Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
8 март , 22:16

Зөлфәт ХӘКИМ. Бүрек урлау

«Каракның бүреге яна», дип түгел, бәлки «Каракның  бүреге яңа», дип әйтсәк дөресрәк булыр...

Зөлфәт ХӘКИМ. Бүрек урлау
Зөлфәт ХӘКИМ. Бүрек урлау

Кеше бүрек тегеп кия башлаганнан бирле дөньяда бер гореф-гадәт яши – бүрек урлау. Бу шөгыль кайчан туган – әйтеп булмый, чөнки кеше кайчан бүрек кия башлаганны  хәтта безнең авылның тарих укытучысы Сәлмән абый да белми.

Тарих инде тәмам исбатлады: бүрек урлаучылар белән көрәшүнең мәгънәсе юк. Бүрек бар икән – аның хуҗасы булган шикелле, аны урлаучы да булырга тиеш. Бү – закон.

Хәзерге вакытта тәртип саклаучы органнарның андый вак-төяккә бик эче пошмый. Чөнки алар бу мәсьәләгә глобаль рәвештә карыйлар.

Алар үзләренчә болай анализ ясый: ярый, берәүнең бүреген урладылар ди. Берәү бүрексез калды, ә икенче бүрексез адәм бүрекле булды. Димәк, бүрек саны кимеми бит. Илдә күпме бүрек бар, шулкадәр кала. Алар бары тик бер хуҗадан икенчесенә күчеп кенә йөри. Шулай урланып йөри торгач, бүрекнең хуҗасына кире әйләнеп кайтуы да ихтимал.

Бүрек урлауның иң популяр төре – аны талап алу.

Бу күренешне, кыргыйлык белән янәшә торса да, матур һәм йомшак итеп атыйлар: «бүрек салдыру».

Кайберәүләр биш йөз тәңкәлек бүрек киеп, биш тиен дә тормаган башларын куркыныч астына куялар.

Һәркемгә мәгълүм: ияк астына суккач, бүрек атылып җиргә тәгәри. Бу ысул белән бүрек талаучылар, ягъни бүрек салдыручылар бик еш кулланалар. Каушамаска кирәк. Ияккә «манчысалар», бүрек белән бергә очарга тырышырга кирәк.

Талаучының эчке яки касыкка сугуы ихтимал. Бу очракта инде, телисеңме-юкмы, шыгырдап бөгеләсең һәм  бандит синең бүрегеңне бернинди мәшәкатьсез салдырып  ала. Монда инде шул бөгелгән позициядән талаучыга баш белән бәрергә кирәк.

Соңгы вакытта бүрекләрне бәдрәфтә чүгәләп утыручыларның башларыннан салдырып алып китәләр. Шуңа күрә хаҗәтханәләрдә бүрекне кулга тотып утыру мәслихәттер.

Бүрек өчен көрәш барганда мәңге кабатланмас бер мизгел булып ала: талаучы да, таланучы да икесе берьюлы бүреккә ябышалар. Бу мизгелдә әле бүрек беркемнеке дә түгел. Дөресрәге, бүрек инде үзенең иясенеке түгел, ләкин әле талаучыга да тәмам күчеп җитмәгән.

Бу мизгелдә гаилә корып, балалар тәрбияләп, изге һәм саваплы эшләр кылырга дип якты дәньяга килгән ике адәм өчен җиһанның гүзәллеге, яшәешнең мәгънәсе йоны кырыла, эче тирдән исләнә башлаган бер бүректә туплана

Көньякның күгендә балкучы йолдызлар гаҗәп күңелле тамашаны күрүдән мәхрүмнәр.

Бүрек өчен барган көрәшнең финалы болайрак тәмамлана. Талаучы  талаучы инде. Ул – бүрекне ничек булса да эләктерә һәм караңгылыкка омтыла. Бүректән колак каккан кеше инстинкт буенча аның артыннан чаба һәм бандит күздән югалгач кына үзене«ң стенокардия белән авырганын исенә төшереп, нитроглицерин каба.

Ул бүрекне инде бүтән кию генә түгел, күрү дә насыйп булмый. Аны милиция таба алмый. Чөнки милиция кебек зур нәрсә өчен бүрек – бик вак әйбер.

Ярый әле бүрекне баш белән бергә салдырмыйлар. Бүрекне башы-ние белән йолкыган очракта да талаучы ул башны берәр чүплеккә атып, бүрекне  генә үзендә калдырыр иде – үзендә бер баш бар бит инде. Җиткән. Нәрсәгә аңа ике баш... Ике башка бит ике бүрек кирәк. Бер бүрек урлыйсы урынга икешөрне урларга туры киләчәк.

Бүрек салдыру – бик тетрәндергеч акт. Бүрек иясе өчен аныкы булганга хаклы, ә талаучы яхшы бүреге булмаганга үзен хаклы дип саный.

Ул бүрекне нинди башны каплап йөргән һәм таланып алынгач нинди башны каплаячак – бүрек салдыру процессында бернинди дә роль уйнамый. Ә бүреккә исә барыбер. Чөнки аның җаны юк. Әгәр бүрекнең җаны булса, урлангач та хуҗасына кире очып кайтыр иде. Әгәр бүрекнең җаны булса, талаучыны тешлөр иде, тырнар иде... Юк шул. Талаучының да, таланучының да җаннары бар, ә менә шул җан ияләрен сугыштырган бүрекнең җаны юк.

 Төнге урамда, тәүлекнең шигырьләр генә язып утыра торган вакытында, меңләгән йолдызлар күзәтүе астыңда мәңгелек гармония вәгъдә итүче галәм уртасында ике җан иясе бер бүрек өчен бер-берсенең бугазына ябышалар. Моңда инде гармония дигән нәрсә бераз югалып тора. Шунысы кызык: вакыйга XX нче гасыр тәмамланганда бара.

Бүрек урларга беркайда да махсус өйрәтмиләр һәм ул тумыштан килгән сәләт тә түгел. Бүрек урларга безне  Тормыш дигән «бөек» институт өйрәтә.

Кешенең баш киемен талап алу – аны мәсхәрәләү, җәберләү, оятсыз рәвештә кимсетү, рәнҗетү һәм талаучы үзе төшеп баткан пычрак түбәнлеккә тагын берәүне сөйрәп төшерергә тырышуы.

Бу илебездәге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең бер мисалы. Монда бүрекнең, гаебе юк. Монда бүрек – бер сәбәп кенә.

«Каракның бүреге яна», диләр... Дөрес түгел. Кайбер мәкальләрне, әйтемнәрне үзгәртәсе, алыштырасы бар. Хәзерге каракның бернәрсәсе дә янмый. Кеше талаучылар, караклар бүген рәхәтләнеп яшиләр. Каракларны тота алмыйбыз, талаучылардан куркабыз.

«Каракның бүреге яна», дип түгел, бәлки «Каракның  бүреге яңа», дип әйтсәк дөресрәк булыр...

 

1990, июль

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: