Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 ноябрь 2023, 12:24

Камил ФАЗЛЫЙ. Артистлар. Юмористик хикәя

– Әтәчебез киртә башына очып кунганда, мәтәлеп, штакетник арасына муены кысылып, асылынып үлгән...                                                                                – Синең рәхимсезлегеңә түзми асылынган ул. – Сабира иренә каш астыннан сөзеп карады.

Камил ФАЗЛЫЙ. Артистлар. Юмористик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Артистлар. Юмористик хикәя

Характерлар туры килмәсә, агай-эне, чалт кояшлы көндә дә эләгешеп китәсең ул. Сабира белән Сабир турында әйтеп торасы да юк. Менә әле дә кышның теш сындыргыч чатлама суыгында калын олтанлы итек сөйрәп Сабирасы абзардан килеп керде дә, Сабирына һөҗүмгә күчте:

 – Әй аңгыра башсың да инде! Күрә торып кемгә кияүгә чыктым мин?!. Гыйнвар уртасында кош-кортны тышка чыгаралар димени? Аяклары өшеп туңа бит аларның. Әнә, Авдоннан заказ биреп кайтарткан пләмәнной әтәчебез өшеп җан тәслим кылган. Тавык булса, бер хәл иде, әллә ни проблемасы юк, Иске Симәнкә чувашларыннан чуаркайларны барасың да аласың.

 – Әтәчебез суыктан түгел, киртә башына очып кунганда, мәтәлеп, штакетник арасына муены кысылып, асылынып үлгән...

 – Синең рәхимсезлегеңә түзми асылынган ул. – Сабира ярына каш астыннан сөзеп карады.

 – Түзсен иде,– дип җаваплады Сабир. – Менә мин инде ел ярым түзәм ләса синең кырлы-мырлы холкыңа.

 – Шыттырма. Сигез ай да бишенче көн!

 Шулчак көтмәгәндә тышкы ишекне шакыдылар. Шаку белән әрләш-талаш та җил очыргандай юкка чыкты.

 – Килгән кешене елмаеп каршыла ичмасам, сөмсез! – Сабира Сабирның колагына пышылдап кисәтү ясады да тиз генә иренең күлмәк якасын турылап куйды.

 – Үзеңне бел, бетле серкә! – дип йөзенә шәфәкъ балкышы чыгарды Сабир.

 Хуҗаларның көләч шат йөзләрен күреп, авыл клубы мөдире, килеп керү белән якын туганнарын очраткандай икесен берьюлы кочаклап алды:

 – Нихәлләрдә яшисез, пар күгәрченкәйләрем? Гөрләшеп буламы?

 – Ал да гөл, калган ягын үзең бел. – Ир белән хатын өлтерәшеп, килүчене табын түренә чәйгә кыстадылар.

 – Рәхмәт ачык йөзегез, тәмле сүзегез өчен. Утырган чаклар да булыр. Әлегә тәкъдим һәм үтенеч белән килдем: клубта Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектаклен сәхнәләштерәбез. Сезнең икегезне Хәлил белән Галиябану рольләренә тәкъдим итәргә иде. Ни диярсез?

– Без хәзер үк уйнарга әзер, шулай бит?

Сабира Сабирга мөлдерәмә мәхәббәт тулы күзләр белән карагач, мөдир хәтта аптырап та куйды – чынбарлыктагы Галиябану белән Хәлил ич болар насамдиле!

   – Ышанычыгыз өчен олы рәхмәт! Әлбәттә уйныйбыз!

Әйе, кече яшьләреннән сәхнәгә гашыйк Сабир белән Сабира өчен әлеге мөрәҗәгать Нобель премиясенә лаек булуга тиң иде.

 ...Тамаша башланыр алдыннан гримеркада бизәнеп-төзәнеп утырганда да Сабира Сабирның колагын кат-кат киртеп алды:

 – Син, туңбаш, иртәгә үк нәкъ үзебезнеке төсле ялтыр канатлы әтәч алып кайт! Хет җәһәннәмнең аръягыннан барып тап, ишеттеңме?!

 – Һич югы сәхнәгә чыкканда, чәң-чәң килгән көчектәй өрмәсәң иде.

 – Сәхнәдә дә өйдәге кебек мәлҗек булма, яме. Егет бул!

 – Ә син корсагыңны кысыбрак чык, гөберле бака!

 – Ярар, кайткач талашырбыз, тарта башла тальян гармуныңны, мәче күз!

 Әмма сәхнәгә күтәрелү белән Сабир белән Сабираны гүя алыштырып куйдылар. Рольгә кереп уйный башлаулары белән залдагы барлык тамашачыны тылсымлы да, серле дә мәхәббәт яланына җитәкләшеп алып кереп киттеләр. Карашларындагы бер-берсенә булган саф сөю, язгы ташкындай ташып торган кайнар наз, йөрәге булган һәркемне дәртле яшьлегенә, тәүге мәхәббәт мизгелләренә алып кайтты.

Тәрәзәңнән карыйсың да,

Карап кемне таныйсың?

Карап күзең талдырганчы,

Галиябану, сылуым– иркәм,

Ник чакырып алмыйсың?..

 – Җаннары да, тәннәре дә шулчаклы бер-берсенә тартыла ки, хәтта, галәмне мәңге бергә гизгән Ай белән Кояш та болардан көнләшер иде. Кайларда адашып калды икән безнең яшь чаклар? – Тамаша караучы әбекәйләр, бер-берсе белән чыш-пыш сөйләшеп, күз яшьләрен яулык очларына сөртеп, исләре китеп гүзәл тамаша карадылар.

 – Сабиры тач минем мәрхүм Гыймади картыкаемның яшь чагы инде. Ул яландай киң күкрәге, ул арысландай килешле юан муены.

 – Сабирасын әйтәм, нәкъ менә Мәрхәбәмнең кыз чагы. Үзе көләч, үзенең һәр әгъзасы яшьлектәге шикелле уйнаклап тора. – Тешсез бабай, тирләүдәнме, елауданмы юешләнгән битен башындагы түбәтәен салып сыпырып алды. Ә яшьләрнең араларына бай Исмәгыйль кергәч, бабай урыныннан сикереп торып тегеңә таягы белән кизәнә башлады, бер-ике әби, каталарын салып, Исмәгыйльнең йөзенә ыргытты. Сөю кодрәте март кояшы карны эреткәндәй күңелләрне җелекләргә чаклы эретте.

Тәрәзә төбем каты бал,

Ашыйсың килсә, ватып ал.

Сөюләрең чынлап булса,

Галиябану, сылуым-иркәм,

Тәрәзәңнән тартып ал...

Эх, күрсәгезче мәхәббәт фәрештәләрен! Спектакль тәмамланды, ә тамашачылар, артистларны көчле алкышларга күмеп, һаман сәхнәдән җибәрмәделәр. Сөю булып өсләренә чәчкә букетлары яуды, “Афәрин!” сүзләре яңгырады.

 – Әгәр драматург Мирхәйдәр Фәйзи бүген боларны күрсә, әсәр геройларын Галиябану белән Хәлил дип түгел, ә мотлак Сабир белән Сабира дип атар  иде. Чын сөюне данлаучы бөек артистлар болар! – диеште халык тамаша залыннан чыкканда. – Эх, һәрвакыт Сабир белән Сабира кебек чөкердәшеп кенә бер-береңнең кадерен белеп яшәсәң икән ул! Бигрәкләр дә пар килгәннәр бит, чиләгенә күрә капкачы!

 ...Чаршау ябылып, сәхнәдән кабат гримеркага кереп баручы Сабир белән Сабира “уф, тәки котылдык!” дип бер иркен сулыш алгач, кабат гадәти тормышларына кайттылар.

 – Әтнәке, шәп чыкты бит спектакль! – Әмма Сабир әйтәсе фикерен әйтеп бетерә алмый калды.

 – Нәрсә, украң калка башладымы әллә? – дип, Сабира иренең романтик кичерешләрен тиз сүрелтте. – Оныт хәзер сәхнә турында. Тавыкларыма әтәч алып кайт, аңгыра сарык!

 – Түшәмнән туфрак койма әле юк-барга, тавис каурые таккан карга! – Сабир да дорфа тонга күчте.

 – Ярар, өйдә күрсәтермен мин сиңа кемнең карга икәнен, мунча бакасы.

 Алар бер-берсен култыклап, юлларында очраучыларга юмарт елмаеп, җылы сәламнәр биреп, шул арада бер-берсенең колагына әледән-әле тозлы-борычлы “комплиментлар” очырып, атлауларын белделәр. Ә артларыннан күпме караш сокланып, тел шартлатып озатып калды:

 – Нинди зур бәхет сөяр сөягең булу! Эх, беләсе иде, нәрсә хакында шулай бирелеп гәпләшәләр икән әле бу пар былбыллар? – диде берәүләр.

  – Нәрсә хакында сөйләшүләрен белим дисәң, су буена төш тә талга кунып сайраган былбылларны тыңла, – дип җаваплады икенчеләр...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Камил ФАЗЛЫЙ. Артистлар. Юмористик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Артистлар. Юмористик хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: