Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
17 март , 16:56

Зөлфәт ХӘКИМ. Конкурслар турында...

Кызыгырак ярышлар үткәрергө иде. Мәсәлән, «иң әшәке сүгенүче» конкурсы... Катнашырга теләүчеләр күп булыр иде, ай-яй...

Зөлфәт ХӘКИМ. Конкурслар турында...
Зөлфәт ХӘКИМ. Конкурслар турында...

Соңгы вакытта бездә дә төрле конкурслар үткәрелә башлады. Матурлык, нәүрүз чибәре, озын толым,  гыйффәт туташ конкурслары...

Бик әйбәт, бик матур! Ләкин барыбер оригинальлек җитеп бетми, болар әле чын шоу-программалардан бик ерак торалар.

Нишләп башка төрле кызык конкурслар оештырмаска?!

Мәсәлән, «Иң олы борынлы татар конкурсы». Чәч нәрсә ул... Борын чәчкә караганда кирәгрәк һәм затлырак.

Бик олы борынлы кешеләр бар бит. Минем күршемнең борыны моторлы көймәнең руле хәтле. Ишек ачылгач, аның фатирыннан иң элек борыны чыга, бераз вакыт узгач үзе күренә.

«Олы борын» конкурсында бик күп төрле ярышлар үткәрергә булыр иде:

1. Конкурсантларның борын размерларын үлчәү.

2. Борын төсенең (шәмәхә, кызыл, зәңгәр...) биткә килешеп торуы.

3. Матур итеп борын сеңгерү.

4. Ис сизү конкурсы.

5. Борын тишекләрен киңәйтү конкурсы. .

Әлбәттә, минем күршем җиңүчеләрнең берсе булыр иде. Аның борыны, ресторанда швейцар булып эшләгәнгә күрә, җитлеккән слива төсендә. Аның борын сеңгерүе дә дүрт баллы җир тетрәү сыман, тугыз катлы йортны дыңгырдатып ала. Исне әйбәт сизәдерме-юкмы, анысын белмим, ә менә борын тишекләрен аның шикелле киңәйтүчене күргәнем юк. Бер тишегенә кефир шешәсе сыядыр...

Тагын әллә нинди конкурслар үткәрергә була . Озын чәч конкурсы нәрсә инде ул... чәч үсә инде ул, Ходай биргәч.

Кызыгырак ярышлар үткәрергө иде. Мәсәлән, «иң әшәке сүгенүче» конкурсы... Катнашырга теләүчеләр күп булыр иде, ай-яй...

Минем белән армиядә хезмәт иткән Фәндүс шәп сүгенә Сөйләшкәндә иностранецны тыңлап утырган кебек була–сың... Беркөнне исерек килеш миңа кунакка килгән иде. Бераз кухняда утырдык. Шулкадәр каты сүгенә-тәрәзә төбендәге гөл шиңде, аквариумда дүрт балык үлде.

Күп сөиләшүче конкурсы үткәрергә иде. Депутатлар корпусы тулысынча өченче турга, финалга, чыгар иде

Күп сөиләшү дигәннән...

Бер япон әнә минутына 2000 сүз әйтә ала ди... Ул японны безнең кибеткә чиратсыз кертеп карасаң 2000 сүз түгел, икене дә әйтә алмаячак. Чиратта торучы марҗа аңа бип секунд эчендә 2000 сүз белән сүгенеп, битенә төкереп, эченә тибеп, башына банка белән сугып, мескен японны бөтенләй телсез калдырачак.

Төкерү дигәннән...

«Төкерү» конкурсын нигә үткәрмәскә... Чит илләрдә ераклыкка төкерү ярышлары үткәрәләр ләбаса. Әнә бер негр 42 метр ераклыкка төкергән ди... Ай-яй малай, ерак бит...  әллә җил уңае булды микән?.. Ул негр беренче премияне алган ди – 500 000 доллар. Хәзер инде эшләми төкереп кенә йөри ди.

Хәер, бездә дә эшләмичә генә, төкереп кенә  кенә йөреп тә баючылар бар.

Йөрү дигәннән...

«Иң кәкре аяклы татар» исемле конкурс та оештырырга була... Чын татарның аяклары кәкре булырга тиеш – бабалабыз атка атланып йөргәннәр. Кызганычка каршы, урыслашып барабыз, шул сәбәпле аякларыбыз да тураеп бара. Сакларга иде милли аякларыбызны!

Соңгы вакытта берсе төз, икенчесе кәкре аяклы кешеләрне очратырга була. Бу – кан буталудан килә. Бу – милләтара аяклар.

Милләт дигәннән...

Әйдәгез, «Чып-чын татар» дигән конкурс үткәрик!

Конкурс шартлары:

1. Конкурста катнашучылар бер-берсен яманлау буенча ярышалар.

2. Тупаслык конкурсы.

3. Урысча яхшы итеп сөйләшү конкурсы.

4. Ялагайлык конкурсы.

5. Сатлыкҗанлык конкурсы.

Бу тамашада да шактый кеше катнашыр иде. Беренче премиягә – мокыт коронасы, икенче премиягә – маңкорт дипломы, өченче урынга – Ленинның 5 томы

Чит илләрдәге конкурслар да конкурс түгел. Имеш, Америкада берәү өч тәүлек аягүрә басып торган ди... Шушымы рекорд?! Ә без гомер буе чиратларда басып торабыз! Хәтта үлгәч тә безне чират белән күмәләр. Менә монысы рекорд ичмаса!

Имеш, берәү Беринг проливын йөзеп чыккан... Нишләп йөзеп чыкмасын! Ул бит белә – йөзеп чыккач миллионер була.

Ә менә коммуналкада яшәүче безнең ил кешесенә фатир бирәбез дисәләр, ул Беринг проливын эт сигәнче йөзеп чыга һәм әле, холодильник бирмәсләрме дип кире йөзеп чыгуы да ихтимал. Хәер, Америка ягына бер чыккач, бу якка чыгын йөрмәсә дә була инде.

Дөресен генә әйткәндә, конкурслар үткәреп торасы да юктыр инде. Без бит болай да рекордлар, могҗизалары иле!

Иң озак йокламаучылар – без!

Иң озак аягүрә басып торучылар – без!

Иң әшәке сүгенүчеләр – без!

Иң күп төкерүчеләр – без!

Иң күп эчүчеләр – без!

Иң нык талашучылар – без!

Иң күп сөйләшүчеләр – без!

Иң нык кычкыручылар, сызгыручылар – без!

«Дөньяда иң кыргый ил» конкурсы оештырсалар, иманым камил, иң беренче урынны без алыр идек!

 

Фото: tatar-inform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: