Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
18 декабрь 2023, 21:33

Рәүф ХӘКИМОВ. Телсез сыер тарихы

Һәр авылның диярлек Хуҗа Насретдинга тартым бер кешесе була.

Рәүф ХӘКИМОВ. Телсез сыер тарихы
Рәүф ХӘКИМОВ. Телсез сыер тарихы

Юмореска

 

Һәр авылның диярлек Хуҗа Насретдинга тартым бер кешесе була. Андый бәндә Кумган авылында да бар. Хәер нәкъ менә шушы авыл үзенең кызыклы да, мәзәкле дә тарихы белән тап менә халкыбызның борын-борыннан яшәп килгән яраткан герое – көлке капчыгы, башы такыр, үзе тапкыр Хуҗаның туган төяге булырга тиеш кебек.

Мин үзем дә яхшы белгән, аның мәзәкләрен йотлыгып тыңлап үскән Рәфис абзый башлангыч сыйныфтан ары укымавына карамастан авылдагы иң гыйлемле, иң оста телле кеше булды – радиоларың бер читтә торсын. Рәфис абзый бик оста итеп авылдашларының җитешсез якларын тәнкыйтли белде. Исемләп тормый, әмма ул әйткән сүз ук урынына тиешле бәндәсенә барып тия. Шуннан, әйдә, барсын инде ул Рәфис абзый кырына сүз юллап! Берсенең дә башы ике түгел. Авылыбызның “Насретдины” уратып әйткәнен күзең чәчәрәп чыкканчы турыга да әйтә ала. Шуңадырмы, без үлеп яраткан “мәзәк капчыгын” өлкәннәр бигүк өнәп бармый иде. Үз балаларын аннан ераграк тотарга тырыштылар хәтта. Телдәр Рәфис авызыннан үз адресларына булыр-булмас сүз ычкынмасын, янәсе. Әйтик, авылыбызның иң гайбәтче бер хатынын һәм аның бигүк эш сөймәгән ирен күз уңында тотып, ул менә бу мәзәкне еш телгә алгалый иде. Әлбәттә, исемнәрне үзгәртеп сөйли.

Бервакыт Мөтигулланың хатыны Хөббениса югала. Бер көн юк бу, ике көн. Мөтыйк, аптырагач, милицияга югалган хатынын юллап бара. “Фәлән-фәлән хатын түгелме?” диләр моңа кызыл погонлы егетләр. “Шул үзе!” дип шатланып, кычкырып җибәргәнен дә сизми кала Мөтыйк. “Бәй без аны унбиш суткага ябып куйдык бит!” ди закон хуҗалары. “Нишлә-әп?!”. “Ул Совет гәзитләренә яла ягуда гаепләнә!” диләр. “Булмас, минем хатын күбрәк сөйли ул сөйләвен, ну штуб сәүит власын хурларга – анысына бармас, без власны яратабыз!” – Мөтыйк шулай хатынын якламакчы була. “Хурламас, дисең инде, ә бит ул синең өстән жалоба белән килде: Минем ирем йортта бернәрсә дә эшләми, миңа бер генә дә ярдәме юк – гәзиттәге юк-барны укып тик ята!  дип, Совет басмаларына яла якты!” – диләр хатынын якларга арслан сымак ташланырга әзер  иргә. Мөтыйк беразга өнсез калып тора да “Сез аңа ышанмагыз – ул күпвакыт радиодан да ныграк алдый!” дип ычкындыра. Шуннан соң хатынын юллап районга киткән Мөтыйгулланың үзен дә авылда бик озак югалтып торалар, – дип, хәйләкәр елмаеп, сүзен тәмамлый Рәфис абзый.

Гәзит-журналлар укуга килгәндә ул үзе дә Мотыйктан калышмый. Дөресрәге, тегесе аңа җитәлмый. Әмма Рәфис абзый матбугатны ялкаулыктан, вакыт узгару ниятеннән укымый, ул дөньядагы бар яңалыкны белеп барырга тырыша, сәясәт белән нык кызыксына. Аның кулыннан килмәгән бер эш тә юктыр – тракторчы да ул, шофер да, умартачы да. Бервакыт аны хәтта ферма мөдире итеп куйдылар. Күпне күргән, күпне белгән, турысын бәргән кеше мөдир булып озак эшли аламыни – “Насретдиныбызны” да яңадан югарырак урынга “күтәрделәр”, “Беларусь” кабинасына.

Әлеге мин сөйләргә җыенган телсез сыер тарихы да тап менә шул аның ферма белән җитәкчелек иткән чагында була. Яшерен-батырын түгел, кирәк әйберне бүгенге кебек кибетләрдән түгел, бары тик кабинетлардан гына юллап алып булган элеккерәк заманда һәр колхозның бер фермасында махсус ашатуга куелган сыер төркеме асралды. Кирәк кабинетларга кертергә көр мал ите һәрчак кул астында булсын, имеш. Гадел җанлы Рәфис абзый шулай мал исраф итүне баштан ук өнәмәде, әлбәттә. Әмма чарасы юк, өстән әмер килеп төшсә, нәсел танасы да пычак астына китә. Сугым көнендә, гадәттә, ферма эшчәннәренең ышанычлы бер төркеме җәлеп ителә. Бу халык эш рәтен яхшы белә, артыгын сөйләп бармый. Өстәвенә, сыер суюда катнашкан һәркемгә үз өлеше чыга – кемгә эчәк-бавыры, кемгә баш-тоягы, кемгә тиресе, дигәндәй. Муен ите дә эләккәләп тора. Гауга чыкмасын өчен өлешләрне язу язып, лоторея урынына бүрек эченнән алалар. Шуңа ул өлеш дип аталгандыр да инде – өлешеңә төшкән көмешең. Чираттагы әмердә, сыерның итенә тимәскә, бигрәк тә шәһәр халкы өчен деликатес булган телен аерып салырга, дигән катгый күрсәтмә була.

Эш башкарыла, өлешләр бүленеп алына. Бу юлы сыерның башы өлкән мал караучы Габдуллага эләгә. Авылның абруйлы кешесе – сугышта катнашкан, яраланган, контузияләр алган абзый. Әлеге шул контузия галәмәтедер инде – сөйләшкәндә тотлыгыбрак, мекердәбрәк сөйләшә торган гадәте бар. Барысы да һәрвакыт бик теләп алган сыер башын Габдулла абзый кичтән чемпион кубогы урынына кадерләп күтәреп кайтып китә. Әмма иртән эшкә йөзе бозылып, бик кәефсез килә.

– Нәрсә, Габдуллабый, кәефең юк, начар йокладыңмәллә? – дигән була аңа кул биреп ферма мөдире Рәфис абзый, тегенең өлешенә төшкән баштан “деликатес”ны үзе кисеп алып калганга Габдулланың нилектән “дөньясы җимерелгәнен” яхшы аңлап торса да.

– Н-ни, дип, Р-Рәфис туган, т-теге ме-миңа чыккан мы-мал башының т-теле юк иде ләбаса! Нишләп а-а-лай б-булды у-ул?! – ди, аптырау һәм үпкәләүдән тагы да ныграк тотлыга башлаган Габдулла.

– И-и, Габдулла абзыкаем, “нишләп алай” димә – без бит ул сыерны әнә шул теле булмаган өчен, сөйләшә белмәгән өчен суйдык та! – дип җаваплый бер вакытта да югалып калмаучы безнең Хуҗа Насретдин.

Моны ишетеп торган берничә кеше ферма өенең идәненә авып төшә. Үз мәзәгеннән үзе беркайчан да көлми торган Рәфис белән еларга да, көләргә дә белми аптыраган Габдулла абзый гына аягында басып кала.

Шулай итеп, телсез сыер тарихы авылыбыз Насретдинының чираттагы бер мәзәгенә әверелеп, халык теленә кереп кала.

Рәүф Хәкимов фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: