

Зарифулла, җаным! Белсәң иде, ничек өзелеп сагынганымны. Синнән башка тормыш түгел икән бу. Хараплар булдың, мал артыннан куып. Хәзер янымда булсаң, гади ситсы күлмәктән дә калырга риза.
Күлмәктән дигәннән, беркөнне Тәгъзимә кергән иде. «Ирең утыра, барыр җирең юк, шифанирың күлмәк белән тулган, берәр яхшырагын сат әле», – ди. «Утыра дигәч тә, гомергә япмаганнар, чыкмый калмас», – дип, күлмәк бәясен әйткән идем, чырае сытылды тегенең. «Өметләнмә дә, урлаганын башкалар белән бүлешмәгәч, тиз генә чыгармаслар», – ди юха елан.
Бер уйласаң, дөрес әйтә инде, артыграк кыландың. Күрмәсеннәр өчен, беразын башкалар белән бүлешсәң дә ярар иде. Шул ук участковый Хәбибуллин белән булса да. Синең ташып сатканыңны бик шәп күреп йөрде ул. Әле бервакыт: «Ну, җыеп күрсәтә бу Зариф, акчасын кая гына яшерәдер», – дип әйткәне дә бар. Шуңа күрә сине утыртканнан соң, уйлап-уйлап карадым, нишләптер, чуты-чутка туры килми. Мине шыр ялангач калдырдың, карунлыгың электән бар иде, ахры, күпмесендер запаска яшергәнсең. Ничаклы матур сүз язармын, дигән идем, күңелдә акча торгач, язып булмый. Синең, Зариф, алданрак чыгасың киләдер бит. Акчаң булса, чыгып була, диләр. Әнә, Хәбибуллин да, берәр җаен табар идек, ди. Бер күнеккәч, акчасыз торулары миңа да читен. Зинһар, интектермә, кая яшергәнеңне хатыңда бәйнә-бәйнә итеп яз. Сагынуым турында бер әйттем, кабатлап тормыйм. Әлегә хуш, мәңге тугры тормыш иптәшең, Зәйтүнә.
Хат азагы. Кичен Хәбибуллин килеп керде. Озак утырды. Аңлап бетермим, әллә сине жәлли, әллә мине. «Әгәр адвокатка саранланмаса, алай күп бирмәсләр иде», – ди. Чыгып киткәндә генә: «Кая яшерде?» - дип сорады. «Белмим», – дидем.
* * *
Карале, Зариф! Җавап хатыңны алдым, бер юньле сүз язмагансың. Син анда, мине беренче очрашканда кызыл кофтадан булдың, дигәнсең. Каян хәтерлисеңдер, лыгыр исерек идең бит. Аннан, килешмәгәнгә, кызылны гомердә кимәдем. Кызылга кызыгырга мин сиңа тиле түгел. Менә хәзер исемә төште, кызылны күршеңдәге, син үбешеп йөргән Мәшгыя кия иде. Шуның белән бутыйсыңдыр. Бүтән андый нәрсә язып, күңелемне тырнама, син лутчы акчаңны кая тыкканыңны исеңә төшер!
Бигрәк юньсез кеше инде син, Зариф! Акчаң бармы, дип сорау юк, посылка сорап аптыратасың. Базарда йомырка сатучы бер таныш хатын әйтә: «Аларны санаторийдагы кебек, вакытында ашаталар да, йоклаталар да. Минеке җәмгысы уникене утырып чыкты, берни җибәрмәдем», - ди.
Аннан, хатыңда Хәбибуллин ник керә, дип бәйләнәсең. Кызык кеше син, Зарифулла. Ничек кертмим, ди, участковый бит ул. Милиция кешесенә каршы торырга йөрәк җитми минем. Ул безгә хәзер эшкә йөргән кебек йөри. Үзе дә, минем эш урыным шушында хәзер, ди. Син бер дә борчылма, Зариф. Өйдә ир заты булганда, миңа да тыныч, ул да эшсез утырмый. Әле беркөнне яңа җиткергән веранданың идән тактасын сүтеп ташлады. Тиздән йортныкына ябышам, ди. Аңламассың, үзе болай нидер эзләгән дә кебек. Әй, эзләсә эзләр, син төрмәдә дип, йорт-каралтыны караучысыз тотып булмый. Үзе ашау ягыннан да талымсыз, синең кебек пилмән, өчпочмак сорап аптыратмый, ни пешерсәң, шуны ашый.
Син, Зариф, хәзер йорт ризыгын сагынасындыр инде, иеме? Сагынсаң, акчаңны бир. Хәбибуллин әйтә, танышлар дачурта, хәзер йолкып алабыз аны, ди. Бирмисең икән, үзеңә үпкәлә, базардагы теге хатын әйтмешли, ул статьяң белән кыңгырау чылтыраганчы утырачаксың. Давай, киреләнмә, җавабыңны тиз тот. Ярар, болай да күп яздым, синең кебек эшсез тормыйм мин. Хуш! Өлегә синең хәләл җефетең, Зәйтүнә.
Хат азагы. Бүген Хәбибуллин, миңа чыгасыңмы, дип сорады. Белмим әле, дидем.
* * *
Зарифулла, миңгерәү баш! Акчаңны бир, дип, ни гомер тукыдым, тыңламадың. Хәбибуллин, тырыша торгач, тапты әнә. Мунча кергәндә, ләүкә астыннан бер төргәк суырып чыгарды. Ачып карасак, эче тулы акча! Милиция кайда да милиция инде ул. «Моны тиешле урынга илтеп тапшырсам, иреңә тагын шуның кадәр өстәрләр, үземә майор бирерләр иде», - ди. Ярый, башы эшли икән. «Юк инде, погондагы йолдызга караганда, кесәңдәге акча ышанычлырак». – диде дә теге төргәкне түшенә шудырды.
Менә шулай, Зарифулла, миңа үпкәләрлегең калмады. Үзең гаепле, гомерең буе яшереп акча җыйдың. Сиңа да булмады, миңа да. Кемгә калды, диген әле. Ярар инде, ул да кеше. Әнә бит, кияүгә чык, дип, һаман мине димли. Акча аңарда булгач, чыкмый хәлең юк. Ни әйтсәң дә, кешечә яшисе килә. Ә син үзең ише берәр хатын табарсың әле. Утырып чыккач, дип әйтүем. Кара, онытып торам икән, йортыңны саттык, монда кайта күрмә. Мине эзләп тә интекмә, Хәбибуллинның акылы керделе-чыктылы, кабат утыртып куюы бар.
Ничәмә ел гомер итеп берәр юньлерәк чагыңны искә төшереп карыйм, булмый. Сагынып сөйләрлек бернәрсә калмады. Ичмасам, акчаңны бирсәң дә болай булмас иде. Шуңа күрә балавыз сыгып тормыйм, хуш, элекке хатының, Зәйтүнә.
Хат азагы. Күңелем тулып, тагын әллә ниләр язармын дигән идем. Хәбибуллин ашарга сорап аптырата. Синең сыман бирәне туймас җан булды, ахры. Нишлисең, бу юлы да юньлесе эләкмәде. Ярар, күрәсең, шулай язгандыр.
Фото: klubmama.ru