итеп куялар. Баштарак бик яхшы эшли.Тора-бара тагын хәмер белән дуслаша. Тиргәп тә, көйләп тә карыйлар,  тәрбия уңай тәэсир итми. Штраф чәпәү дә нәтиҗә бирмәде. Олыгаеп, пенсиягә чыкса да, бәйрәмнәрдә, табыннарда алдына килгәнен күршеләренә бирми. Өлешенә тигәне аныкы була. Ә менә соңгы вакытта  тагын күбрәк “төшерә” башлады. Тездән аста аяклары, кайвакыт биле дә  сызлаштыра. Тынычландырырга бернинди дә чара табалмый. Ара-тирә шул “тән җылыткычны” чама белән генә бераз салып алса, сызлаулар ничектер йомшарган кебек була да яңадан башлана.

Шул хакта озак кына сөйләшеп тордык. Кызым автобуска утырып китеп барды. Хәлимҗанны алып китәргә тиешле автобус килеренә шактый гына вакыт бар әле. Мин үземчә аңа киңәшләремне бирә башлаган идем, ул, кулын  селтәп, башын читкә борды.

– Кирәкми, замандашкаем, синең шул киңәшләреңне тотып мин шушы хәлгә калдым да инде, – диде йөзен җыерып.

– Бәй, ничек, инде минем киңәшемнең дә зыяны тидемени? – дидем.

– Шулайрак килеп чыкты шул, – дип мыгырданды ул борыны аша. – Синең китабыңны алып, теге “Софья” дигән крем турында укыдым да аптекага йөгердем. Алдым бер савыт. Куен кесәсенә тыктым. Акча артып калды. Ирләрнең кесәсенә әз-мәз акча эләксә дә, әтәч булып кычкыра башлый бит, каһәрең. Калган акчага ике савыт борычлы спирт алдым да киемемнең төрле урыннарына  яшердем. Хатын берсен табып алса да, икенчесен эзләми ул. Ансын электән беләм. Аптекадан чыккач та, бина артына яшеренеп, берсен “капладым”. Ару гына булды, рәхмәт төшкере, буыннарга җылылык йөгерде. Күңел күтәрелде. Күзләр ачылды.

Борычлы спирт тәэсире йөзгә шактый гына чыккан ахры. Хатын моны өйгә килеп керү белән сизде.

– Һаман эчүеңне ташламыйсың, инде олыгайдык бит,-– дип озак кына “эшкәртте”.

Мин ни, ишетеп торсам да, үзем теге икенче “фанфурик” турында уйлыйм. Ничек тә хатынга белдертмичә түңкәрергә кирәк, менә монысы – проблема. Хатын тиргәнеп калды, мин бәдрәфкә генә дип, чыгып йөгердем. Ничек тә төбенә төшәргә кирәк. Белмәссең, кесәләрне караса, табуы бар. Булды, икенчесе дә бушады.

Күбрәк булган, ныграк исергәнмен. Өйгә кергәч, “Сарман” көенә җыр башлап җибәрүемне сизми дә калдым. Иблис котырткандыр, күрәсең. Шулчак кинәт кенә аяклар, бил сызлавы көчәйгән сыман булды. Теге исерткечтәндер инде. Моңарчы бер дә алай түгел иде.

Шунда, баш иләс-миләсрәк булса да, аптекадан алган “Софья” кремы искә төште. Бер-ике мәртәбә “Софья” сүзен кабатлаган хәтердә. “Шуны алып бир, мин аны нитәм”, – дип карыйм. – Чыдап булмый, буыннар авырта. Нитәргә иде”. Аңламагач аңламый бит хатын. Миңа нидер тотып килә: “Ул нинди Сафия тагын? Мин яшь чакта ук  сөяркәләреңнән  йөдәгән”, – дип, башка менәрдәй булып якынлаша. Мин аңлатырга тырышып карыйм: “Ул миңа нитәргә генә кирәк. Бүтән бернигә дә түгел. Аякларга нитәргә генә”, – дип әйтергә телим. Ләкин тел әйләнеп бетми. Бу тавыш ничек тәмамланганын ачык кына әйталмыйм. Иртәнгә кадәр бер дә уянмыйча йоклаганмын. Көнләшә торган хатын белән тыныч яшәп булмый икән, малай. Баш эшли башлагач, аңладым шуны.

“Төн буе миннән Сафия исемле хатын таптырдың. Гомер буе башымнан көлеп, чит хатын-кыз белән буталдың. Әйткәнемне тыңламадың, әле һаман да  ярамыйм икән, Сафияң белән үзең теләсәң ничек яшә, хәшәрәт!” – диде дә төянеп чыгып китте. Балалар янынадыр, мөгаен.

“Софья”ның буыннар сызлавын баса торган крем икәнен аңлаталмагач, нишлим соң? Хәзер җае чыкканда бер-ике рюмка салгалыйм, замандаш, тик читкә бик артык йөреп булмый. Әле шәһәргә балалар янына китеп барам. Хатынны ничек тә көйләп алып кайтырга кирәк. Менә кремны да алып барам, күрсәтергә, – диде Хәлимҗан кесәсеннән бер савыт чыгарып. – Синең даруың артыннан аптекага кереп, бер уңайдан спирт та алмасам, болай килеп чыкмый иде, каһәрең. Әнә автобус килде. Моннан соң башкачарак итеп яз, аңлашылырлык итеп.

Ул ашыгып автобуска кереп утырды да тәрәзә аша миңа кул болгады. “Я, хуш иттек. Сау гына булып тор!” – дигән сүзедер инде.

 

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: