Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
18 март , 12:59

Камил ФАЗЛЫЙ. Йола. Сатирик хикәя

Өч урам аша гына яшәүче Иван дәдәй үзенең җиде бозау бозаулаган сыерын безнең үгезгә алыштырырга ризалык бирде.

Камил ФАЗЛЫЙ. Йола. Сатирик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Йола. Сатирик хикәя

Мал-туар белән алыш-биреш итешү борынгыдан килгән гадәт.

Нәсел яңарту ниятенән чыгып, кышлаган үгезебезне, бераз хак өстәп, сыер малына алыштырырга дип хатыным белән карар кылдык. Авылыбыз зур, ниятебез тормышка ашарга диеш. Безнең төбәктә дистәләгән милләт вәкилләре яши. Бер ихатада ат үрчетәләр, икенчесендә – чучка, өченчесендә – кәҗә, сарык малы.

Хәбәрне авылга таратырга өлгермәдек, өч урам аша гына яшәүче Иван дәдәй үзенең җиде бозау бозаулаган сыерын безнең үгезгә алыштырырга ризалык бирде. Ни өчен дисәң, карт малның итен ашказанына эшкәртү авыр икән. Өстәвенә, Иван дәдәй үзләрен ничәмә еллар буена сөт-май белән туендырып килүче малкайны чалырга кулым тартмый, ди.

Тәүдә ул хатыны Матрена Тимофеевнаны ияртеп, безнең үгезне килеп күрде. Җентекләп энә күзенән үткәрделәр. Иван дәдәй малкайның муенын капшады, сыртына бармакларын батырып, симезлеген тикшерде, учын йомарлап әле бер, әле икенче җирен кыскалап карады да:

– Йә карчык, ни диярсең? Үгез яхшы күренә, алышабызмы? – дип сорады. Картының сүзеннән беркайчан да чыкмый торган Матрена Тимофеевна:

– Хуҗалар яхшы тәрбияләгән, алышырга була, – дип, ризалык белдереп баш какты. Аннан соң кунакларны өйгә алып, чәйләп-мәйләп утырдык. Без хатыным белән үз чиратыбызда үгезне мактап, яңа хуҗаларга тәмле ризык булсын дип, ата-бабанан калган гадәт буенча амин тотып, битебезне сыпырып куйдык. Иван дәдәй белән бичәсе дә, бисмилланы безнеңчә белмәсәләр дә, “спасибо” әйтеп, нәкъ безнең шикелле куш учлап битләрен сыпыргандай иттеләр. Чәйдән соң кабат бергәләшеп абзарга чыктык. Йола кушканча, мин үгезнең өстенә ак сөлге салдым һәм мөгезенә бәйләгән аркан очын яңа хуҗаларына тоттырып, ак юл теләп, капкадан чыгарышып озатып калдым.

Икенче көнне, сигез яшьлек улымны да ияртеп, хәләлем белән сыер артыннан киттек. Хуҗалар нәкъ без кыланганны кыландылар: ачык йөз белән каршылап, туры сарайга алып керделәр. Булачак сыерыбызны күргәч, тел шартлаттык. Гәүдәгә зур икән, имчәкләре өлгергән балан тәлгәшләре шикелле тулышып салынып торалар. Хәләлемнең дә, үземнең дә күңелемә сыер хуш килде. Хәтта хуҗасы хакны арттырыбрак сораган хәлдә дә, малны кулдан ычкындырырга исәп юк. Әмма хуҗалар башта сөйләшкән хактан артыгын сорамадылар, биргәненә шөкер кылып, өйгә чакырдылар. Өстәл артында чәйләп-мәйләп утырдык.

– Сөт түгел, каймак саварсыз, – диде Матрена Тимофеевна. – Ышанмасагыз, әнә Изге Мария анакайдан сорагыз, – дип, стенадагы иконага ымлап чукынып алды.

– Кул артыгыз җиңел булсын инде, – дип, Иван дәдәй бичәмне дә, үземне дә маңгай һәм кулбашларыбызга төртә-төртә чукындырырга кереште. Өстәл артыннан торып утарга чыккач, Иван дәдәй кабат безне һәм безгә карап мөгезен баганага ышкып торган ала сыерны чукындырып куйды:

– Субботка, бу кешеләр әйбәт, сөтеңне кызганма, – диде. Аннан соң безгә мөрәҗәгать итеп:

– Безнең халыкның да үз йоласы бар. Мал бавын тотар алдыннан үзегезгә дә чукынып алырга кирәк. Шулай итсәгез, сыерыгыз ике сыер сөтен бирер, – диде. Мин дә, хәләлем дә ни эшләргә белмичә аптырап торганда, улым ярдәмгә килде:

– Мин чукынам, Иван дәдәйнең күңеле булсын, – дип, кулымнан сыер бавын тартып алды да, чукынырга тотынды.

Кайткан чакта улым безнең кайсы дингә каравыбызны төпченә.

– Әле генә чукындык бит, димәк, христиан, – мәйтәм, көлеп.

– Шаяртма, – ди улым. – Без христиан түгел. Чөнки Иван дәдәй шикелле түшебезгә тәре асып йөрмибез. Без иудей, әйеме?

– Кайдан ишеттең ул ят сүзне?

– Синнән. Әни белән талаша башласаң, һәрчак “Иуда!” дип кычкырасың лабаса.

– Юк, – мәйтәм, – без – мөселманнар.

Хатыным да сүземде җөпләп дәвам итте:

– Чынлап та, ул чукындырылган сыерны саву әллә ничек бит әле. Үзебезнең дингә күчерергә кирәк. Теге элекке партком секретары Гайнәви Коръән укып мулла кыяфәте чыгарып йөри дә инде. Дога укытыйк үзеннән. Шунда берьюлы исемен дә мөселман исеменә алыштырыр.

Хатын-кыз чыгымлаган сыер белән бер бит ул. Бер “ярты” бәрәбәренә Гайнәвине чакырып, малкайны мөселман диненә күчердек. Хәзер «Субботка» дип түгел, “Сания” дип чакырабыз үзен. Аңлап тора, чукынмыш.

Сыердан уңдык. Иш янына куш кирәк дигәндәй, тегендә-монда чабар өчен кулдан машина сатып алдык. “Беда” исемле. “Сталин эшләтеп чыгарган, – диде хуҗасы – сиксән яшьлек чуваш бабае. – Илле ел утырып чаптым, илле машина белән бәрелештем, иллесе дә ямшәйде, ә минекенең бер генә ямшәйгән җире дә юк. Исеме генә кителеп төште: элек “Победа” иде”, – ди.

– Исеме җисеменә туры килә икән, – мәйтәм. – Илле тапкыр бәрелеп тә нишләп соң ул ватылмаган?

– Хикмәте арт тәрәзәдә, – диде карт, ишарәләп. Карасам, арткы пыялага карчыга зурлык тәре рәсеме төшерелгән һәм астына «Береженого Бог бережет» дигән язу беркетелгән. Менә бит диннең көче нинди тылсымга ия! Саткан чакта да карт машинасын изге максаттан чыгып фараларына төртә-төртә, чукындырып сатты.

Җилдереп кенә өйгә кайтып кердем. Шатлыгымның чиге юк. Ләкин әлеге дә баягы, кәкре шайтан таягы, кәефне хатын бозды.

– Чукындырылган машинага утырып чукынырга уйлыйсыңмыни? – ди.

Күз ачып йомган арада тәрене куптарып, пумала белән ярымай төшереп куймасынмы! Урысча сүзләрне бетереп, үзебезчә “Сакланганны Алла саклар” дип әвеш-тәвеш китереп язып та куйды.

– Бар, хәзер үк партком... әй лә… мулла Гайнәвине чакыр. Машинага Коръән укысын, – ди. Шушы мәлдә аның тезбашы төтен торбасына төртелде, капрон оегы ертылды:

– Монысы нәрсә тагы? Әллә машинаң ир-ат җенесеннәнме? Ул җирен дә сөннәткә бир, булгач, мөселманча булсын.

Мин ни, белгәнемчә төтен торбасының вазыйфасын аңлатып карыйм да бит, хатын аңларга теләми – үз туксаны – туксан. Гайнәвине алып килеп, машина алдына ак җәймә җәеп, Коръән укытырга туры килде. “Аллаһы Тәгаләбезгә, Ленинга, партиябызга ошбу машинаны тудырган өчен олы рәхмәтлебез...”, – дип башлап җибәрде ул Коръән сүрәсен. Берьюлы төтен торбасын да хатын боерыгы белән сөннәтләп бирде, ягъни тимер пычкы белән ару гына өлешен кисеп төшерде. Хәзер машина түгел – вертолет, берәр җиргә бара башласак, колак эченә бөке тыгып утырабыз.

Хатын әйтә:

– Авыл башында яшәүче күптән түгел күченеп килгән Баптист ата казын күркәгә алыштыра икән, әллә барып сөйләшәсеңме? – ди. – Юкса, ана казыбыз әтәч астына керергә чамалап кына тора.

Киттем Баптистка.

Итагатьле, сүз тыңлаучан икән, минутында риза булды:

– Хәзер үк алып китәсеңме? – ди.

– Хәзер үк, – мәйтәм.

– Ул чакта йоласын үтәп бирим инде, – ди.

– Үтә, – мәйтәм. – Йоласын үтәсәң, мал игелекле була, диләр.

Баптист озак көттермәде. Казны кулыма тоттырды да, чөйдә асылынып торган озын каеш чыбыркыны тартып алды һәм, һич көтмәгәндә, тиктомалга, тотынды, мин сиңа әйтим, “кычыткан җирләремне каезларга”. Суярга яткырган чучка шикелле бакырам, малай. Ярый капка ачык иде, чак чыгып котылдым. Артымнан, көлә-көлә кычкырып, чыбыркысын һавада шартлатып калды:

– Син, – ди, – гаепли күрмә тагы. Безнең йолабыз шулай куша. Шулай иткәндә мал сиңа һәрчак игелек китерер. Иртәгә күркәне барып алам, әзерләнеп тор, – ди.

Әзерләнмимме соң! Өйгә кайтып керү белән юан имән күсәкне әзерләп куйдым. Баптист капкадан килеп керү белән өстенә күркә шикелле очып куначакмын. Әйдә, мин бирәсе күркә аңа да күп итеп игелек китерсен – көн дә бер утыруда унбиш йомырка салсын, яңа хуҗасының “кычыткан җирләренә” күсәк төшкән хәтле санап бетергесез матур-матур чебешләр чыгарсын!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Камил ФАЗЛЫЙ. Йола. Сатирик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Йола. Сатирик хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: