Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 ноябрь 2023, 16:26

Илфак ШИҺАПОВ. Хәйлә кирәк

Эштән кайтуыма хатыным плитәдә  йөз иллеле кадактан аш пешереп маташа.

Илфак ШИҺАПОВ. Хәйлә кирәк
Илфак ШИҺАПОВ. Хәйлә кирәк

– Энем, каян кайтып киләсең әле, болай сөйрәлеп? Үзеңне, мукшы көтүчесе кебек, сакал-мыек та басып бетергән. Политсәдән, дисеңме? Соң, япь-яшь башың белән нишләп барып эләктең соң анда? Әллә калхуздан берәр нәрсә чәлдереп эләктеңме? Анда бит алар безнең ише хәерчене эләктерергә генә торалар. Әнә калхуз рәисе ал арның нәчәлниге белән бергә эчкәч, урласа да, аңа берни юк. Ул бит өч сыерны үзе сата, дүртенчесен район нәчәлствосы белән бергә ашый.

Бернәрсә дә урламадым, хатын үзе, шалтыратып, алар кулына тапшырды, дисеңме? Булыр, булыр, ышанам, энем. Өйдә бер-бер нәрсә майтардыңмыни? Әллә хатыныңның анасын кыйнадыңмы? Эчкән өчен генә тапшырды, дисеңме? Да-а, малай. Алайса алар сиңа ныклап тотынганнар инде... Соң, хәзер нишләргә уйлыйсың?

Син тагын, кызган баш белән кайтып, өеңдә ул-бу кузгата күрмә. Сизми дә калырсың: тагын участковыйга барып әйтәләр дә тагын озаталар үзеңне. Хәзер бит, энем, бездә хатыннар заманы. Нәрсә эшләсәләр дә, аларныкы дөрес. Әнә кара әле, элек җилдән бәбәй тапкан хатынны кем диләр иде? Дөрес, дөрес, шулай диләр иде. Ә хәзер андыйлар – мать-одинучка. Аларны хөрмәтле дәүләтебез ире белән торып бәбәйләгән хатыннарга караганда ныграк кадерли. Шулай, энем, ирек бирделәр хатыннарга, артык уйламыйча, ирек, шуңа күрә хәзер көч белән берничек тә җиңә алмыйсың син аларны. Монда хәйлә белән эш кылсаң гына.

Әнә минем баҗайның хатыны – шул минекенең апасы инде – бер елны туясы шулай гадәтсезгә әйләнеп киткән иде. Баҗай әз генә “йотып” кайтса, тота да, политсәгә шалтыратып, моны озата икән бу. Ну, баҗай мишәр минем, моның башы калхуз бухалтеры Зәкинекеннән ким эшләми, малай. Хатыны шулай аптыраткач, уйлаган-уйлаган да тегене акылга утырту әмәлен тапкан бу. Кибеттән өч-дүрт кило кадак алып кайткан беркөнне. Елмаймыйча да: “Карчык, мә әле, менә бу кадакны ике-өч сәгать утта нык кына кайнатып ал, – дигән. – Әнә гәҗиттә, шулай итсәң, кадак йөз ел торса да күгәрми, дип язганнар, мунча түбәсен кадаклыйсы бар бит”, – дигән. Ә хатыны моның үзе усал булса да, акыл ягы теге... ниерәк инде... бөтен хатын-кызныкы кебек. Җитмәсә, гәҗит-фәлән дә укый торган нәстә түгел. Аннары акчаны да бик ярата. Кадак йөз ел күгәрмәсә, күпме иканум була бит. Салган бу кадакларны кәстрүлгә һәм плитәгә кайнатырга куйган. Ә баҗай, тәмәке тартып керәм дигән булып, урамга чыккан да теге эчеп саташканнар белән тумыштан тилеләр ята торган больниска шалтыраткан. “Шулай-шулай, хатыным күптән диваналанган иде дә инде, моңарчы түздем, ну хәзер түзәрлегем калмады, килеп алыгыз әле, пажалысты», – дигән. Тегеннән: “Нәрсә булды соң?” –дип сорыйлар икән. Баҗай әйткән: “Менә эштән кайтуыма йөз иллеле кадактан аш пешереп маташа плитәдә, – дигән. – Өйгә керергә дә куркам хәзер”, – дип тә өстәгән.

Чынлап чирләгән кеше булса, алай тиз йөрмәсләр иде әле. Өйгә керсәләр, диствительны, плитәдә кәстрүл, ә кәстрүлдә өч кило кадак. Ай-ваена карамыйча, баҗайның хатынын алып та киткәннәр. Ә анда, безнең авыл Харис әйтмешли, эләгүе генә җиңел икән. Тегесе-монысы, эшнең нидә икәнен аңышканчы, атна-ун көн вакыт үткән. Акылыңда килеш бер атна тилеләр янында ятып кара әле син! Менә, малай, шуннан соң баҗайның хатыны үтүкләгән кебек инде. Баҗайга дәшкәнче, башта уйланып тора. Эчсә дә, сүз әйтми.

Шулай ул, энем, хатыннарны бер-бер хәйлә белән җиңсәң генә аларны. Ә көч 70 белән мәңге дә алдыра алмыйсың. Үгезне йодрык белән бәреп үтерердәй ирләрне дә тезләндерә алар. Син дә, энем, кайт та өеңә, тыныч кына бер-бер нәрсә уйла. Бик аптырасаң, берәр “Бәләбәй малаен” тотып, минем янга кил. Табарбыз әмәлен. Бар-бар, кайтып кер әле, елмаеп, унсигез яшьлек кыз белән печән кибәнендә кунган кеше кебек. Аптырап торсыннар. Хатын-кызның иң курыккан нәрсәсе – иренең сәбәпсез елмаюы ул. Беләм инде, энем, мин андый нәрсәләрне: баштан үткәне бар...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: