Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 февраль , 22:09

Шамил РӘХМӘТУЛЛИН. Сәхнә арты мәзәкләре

Бөтенебез дә борчылып, тамашачылар таралышкандыр инде дип килсәк, клуб тирәли бер төркем карчыклар йөгерә.

Шамил РӘХМӘТУЛЛИН. Сәхнә арты мәзәкләре
Шамил РӘХМӘТУЛЛИН. Сәхнә арты мәзәкләре

* * *

Театрның элеккеге администраторы Әхнәф Дәүләтов (без аны яратып Дәүли дип кенә йөртә идек) гастроль вакытларында клуб янында малай-шалайларны җыеп йөгерү буенча, велосипед буенча ярышлар уздыра иде. 1нче, 2нче, Знче урыннарны яулап алганнарга спектакльгә бушка кертеп басып карарга мөмкинлек бирә иде. Беркөнне автобус ватылу сәбәпле спектакль башланыр алдыннан гына килеп җитәргә туры килде. Бөтенебез дә борчылып, тамашачылар таралышкандыр инде дип килсәк, клуб тирәли бер төркем карчыклар йөгерә. Ә Дәүли, өстәлне тышкы якка чыгарып куйган да:

– Кемнәр 1нче, 2нче, Знче, 4нче урыннарна ала, шуларны бушка кертәм, – дип үзенчә ярыш оештырып ята.

 

* * *

“Ай тотылган төндә” спектаклендә Дивана ролен уйнап йөргәндә, сине телефонга чакыралар, дип администратор бүлмәсенә керергә куштылар. Тиз генә киенеп алдым да, йөгереп төшеп трубканы алдым.

– Рәхмәтуллин тыңлый – дигәч:

– Ә-ә-ә, бу теге дивана Рәхмәтуллин булдымыни? – дип трубканы элеп тә куйдылар. Мин шартлардай булып ачуланып урам ягына йөгереп чыктым.

Почта ягыннан әкрен генә атлап Дәүли килә, үзе миңа карап елмая иде.

 

* * *

Театрда хатын-кызларга бала үстерер өчен тиешле шартлар булмавын бөтенесе дә аңлыйдыр. Элегрәк хәтта бала әле корсакта чагында да әнисе сәхнәдә уйнап йөргән.

Зур уңыш белән барган “Таңчулпан” (К. Даян) спектакленең эчтәлеге бик тә гади: бер-берсен яраткан егет белән кыз бергә була алмыйлар, кызны (Таңчулпанны) көчләп карт байга бирәләр. Таңчулпан кайгысына чыдый алмый суга ташланып үлә. Таңчулпанны артистка йөкле көе уйнап йөри. Сәхнәдә төрле уеннар, тән хәрәкәтләре, уңайлы позалар аша үзеңнең йөкле булуыңны, бәлки, бераз яшереп тә буладыр, ә менә судан тартып чыгаргач, “үлгән” Таңчулпанны ничек уйнарга? Үлгән – үлгән инде, бернинди дә хәрәкәт эшләргә ярамый. Таңчулпанны коры җиргә чыгарып салгач, аны уратып алган якыннарыннан Газыйм агай Тукаев “мәрхүмгә” карап тора да:

– Бахыр Таңчулпан, күпме су эчәргә туры килгән аңа, – дип артистканың хәлен җиңеләйтмәкче була. Ләкин бөтенләй киресе килеп чыга: кайгырасы урынга артистлар авыз ера башлый, хәтта Таңчулпан үзе дә, түзә алмый көлеп җибәрә. Спектакльнең финалы юкка чыга.

 

 

* * *

Бер елны Урта Азия калаларына гастрольгә бик тә иргә барырга туры килде. Җиңү көнен без инде Алма-Атада каршы алдык. Мине номерга Хөсәен агай Кудашев белән урнаштыр–дылар. Базарга чыгып чиянең бер төре — “Черешни” алдык та койкаларга ятып иркенләп ашый башладык. Мин чия төшен Хөсәен агайга төбәп ике бармак арасына кыскан идем, Хөсәен агайга барды да тиде. Хөсәен агай эндәшмәде, елмаеп кына куйды. Мин ул эндәшмәгән саен бу “һөнәрне” кабатлый башладым. Ахыр чиктә Хөсәен агай түзмәде. Каршыма килеп утырды да сүз башлады:

Мәскәүдә консерваториядә укыган чакта (ул “консерватория”не еш кабатларга ярата торган иде) безне өстәл артында ничек утырырга, ашаганда үзеңне ничек тотарга, кашык-калакны кайсы якка куярга, салфетканы кайда куярга, ничек ашарга өйрәттеләр. Мин уйлап та тормый:

– Ә безне биш ел буе актер осталыгына өйрәттеләр, – дидем.

Көтелмәгән җавапка Хөсәен агай бөтен гостиницаны яңгыратып көлде дә:

– Один ноль, синең файдаңа, – диде.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: