Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
26 февраль , 13:00

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Мәскәүдә дә йокламыйлар... Совет чоры мәзәге

Бер-ике ел үтүгә бу колхозчы бик баеган. Зур өй, мунча, гараж төзеткән. Хәтта  “Победа” автомобиле сатып алган.

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Мәскәүдә дә йокламыйлар... Совет чоры мәзәге
Кәүсәр ӘМИНЕВ. Мәскәүдә дә йокламыйлар... Совет чоры мәзәге

Никита Хрущёв заманында бер колхозчы гомере буе күмәк хуҗалыкта бил бөгеп тә, көнкүрешен көчкә очын-очка ялгап бара алган. Аның бер дә тир түкми эшләгән кешеләрнең баеп, яхшы өйләр салуына ачуы кабарган. Үзенең мөлкәте бер дә артмавының сәбәбен ул, Мәскәүгә барып, Хрущёвның үзеннән сорарга булган.

Барган. Хрущёв, әлбәттә, аны эш бүлмәсендә кабул итмәгән. Кремль коридорыннан үтеп барганда гына, колхозчының нинди сорау белән килгәнен аңлагач:

– Озак йоклыйсыңдыр, мужик, аз йоклаган кеше генә баей, – дип, колхозчы янында туктап та тормыйча, елмаеп үтеп киткән.

Генсекның бу сүзләре ирне аптыраткан. Җитмәсә, “минем озак йокларга яратуымны каян белә икән?” – дип шак каткан. Өенә кайткач, ул йокламас булган. Төннәрен,  әрле-бирле ишек алдында, бакчасында ярым йокымсыраган килеш йөреп уздыра икән.

Шулай, төннәрнең берсендә, капка төбендәге эскәмиядә йокысыннан ава-түнә утырганда, караңгылыктан шагыр-шогыр килгән арба тавышыннан сискәнеп китеп күзләрен ачса – ни күрсен: дуңгыз фермасы мөдире, арбасына зур чучка салып өенә кайтып бара икән.

Мөдир: 

– Мужик, син мине “күрмәдең”, монысы сиңа булсын, икенчесен үземә алып кайтканда юлымда торма, – дип, чучканы мужик ишек алдына бушатып кире фермага шылган.

Икенче төнне дә шулай утырганда, амбар мөдиренең бер йөк ашлык төяп өенә  кайтып барганын күреп алган һәм йөкне үз ишек алдына бушаттырган. Шулай ул берничә төн “эш” вакытында, сыер, сарык фермалары мөдирләренең, хәтта колхоз рәисенең урлап алынган йөкләрен күреп, малны үзенә бушаттырган.

Бер-ике ел үтүгә бу колхозчы бик баеган. Зур өй, мунча, гараж төзеткән. Хәтта  “Победа” автомобиле сатып алган. Шулай йокламый “эшләп” баеп киткәч, Хрущёвның сүзләре исенә төшкән. Бу дөрес киңәше өчен Хрущёвка рәхмәт әйтергә, дип, кабат Мәскәүгә килгән. Бүләккә бирермен дип, багажнигына бер зур гына чучка бәрәне дә салган. Сакчыларга ришвәт “төртергә” рәте булгач, Кремльгә үтү рөхсәтен тиз ала. Шуннан, бер уңайдан бүләкне дә алып керим, дип машинасы янына килсә – чучкадан җилләр искән, ди.

Кабат Хрущёв янына кереп “дөрес” киңәше өчен рәхмәтләр әйткәч, кәефсез генә генсекның колагына якын килеп:

– Никита Сергеевич, сезнең Мәскәүдә дә йокламыйлар икән, – дип, кат-кат баш иеп, кайтыр юлына кузгалган, имеш.        

Әлбәттә, бу мәзәк кенә...

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Мәскәүдә дә йокламыйлар... Совет чоры мәзәге
Кәүсәр ӘМИНЕВ. Мәскәүдә дә йокламыйлар... Совет чоры мәзәге
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: