* * *
– Кызыгызны кияүгә бирәсезме?
– Ә сезнең улыгыз кем булып эшли?
– Инженер.
– Белмим инде...
– Ә сез кемгә кияүгә бирер идегез?
– Һичьюгы ит чабучыга.
– Кызыгыз шулкадәр чибәрмени?
* * *
ЮХХДИ хезмәткәре ресторан янында берәр исерек чыкмасмы дип каравылда утыра. Исерек төркем килеп чыга, тиз генә таралыша башлыйлар. Берсе бөтенләй аягында тора алмый, ЮХХДИ хезмәткәре шуның артыннан китә. Туктата да:
– Өрегез! – ди.
Ир өрә. Нәтиҗә ноль.
– Ничек инде? Син бит көчкә аягыңда басып торасың!
– Мин бүген сезнең игътибарыгызны читкә юнәлтүче дежурный...
* * *
Хәрби хезмәткә чакырылу өчен бер егет хәрби комиссариатка килә.
– Кем булып хезмәт итәргә телисең?
– Очучы буласым килә.
Егетнең хәленә кереп очучы булырга укырга җибәрәләр. Ләкин ул укый алмый. Аны кабат комиссариатка чакыралар.
– Очучы булалмыйсың, башка төр гаскәрләрне сайла.
– ПВОны сайлыйм.
– Ни өчен ПВО?
– Мин очмыйм икән, димәк, башкалар да очмаячак.
* * *
“Ирония судьбы, или с легким паром” фильмы.
– Ипполит, син нәрсә белән килдең?
– Машинада.
– Ә нигә юешсең?
– Кер юу машинасында.
* * *
Ире хатынына мактана:
– Мин эчүне ташладым.
– Булдыргансың! – дип мактый хатыны.
– Тартуны да.
– Әфарин!
– Сине дә ташларга дип торам.
* * *
– Алло, бу телефон аша сексмы?
– Юк, бу полиция!
– Ә мин түләр идем...
– Дәвам итегез, шалунишка...
* * *
Берәү Интертетта төркемдәшләреннән белешә:
– Кемдер Яңа ел традициясен беләме?
– Беләм. Сентябрьдә бала табасы.
* * *
Хәбирә өенә сантехник чакырган һәм немец кинематографларына бик хәтере калган.
* * *
Башы яраланган бер ирне травматологиягә алып киләләр.
– Фамилиягез ничек?
– Галиев.
– Өйләнгәнме?
– Юк, матайдан очтым.
Фото: freepik.com