Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
17 гыйнвар , 22:38

Әгъдәл Низаев. ГАЛИФЕ ЧАЛБАР

Мич чыгарганда әллә нинди мәрәкәләр булды. “Иптәшләр”не алып килеп, “галифе чалбар” киеп, “Бәләбәй кияүләре”н ияртеп эшнең очына тәки чыктым. Газ да керде, тел байлыгым да артты.

Әгъдәл Низаев. ГАЛИФЕ ЧАЛБАР
Әгъдәл Низаев. ГАЛИФЕ ЧАЛБАР

Өйгә газ кертик, дип җиңгәгез теңкәгә тиде. “Ул бик әйбәт. Тузаны, көле юк”, – ди. Ансын гына үзем дә беләм мин. Әмма ничек кертергә? Табигый газны ялгатучыларның ничә кием туфли, пималар туздырганын үзем генә беләм. Тегесен табалмый, монысын эзләп көн-төн чабарга кирәк. Шулай да тәвәккәлләдем. Газ миченең бик яхшысын алдым. Ләкин бер муфтасы җитмәде. Әллә юри шулай иткәннәр. Бүтән йортларга да табигый газ җылыткычы урнаштыручыларның күпчелеге шул муфтаны эзли.

– Мичегезне урнаштырасыгыз килсә, шул муфтаны тизрәк табыгыз да, безгә мөрәҗәгать итегез, агай кеше”, – диде газ кертү буенча мастерлар.

“Тап”, имеш. Әйтүе генә бик ансат. Каян табасың аны? Ходайның кодрәте белән юлда ташлап калдырсалар, үрелеп кенә алып, кесәгә салыр идең дә эше бетәр иде.

– Юлда ятмый, билгеле, монтажникларда була, – диде күршем сер итеп.

Киттем алар янына. Сөйләдем авыр хәлне. Берсе җилкәсен кашый башлады.

– Абзый, – ди бу. – бездә ул нәстәкәй бар-барын. Әмма аны табу җиңелдән түгел. Булмаса, иптәшең белән җитәкләшеп килеп кара, бәлки әтмәлләп карарбыз. Шунсыз юнәтүе җиңел булмас.

Мин ни аны-моны уйлап тормадым, тиз-тиз генә өйгә кайттым да: “Әйдә, хатын, синең белән бергә килергә куштылар. Ахрысы, синдә берәр йомышлары бардыр”, – дидем. Җиңгәгез берни аңламаса да, минем арттан иярде.

– Менә, – дидем егетләргә, – иптәшем, ягъни җиңгәгез белән килеп җиттек. Сез әйткәнчә. Бирегез теге сөйләшкән муфтаны.

Куен кесәсенә тыгылып, акча чыгардым.

Егетләр безгә карап бот чабып, шаркылдап көлеп җибәрделәр.

– И, абзый кеше, аңламагансың икән. Безгә синең хатының кирәк түгел – диде арадан берсе кеткелдәп көлә-көлә. – “Иптәшең” ул хәзерге базар телендә бер ярты аракы алып кил дигән сүз була.

Аңлаштык. Алмаштык алып килгән бер ярты аракыны муфтага. Күңелләр күтәрелеп китте. Яртыны бергәләп бушаттык.

Өйгә газ кертергә барын да әзерләп бетердем генә дигәндә, бер урынга контрагайкасы җитмәде. Тагын бераз чабарга туры килде. Ниһаять, бер җирдә вәгъдә иттеләр. “Тик абзый, – диде, берсе колакка гына, – галифе чалбар киеп килергә онытма”.

Абзыйның улы яңарак кына солдат хезмәтен тутырып кайткан иде. Киттем аның янына. Чалбарны гына түгел, гимнастеркасын да эләктереп алдым. Киттем тегеләр янына. Тагын көләләр малайлар. Көлеп туктагач, бу егетләр дә аңлаттылар. Үзем киеп йөри торган гражданский чалбар кесәләренең икесенә дә берәр ярты салсаң, хас та галифе кебек була икән.

Мич чыгарганда тагы да әллә нинди мәрәкәләр булды. Шулай да “иптәшләр”не алып килеп, “галифе чалбар” киеп, “Бәләбәй кияүләре”н ияртеп эшнең очына тәки чыктым. Газ да керде, тел байлыгым да артты.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: