Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
15 ноябрь 2023, 10:16

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәүдәгәр. Юмореска

Матайга ничек утырганны да, авылдан ничек чыгып тайганны да хәтерләмим. Сәүдәгәр булу җиңел эш түгел икән ул...

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәүдәгәр. Юмореска
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәүдәгәр. Юмореска

– Быел сыерны калдырып булмас, – диде әни, өйлә нама-

зыннан соң чәй эчеп алгач, – унберенче бозау китерде бит инде,

бер биш мең тәңкәгә сатсак, бер буаз башмак сатып алырбыз,

ичмасам.

Өйдә бердәнбер ир-ат мин булгач, якшәмбе көнне базарга

сыер сатарга бару да минем өскә төште.

Әни капка төбендә елап, күрше-күлән белән хәерле юл теләп

калды.

– Сыерыгызга ияләшеп беткән идек, көтүдән кайтканда бөтен

малны ияртеп колхоз уҗымына алып китә, бер сәгатьтән өйгә

ияртеп кайта, кеше кебек акыллы хайван иде, – диде әби-чәби.

– Сатып алучы булыр микән, картлыгы кабыргаларына кадәр

әйтеп тора моның, – диде Сәлих карт, кәкре таягына ияген терәп.

Базар кайный. Монда сыер сатучыларны бер як читкә, иске

зират янына бастыралар икән. Базарга килеп кермәстән, тузган

эшләпәле берәү килеп, үзен базар директоры дип таныштырды

һәм йөз тәңкәне алып калды. Ябык кына чирләшкә бер кыз салым

инспекциясеннән икән, 95 тәңкәне ридикюленә шудырып бер

язуы танылмаган квитанцияне кулга тоттырып китте. Сыер сатыл-

маган әле, ә инде ике йөз тәңкә тю-тю.

– Әле бүген рэкетирлар юк, ярты сыерың китәр иде, – диде

якында гына колхозның орлыкка дигән көнбагышын сатып торган

карчык.

Көн әле иртә булуга карамастан, кояш инде нык кына кызды-

ра башлады. Сыерга әйләнеп караучы да юк.

– Якшәмбе көнне район үзәге служащие унга кадәр йоклый,

иртәнге унберсез сатып алучы көтмә, – дип аңлатма бирә миңа

сарык сатарга килгән күрше мари авылы кешесе.

Чыннан да, унберләр тирәсендә муенына нинди төстә икәнен

дә аерып булмый торган галстук таккан, бердәнбер медальле олы

яшьтәге абзый сыерга бик озак карап торды.

– Сатып алучы булмас, бик карт сыер инде бу, мөгезләренә

кадәр салынып төшкән, җиленнәре бәләкәй, аяклары кыска,

в крайнем случае, алсалар да өч мең тәңкәдән күп бирмәсләр,

үзең күпме сорыйсың соң?

– Биш мең сумга сатарга иде исәп.

Ул башта теш арасыннан сызгырып куйды, башын чайкап,

ары атлады. Янә бер кеше килеп, бик белгән кыяфәттә, сыерның

җиленен сыйпап, сыртын капшап караган булды. Берсе авызына

бармагын тыкты. Бер сүз дә дәшмәделәр.

Кояш кыздыра. Карын ачты. Эсселектән мәхлук сыер да ни-

чектер бөрешеп, бәләкәйләнеп калган кебек булды.

– Яшьти, бу синме? Ни эшләп торасың?

Берәү аркага дөп итеп, бавыр-үпкәләр бер илле сикерерлек

итеп сугып куйды. Әйләнеп карасам, авыл мәктәбендә җиденче

сыйныфка кадәр бергә укыган авылдашым Гаптерәй-Габдрахман

басып тора. Башында моннан сигез ел элек әнисе пенсия акча-

сына алып биргән, җилемгә катырылган арзанлы эшләпә. Аның

кырыйларының җилемнәре эреп бөгәрләнгән, өстендә Горбачев

Президент вакытында арзанайтылган кәчтүм, улы армиядән киеп

кайткан чалбар, поход галифесе.

Габдрахман җиденче сыйныфтан соң гел район үзәгендә

булды. Бер очраганда ул автомобиль көпчәкләре кидерелгән арба-

лы ат белән райсоюз кибетләренә товар ташый, икенче карауда

элемтә узелында монтер булып эшли, өченчесендә май-сыр заво-

дыннан ат белән балалар бакчасына каймак, сөт китерә иде. Анна-

ры комхуҗда балта остасы, янгын депосында каравылчы – кыс-

касы, һәр очрашуда яңа эштә күренде.

– Сыер сатасыңмы? – дип, мыскыллы гына елмаеп куйды

ул, – алучы юкмы?

– Өч сәгать басып торам, яшьти, килеп карыйлар да китәләр.

– Башың яшь шул әле, башың яшь, – диде ул нәкъ менә

шушы минутта мине үзеннән бик күпкә кече итеп тоеп, – бөтен

кеше сәүдәгәр булмый шул. Сыер сата торган кеше бар монда.

– Кем ул?

– Аны күп кеше белә инде – Сәхипгәрәй абзый. Әмма мон-

дый эш бушка эшләнмәгәнен аңлыйсыңдыр инде.

– Күпме сорый икән?

– Аңа ни бер йөз тәңкә бирерсең, миңа бер ярты да җитәр,

яшьтидән күп сорап булмас.

Яшьтәш халык арасына кереп югалды. Күп тә үтмәде, минем

янга теге сыңар медаль таккан кешене ияртеп алып та килде.

Сәхипгәрәй абзый якында гына яткан иске чиләкне каплап,

төбенә менеп басты да беркемгә дә туры карамый гына кычкы-

рып сөйли башлады.

– Җәмәгать! – диде ул, – базарны өч тапкыр урап чыктым,

менә бу сыердан да юньле мал таба алмадым.

Бармагы белән минем сыерга төртеп күрсәтеп сөйли Сәхип-

гәрәй абзый. Шулкадәр оста сайрый, бераздан сыер эзләүчеләр

барсы да минем янга килеп җыелды.

– Күрәсезме, аяклар кыска, димәк чыдам хайван бу, җиленнә-

ре дә бик тыгыз гына, зур җилен чирле була, сөте бозыла, ә мо-

ның сөте куе. Мөгезенә генә игътибар итегез, мөгезенә. Дөп-

дөрес итеп урнашкан. Ашауга талымсыз икәне дә күренеп тора.

Салам күшәп, бер чиләк сөт бирә торган сыер бу.

Миңа сыер кызганыч булып китте, сатасы да килми башлады

хәтта, нинди яхшы мал кулдан ычкынырга тора ич.

Шулвакыт халык арасыннан яшьтәш килеп чыкты да кулын

минем җилкәгә салды.

– Исемеңне белмим, кайсы авылдансыңдыр, – диде Гаптерәй

мине шаккатырып, – сыерыңны карамый да биш мең ярымга

алам, миңа гына сат.

Габдрахманның кесәсендә сукыр бер тиен дә юк икәнен белеп

торам. Шуны гына уйлап өлгермәдем, аның дусты, шешәдәше

чәчрәп чыгып минем сыерның мөгезеннән эләктереп тә алды.

– Алтыны бирәм, мондый малны гомеремдә очратканым да

булмады.

Алар икәү тарткалаша башлады. Бер-берсенең ипи шүрлеклә-

ренә дә менеп төштеләр, ахры. Зур тавыш чыкты. Ә сыерны Тугай

авылыннан бер карчык алты мең ярымга сатып алып кайтып

китте.

Көз җитте, ниндидер бер йомыш белән Тугай авылына барып

чыгарга туры килде. Кодаларның капка келәсенә баскан идем,

арттан бер тавыш ишеттем:

– Җир бит! Бәдбәхет! Алдакчы! Алла каргасы нәрсә!

Берни аңламый торам. Бер карчык күсәк күтәреп миңа таба

йөгерә.

– Алдап, карт сыер саттың бит, җәй буена сөт күрә алмый

интектем. Суйсаң, итен дә ашарлык түгел хәтта аның.

Матайга ничек утырганны да, авылдан ничек чыгып тайганны

да хәтерләмим. Сәүдәгәр булу җиңел эш түгел икән ул.

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәүдәгәр. Юмореска
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Сәүдәгәр. Юмореска
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: