* * *
Төнге дүрттә хатыны торып чоланга чыга. Анда кармак таякларын сындыра, җепләрен өзә, резин итеген пычак белән кискәли һәм сак кына йокларга ята. Бу вакытта аның нибары бер сәгать гомере кала.
* * *
Диңгез буе. Яр читендә генә чупырдаган бер хатын:
– Батам! – дип кычкыра.
Моны шеткән бер ир суга ташлана.
Теге хатын:
– Юк, юк. Мин сезгә түгел, әнә теге озын буйлы егеткә кычкырам.
* * *
Начальнигы кул астында эшләүчегә:
– Карале, сиңа нәрсә булды? Карап торышка тыйнак кына ир кеше идең кебек, көтмәгәндә-уйламанда колагыңа алка тагып йөри башладың.
– Теләсәң-теләмәсәң дә тагырга туры килә.
– Нишләп?
– Бөр көнне хатын безнең караваттан алка тапты.
* * *
– Муму нинди нәселдәге эт булган?
– Буль-буль-терьер.
* * *
– Синең хатының ашарга пешерә беләме?
– Белүен белә, тик аның пешергәнен мин ашый белмим.
* * *
Мәктәпне тәмамлаучылар очрашуны “ике”ле капчыгы Вәлиевның яхтасында уздырырга булды.
* * *
Ирләр китап кебек – берәүләре акыллы, икенчеләре – кызыклы, өченчеләрендә акча ята.
* * *
Әби белән бабай үлгәннәр.Менә алар оҗмах буйлап баралар. Шундый рәхәт – тирә-якта яшеллек, кояш нурларын сибә, кошлар сайрый, җиләк-җимешләр үсеп утыра... Шулчак бабай әбинең баш чүмеченә биреп ала.
– Нәрсә өчен? Нинди гаебем бар? – ди әби.
– Әгәр иртәләрен суга пешерелгән ботка ашатып диета тотмаган булсак, без инде монда 20 ел элек үк шушылай яшәр идек.
* * *
Бер ир аягы сынып, кулбаш сөяге таеп, йөзе күгәреп хастаханәгә салына.
– Сез юл һәлакәтенә тарыдыгызмы әллә? – дип сорый табиб аннан.
– Юк... шифоньер эчендә төчкергән идем.
Фото: freepik.com