Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 март , 22:27

Көлке капчыгыннан

Пенсия алгач ял итәргә карар иттем һәм аэропортка элдердем. Аэропортта ничек ял итәргә икәнен белмисезме?

Көлке капчыгыннан
Көлке капчыгыннан

* * *

Пенсия алгач ял итәргә карар иттем һәм аэропортка элдердем. Аэропортта ничек ял итәргә икәнен белмисезме?

 

* * *

– Соңгы теләгегезне әйтеге – диләр үлемгә хөкем ителгән кешегә.

– “Санта-Барбара”ны карап чыгасым килә.

 

* * *

Клиент барга керә. Аның ике кулы да сынган һәм гипста. Бармен янына килә:

– Минем кесәдән сыра өчен акча ала алмассызмы? Минем кулларым сынган...

– Әйе, әлбәттә...

– Кыен булса да эчәргә ярдәм итмәссезме?

– Әйе, әлбәттә...

Берничә стаканнан соң:

– Бәдрәфнең кайда икәнен әйтмәссезме?

– Әйе, әлбәттә, моннан берничә кварталдан соң, бензин салу станциясендә...

 

* * *

Бер әби  ашарга әзерләргә була. Ләкин плитәдән газ чыккан була һәм шартлау дулкыны аны һәм картын тәрәзә аша урамга алып ыргыта. Күршеләре “Ашыгыч ярдәм” чакырта.

– Синең белән бар да әйбәтме? – дип сорый бабай “Ашыгыч ярдәм” машинасында карчыгының елмаеп барганын күреп.

– Әйбәт, без беренче тапкыр икәү каядыр китеп барабыз бит.

 

* * *

Сез тотлыгасызмы? “Р” хәрефен әйтә алмыйсызмы? Ул вакытта сезнең өчен генә махсус дару – “иммунооцелистонатрийхлорогидрокарбрион”. Аптекалардан сорагыз!

 

* * *

– Кичә гәзиттә “Сәгать 12дә үзәк мәйданда сантыйлар җыены була” дигән белдерү биргәннәр иде.

– Ха-ха! Беркем дә килмәгәндер, мөгаен!

– Бөтен мәйдан шыгрым тулы булды!

– Ничек инде алай?

– Бөтенесе дә “кайсы сантый килер икән” дип карарга җыелган.

 

* * *

– Белмисеңме, безнең ташбака кая булды икән?

– Ишегалдында. Ул балаларга чикләвек ватыша.

 

* * *

– Сания, чәй кайда ул? Эзлим, таба алмыйм...

– Әй, шуны да белмисең. Чәй “Аптечка” кабында, анда какао банкасы, аңа “Тоз” дип язылган.

 

* * *

– Нигә сезнең фатирыгызда һәр шимбә мәче кычкыра?

– Мин аны юам...

– Мин дә юам, минеке кычкырмый бит!

– Ә син аны сыкмыйсың мәллә?

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: