Кызык-мызык
4 Сентября 2023, 17:04

Яшел акчаларны кызарту

Май уртасында еллык ялымны алып туган Башкортстаныма кайтырга җыенганда авырып киттем. Бүсерең бар, алдырырга кирәк дип хастаханәгә салып куйдылар.

Яшел акчаларны кызартуЯшел акчаларны кызарту
Яшел акчаларны кызарту

Совет чорында Төрекмәнстандагы  Кече Балхан дип аталган тау итәгенә урнашкан Небит-Даг (бүгенге Балканабат) шәһәрендә яшәп, нефть тармагында эшләп йөргән чаклар. Май уртасында еллык ялымны алып туган Башкортстаныма кайтырга җыенганда авырып киттем. Бүсерең бар, алдырырга кирәк дип хастаханәгә салып куйдылар. Нишлисең, каршы килергә ярамый, дәвалау бушка, сәламәтлекне сатып алып булмый. Хирургия бүлегендәге палатабызда  минем кебек сырхаулар тагын өчәү булып чыкты. Икесе яшьләр, палатага йокларга гына кайталар. Берсе бүсеренә операция ясаткан өлкән яшьтәге кеше. Ул миңа табибка акча бирергә кирәклеген әйтте. Шулай эшләгәндә тизрәк сәламәтләнәсең, имеш. Ял көне бүлектәге дежур табибтан рөхсәт алып, өйгә кайтып, хатыннан акча алып килдем. Хатынның кәшемир яулыгын билбау итеп бәйләп, шуңа биш сумлык яшел төстәге совет акчаларын кыстырып бәйләдем. “Обход” вакытында табиб белән икәү генә калгач ул билбавыма игътибар итте. Төргәге белән “бишлек”ләрне күргәч, эшне аңлады. “Синең җимешең әле өлгермәгән, яшел, чыгып кояшта йөрсәң, өлгереп кызыл төскә керер”, – дип чыгып китте.

Төшке аштан соң табиб әйткән сүзләрне бүлмәдәш абзыйга сөйләдем. “Ул сиңа яшел “бишлек”ләрне кызыл “унлык”ларга алыштырырга кушкан”, – дип аңлатты күршем. Мин кабат өйгә кайтып, яшелләрне “кызартып” килдем.

Берүзе чагын туры китереп, табибка кояшка чыгып ”җимешләрне” кызартуым турында әйттем. Ул кабинетына чакырды, анда төргәкне өстәл тартмасына салдым. Ул мине палатага кадәр озатып куйды.

Икенче көнне палатаның ишек төбенә “каталка” сөйрәп ике шәфкать туташы килеп туктады. Кара әле, түләгәч монда “такси” да йөри икән дип уйлап куйдым. Операция уңышлы булды.

 

Фәнил НУРГАЛИЕВ.

Илеш районы, Базытамак авылы.

 

Фото: info.region03.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас