Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 март , 09:18

Камил ФАЗЛЫЙ. Тапкыр җавап. Юмористик хикәя

Район семинарыннан “тәҗрибә” туплап кайткан “Әштер-өштер” фермасы савымчылары кичке савым вакытында Борхан абзыйны бөреп алдылар.

Камил ФАЗЛЫЙ. Тапкыр җавап. Юмористик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Тапкыр җавап. Юмористик хикәя

 “Әштер-өштер” савымчылык фермасы мөдире Борхан абзый савымчыларның хезмәтеннән һич кенә дә канәгать түгел. Нәкъ шул сәбәпле бүген иртәнге савымнан соң барчасын җыеп “Кызыл почмак”ка алып керде дә, кыза төшеп, эссе табада биетте:

 – Нишләп сөткә су кушасыз?! Каян чыккан исәрлек бу?! План үтим дип, хәзер дәүләткә су озатабызмыни инде?!. Ә феләкләрне, чиләкләрне кара... Хан заманыннан бирле юылмаган... Сыерларның җилемендә яртышар бидрә сөт савылмыйча торып кала! – Шунда ук ул, сүзен дәлилләү йөзеннән, барча савымчыларның күз алдында каралы-аклы Ярослав токымлы сыерның җилемен тартып сөт савып, бер калай кружка тутырып, эчеп тә җибәрде. Аннары сөткә манчылган җиз мыегын сыпырып:

 – Иртәгә район үзәгендә терлекчеләр семинары үткәрелә. Иртәнге савымнан соң  җыйнаулашып шунда барабыз һәм алдынгы савымчыларның эш ысулларын, ягъни фән телендә әйткәнчә, тәҗрибәсен өйрәнеп кайтабыз. Юкса, өскә кигән шапшак халатларыгыздан шайтан үзе торып качарлык. Бу бигрәк тә сиңа кагыла, Мәликә! Атнага бер юмасаң, хет айга бер тапкыр юып кияргә кирәк...

 – Нәрсә булган минем халатыма?! Торган саен юып киям, – Мәликә сыер сауган сөтле кулларын итәгенә ышкып сөртте дә, каударланып, Борхан абзыйның үзенә төрттерде:

 – Мине тикшергәнче, әнә, сыер тизәгенә каткан итегеңне юсаң, бәлки азрак ирләр төсе керер иде үзеңә дә!

 – Я, ярар, телеңә салынма! Кыскасы, юлга әзерләнегез!

 Семинар дигәч тә, җәмәгать, һавадан алып сөйләү түгел бит ул. Бу үтә дә мөһим чараны район җитәкчелеге үзе оештыра һәм ничек оештырырга белә. Кайсы хуҗалык эшне ырамлы алып бара, шуларга кушыла чыгыш ясау.

 Менә “Чулпы” сөтчелек фермасы мөдире Салихҗанга да өстән “иң алдынгы савымчыгыз чыгыш ясасын” дигән әмер килеп төште. Мөдир баш кашый. Ун савымчы арасында иң алдынгысы – Хөршидә түтәй. Ут өереп эшли. Җилкә кашып алырга да вакыты юк. Пөхтәлекне ярата. Чиләк-феләкләре көзге кебек ялтырап тора. Су кушмагач, ул сауган сөтнең куелыгы да каймакка тиң. Тик менә бер генә җитешсез ягы бар түтәйнең – үз эченә бикләнгән йомыкый ул. Һәр сүзен авызыннан йолкып алырга туры килә.

 – Ничава, бер-ике дәфтәр бите язып бирәм дә, шуны трибуна артына басып укыр, – дип уйлады күңеленнән мөдир.

 И-и, агай-эне, доклад язу да чикләвек ярып ашау түгел икән. Монда баш кирәк. Кулына каләм алгач, Салихҗан моны яхшы аңлады. Дөрес, башы урынында да бит, язу тәҗрибәсе юк. Гомер бакый чыбыркы шартлатып, мал-туар карап, каян язуга тәҗрибә булсын! Нәрсә хакында, ничек язарга уйлап каңгырый торгач, ул авыл китапханәсенә юлланды. Китапханәче сөткә кагылышлы китап табып биргәч, шатлыктан түбәсе түшәмгә тиде. Бер-ике генә түгел, сөт хакында биш-алты бит мәгълүмат күчереп алды һәм сөенеп шул мизгелдә үк күчереп язганын Хөршидә түтәйгә илтеп тапшырды:

  – Менә, түтәй, шушы докладны җыелган халык алдына чыгып укырсың. Укып бетергәч, чыгышым тәмам, дип, урыныңа барып утырырсың, ярыймы? Бары шул гына!

 – Тәҗрибәм юк бит. Сөйли белмим мин... – түтәй ризасызлык белдертеп керфеген аска төшерде.

– Иң алдынгы савымчы син. Тәк ышту, давай, укып сөйлә!

 “И-и, шушы Салихҗанны... Тышавы озын. Тышы гөл кебек, эче көл кебек. Миннән башка сөйләргә кеше юктыр! Син язган докладның миңа хаҗәте бер тиен!” – Эченнән шулай уйласа да, Хөршидә түтәй, карашын аска төбәп, язуны тыныч кына халат кесәсенә бөкләп салып куйды һәм кабат феләк юарга кереште.

 Ялангач корсакка каеш бау дигәндәй, кушканны төгәл үтәүче буларак, түтәй, төне буе керфек какмый докладны хәрефләп укып, таңга тиклем ятлап чыкты.

 Ә инде икенче көнне кала үзәгенә барып, трибуна артына менеп баскач, кәгазьдә язылганнарны бер тында залда утырган халыкка укып ишеттерде:

 – Сөт ул – саулыкларның сөт бирү вакытында сөт бизләре эшкәртеп чыгаручы сыекча. Табигый максаты – азык эшкәртә алмаучы яшь токымын ашатып үстерү. Хатын-кызларга кагылганда – сабыен имезү чоры. Сөттә организмның үсүе һәм ныгынуы өчен зур күләмдә файдалы матдәләр бар. Хатын пешергән угыз тәбәсе тел йотмалы тәмле була. (Соңгысын мөдир үзе өстәгән иде).

 Хөршидә түтәй дулкынланудан манма тиргә батып  кулындагы язманы көч-хәл белән укып бетереп, трибуна артыннан төшәм дигәндә генә, президиумда җыелышны алып баручы, залга карап:

 – Докладчыга сорауларыгыз бармы?– дип мөрәҗәгать итте.

 Кайлардан кайларга тиклем авылдан килеп, сорау булмыймы соң инде. Урта рәттә Борхан абзый янында утыручы Мәликә шундук кул күтәреп торып басты:

 – Тәҗрибәгез белән уртаклашсагыз иде. Сез фермагызда ни рәвешле хезмәт кыласыз?

 Менә сиңа иске авыздан яңа сүз. Әйтерсең үзе күктән төшкән. Ни рәвешле имеш... Вәт, денсез, батырырга азаплана. Ни рәвешле эшләгәнне каян белим мин? – Хөршидә түтәй кулындагы язмага текәлеп тегеләй дә, болай да актарып карады. Ләкин ни рәвешле эшләү турында Салихҗан берни дә язмаган. Ә җавап бирергә кирәк, җитмәсә, кичекмәстән, уйлап тормыйча. Нәрсә дип??? Хөршидә түтәйнең йөзе пешкән алмадай тулып кызарып чыкты һәм ул көчәнүдән шартлар дәрәҗәдә, атылган шампан бөкеседәй, бер тында әйтәсен әйтте дә салды:

 – Ничек тә, ни рәвешле, имеш... Сез ничек эшләсәгез, мин дә нәкъ шулай сез эшләгәнчә эшлим. Башкача сорау биреп җәфаламагыз мине! – дип, трибуна артыннан кабаланып төшеп китте.

 Һич кенә дә башка килмәстәй көтелмәгән мондый тапкыр җавапны ишеткәч, залда утыручы халыклар ул әйткәннән тәгәрәп ятып көлешә-көлешә озак алкышладылар үзен. Аларга кушылып президиумдагы җитәкчеләр дә кул чапты.

 ...Район семинарыннан “тәҗрибә” туплап кайткан “Әштер-өштер” фермасы савымчылары кичке савым вакытында Борхан абзыйны бөреп алдылар.        

 – Әлдә генә барганбыз әле, кызлар. Ни тиклем тәҗрибә туплап кайттык,– диде Мәликә, ферма мөдиренә карап. – “Чулпы” фермасында да нәкъ безнең кебек эшлиләр икән ич. Тик алар ни өчендер алгы сафта, без генә бер сәбәпсезгә артта сөйрәлүчеләр сафында.

 – Нигә аптырыйсың аңа! Эшебезне югарыда күрсәтә белмәүдә үзебезнең җитәкчелек кенә гаепле!– дип кушылды икенче савымчы.

 – Моннан ары тегесе юылмаган, бусы дип, тырнак астыннан кер эзләп безне мыскыл итәсе булма! – Өченче савымчы, сөтле кулларын халат итәгенә сөртә– сөртә, әллә шаяртып, әллә чынлап, хәтта, мөдирнең мыек очыннан тартты:

 – Кара аны, безнең таләпләрне мыек очыңа урап куй, онытма! – диде кистереп. Җавап йөзеннән Борхан абзый ык-мык килеп ни дип әйтергә дә белмәде...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Камил ФАЗЛЫЙ. Тапкыр җавап. Юмористик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Тапкыр җавап. Юмористик хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: