Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 декабрь 2023, 22:29

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ. Бойфренд Мәгафур

Кичен яңадан өстәл артына утырыштык. “Зәйтүнә кияү ияртеп кайткан икән”, – дигән сүз таралып өлгергән булган, кардәш-ыру танышырга җыелды.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ. Бойфренд Мәгафур
Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ. Бойфренд Мәгафур

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ. Бойфренд Мәгафур

 

Уфада университетның өченче курсында укучы Зәйтүнә кызыбыз бу юлы өебезгә бер егет ияртеп кайтып төште. Капкадан керүгә:

– Таныш булыгыз: бу – минем бойфренд була! – дип ярып салды.

Без әнисе белән икәүләп телсез калдык. Бераз шулай аптырашып торганнан соң, әнисе һушына килде:

– Әстәгъфирулла, монысы нәрсә була тагы?

Бу сәер чит тел сүзен телевизор караганда ишеткәнем бар иде, тик аны Мадонна, Кидман, Кемпбэлл кебек сәхнә һәм кино йолдызларына карата әйтәләр, ягъни әнә шул күренекле ханымнарның күңелен күрүче була бойфренд дигәннәре. Мине исә кунак егетнең “Миша” дип танышырга кул сузуы шөбһәгә салды.

– Ничек инде “Миша”? – дип сорамыйча булдыра алмадым. – Кыяфәтеңә караганда татар егетенә охшагансың.

Кызым аңлатырга ашыкты:

– Чын исеме Мәгафур аның. Барысы да “Миша” дип эндәшә, ул шуңа балачактан күнеккән инде.

– Татарча беләме соң?

– Каян белсен, ул бит шәһәрдә үскән!

– Соң, әти-әнисе өйрәтмәгәнмени?

– Алар каян өйрәтсен, үзләре туган телләрен юньләп белми, өйдә гел урысча гына сөйләшәләр. Мәгафур исемен дә картәтиләре кушкан.

“Ярый инде, – дибез үзара хатын белән, – чит милләт кешесен ияртеп кайтмаган кызыбыз”. Шулай да хатынны “бойфренд" сүзе хафага салган. “Ул сүз нәрсә аңлата?” – дип сорый миннән. Мин тынычландырып, аны дус мәгънәсендә кулланылуын аңлатып бирдем.

“Бой”мы, түгелме, килгән кешене кунак итмичә булмый, өйгә чакырдык, өстәл артына утыртып, үзебезчә матур гына итеп сыйладык. Егет үзен бик тыйнак тотты. Шартын китерим дип шешә ача башлаган идем, кунак кеше: “Нет, иртәнге якта ярамый”, – дип

каршы төште. Моның өчен дә эчтән генә куанып куйдым.

– Ярый, – дидем. – Кайтуыгыз әйбәт булды әле. Көн дә әйбәт, бүген бәрәңге чыгарырга җыенган идек, иртәгә яңгыр башлана, диделәр радиодан. Бергәләп шушы эшне башкарып чыгыйк әле. Сезнең ярдәм бик кирәк, югыйсә, минем бил авырта, әниегезгә дә авыр әйбер күтәрергә ярамый.

Чыктык ишек алдына.

– Менә сиңа көрәк, чиләк. Хәзер бәрәңге чыгарачакбыз, – дим “бойфренд"ка.

– “Коряк”, “чилек”, белям, –  ди егет. – А “баряңге" что такое?

– Син көн дә яратып ашый торган “картошка” була инде ул, – дим. – Эшләп ашасаң, бигрәк тә тәмле булыр.

“Бойфренд” эшкә шәп булып чыкты. Кызыбыз белән икәүләп бәрәңгене казыйлар, без әнисе белән артларыннан чүпләп өлгерә алмыйбыз. Капчыкларга тутыргач, мин берсен “ах-ух” килеп күтәрә башлаган идем, егет: “Нет-нет, давай я сам”, – дип капчыкларны баз янына тиз арада ташып та куйды. Менә шулай итеп без хатын белән икәүләп ничә көн интегәсе эшне бергәләп бер көндә бетердек тә куйдык.

Кичен яңадан өстәл артына утырыштык. “Зәйтүнә кияү ияртеп кайткан икән”, – дигән сүз таралып өлгергән булган, кардәш-ыру танышырга җыелды. Бер мәҗлес булды да куйды. Башкалар белән беррәттән кунак егеткә дә аракы койдым. Ул бер генә рюмка эчте дә рюмкасын каплап куйды. Монысы да миңа ошап китте. Хатын белән икәү бер-беребезгә карашып алдык. “Болай булса, әйбәт” дигәнне аңлата иде бу карашлар.

– Дөресен генә әйткәндә, мин сездән кызыгызның кулын сорарга идем, –  диде егет урыс телендә. – Ни диярсез?

– Менә нәрсә, егет, – дидем. – Икенче килгәндә саф татар телендә: “Абый һәм апа, мин сезнең кызыгызның кулын сорарга килдем”, – дисәң, сиңа кызыбызны һичсүзсез бирәчәкбез. Әлегә юк.

– Понял, – диде егет.

– Аннары шуны да бел, – дидем. – Синең исемең тирән мәгънәле, гарәпчәдән тәрҗемә итсәң, “киң күңелле, гафу итүче, ярдәмчел” дигәнне аңлата. Шуңа күрә үзеңә Мәгафур дип авыз тутырып әйткәнне таләп ит. Үзеңне дә шулай .итеп таныштыр. Монысы – икенче шартым.

Биш ай үткәч, Зәйтүнә кызым теге егет белән кышкы каникулга

кайттылар. “Бойфренд", киң елмаеп, икебезне дә кочаклап ук алды.

– Исәнмесез, апа һәм абый! Саулыкларыгыз ничек? Чирләмисезме, ничек яшисез? – дип саф татарча тезеп китте.

 Минем хатын:

– Бәй, бу егет чынлап та туган телендә сөйләшергә өйрәнгән түгелме соң, – дип аптырау катыш гаҗәпләнү белән миңа карады. Кызыбыз сөйләп китте:

– Теге вакыттан бирле чын күңелдән татарчага өйрәнде, мине йөдәтеп бетерде: “Монысы ни дә, тегесе ничек". Өйдә

әтисе белән әнисен дә татарча  сөйләшергә мәҗбүр иткән. Хәзер алар

да гел туган телләрендә аралаша.

Ул арада егет безнең каршыбызга басты:

– Апа һәм абый! Мин Мәгафур – сезнең кызыгызнын кулын сорарга килдем. Риза булсагыз, арытаба сезгә “әби” һәм “бабай” диярмен.

Риза булмыйча соң, шартын үтәде ич! Икебезнең дә күзләрдән яшь чыкты. Уен эш түгел бит кыз бирү!

 

Рәйфә Кадыйрова фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: