Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 октябрь 2023, 22:41

Хәниф КАЮМОВ. Сыерга атланган Хәдичә

Хәдичә түтинең атланып калуы да үгезнең арт ягына таба караган килеш атланып калган була һәм ул егылып төшмәскә тырышып, буш кулы белән үгезнең койрыгына чатырдатып ябыша.

Хәниф КАЮМОВ. Сыерга атланган Хәдичә
Хәниф КАЮМОВ. Сыерга атланган Хәдичә

Элек кышкы салкыннар җитү белән фермаларда сыерларның  бозаулый башлый иде. Төнгелеккә каравылчы Шәриф бабай янына ярдәмгә дип көн дә берәр савучыны дежурга калдыралар. Шулай, бервакыт, Хәдичә түтинең да чираты җитә.  Ул кичке савымнан соң өенә дә кайтып тормый, эшендә кала. Шәриф бабай белән таңга кадәр сыер абзарларында кизү торып, яңа  туган өч бозауны җылытылган торакка кертеп өлгерәләр.

Сыер бозаулагач та күреп калып, җылы урынга кертеп өлгермәсәң, яңа туган бозау туңа. Шундый очраклар килеп чыккан вакытта колхоз идарәсе бозау хакын каравылчыдан һәм чираты буенча дежурда булган савучыдан түләтергә дигән карар чыгарган.  Шуңа күрә бу эшкә барысы да бик җитди карыйлар иде. Кая инде ул йоклап ятулар! Төне буе аягөсте йөреп  чыгалар. Шәриф бабай белән Хәдичә түти күпме генә йөрсәләр дә, сыерлар бу төнне башкача  бозауламый.

Иртән иртүк Хәдичә түти башка савучылар эшкә җыелганчы өенә кайтып килергә була. Кичтән, үзенә беркетелгән малкайларын сауганда,  өенә алып кайтырга дип өч литрлы банкага сөт салып калдырган, аны кеше күзенә чалынмасын өчен симертергә куелган үгез бозаулар янына кертеп, почмакта өелеп куелган салам астына тыгып куйган була. Чөнки андый эшне  ферма мөдире яки хисапчы күреп калса, зур тавыш чыгу куркынычы бар. Шуңа күрә Хәдичә түти аны шулай еракка, кеше күзенә күренмәслек урынга җыеп куя.

Менә ул сөтне алу өчен үгезләр абзарына  юнәлә. Яшь үгезләрне бәйләмичә тотып симертәләр иде. Иртә булу сәбәпле, барысы да ятканнар, мыш-мыш йоклыйлар. Хәдичә апага сөт банкасы яшерелгән салам өеменә кадәр шактый ара үтәсе бар. Ул малларны кузгатмый гына алар аша атлап чыга-чыга, салам өеменә барып җитә. Яшерелгән сөт банкасын алып кулына тота да, яткан маллар аша атлый-атлый кирегә юнәлә.

Ишеккә җитәргә дә күп калмый,  бер үгезне атлап чыгам дигәндә генә анысы кинәт сикереп тора. Хәдичә түти исә ирексездән үгезгә атланып кала. Малкай өстендәге гадәти булмаган  йөккә бераз аптырап калып, утар буйлап чаба башлый.

Җитмәсә, Хәдичә түтинең атланып калуы да үгезнең арт ягына таба караган килеш атланып калган була һәм ул егылып төшмәскә тырышып, буш кулы белән үгезнең койрыгына чатырдатып ябыша. “Чабыш” башлангач, малларның калганнары да тынгысызланып урыннарыннан торып, мөгерәшә башлый.  Тавышларны ишетеп, Шәриф бабай да килеп керә. Ул бу күренешкә шакката: утар буйлап бер үгез чаба, аның өстендә артына карап атланган Хәдичә, бер кулында өч литрлы банка белән сөт, икенче кулы белән үгезнең койрыгына ябышкан. Болар чапканда Шәриф бабай яныннан узып китә, алар якынлашкан чакта ул Хәдичә түтигә:

— Хәдичә килен, әле төшәргә уйламыйсыңмыни? Йөрисеңме әле? — дип әйтеп  калган. Хәдичә түтинең үгез өстендә нык кына селкенүдән тавышы да өзек-өзек кенә чыккан:

– Тө-өш-еп бу-бул-мый б-бит, – дип кенә әйтә алган.

 Ул арада  бер борылышта, Хәдичә түти уяулыгын югалтып булса кирәк,   иртән чыгарырга дип өеп куелган тирес өстенә мәтәлеп барып та төшә. Үзенә ул-бу булмый булуын, тик сөтле банка гына  баганага бәрелеп, челпәрәмә килә.

Хәдичә түтинең бу маҗаралардан соң инде өенә кайтырга вакыты калмый, савучылар да җыела башлый. Әлеге хәлләрне Шәриф бабайдан башка күрүче булмый, карт гайбәт таратмаса да, монысы турында, күрәсең, түзә алмыйча, кемгәдер мәзәк итеп сөйләгәндер инде. Чөнки бу хәл миңа килеп ирешмәгән булыр иде.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: