Кызык-мызык
23 Апреля 2023, 18:37

Әлиф ГАЛИМОВ. Муллага охшауның файдасы

Мине күпләр муллага охшата.

Әлиф ГАЛИМОВ. Муллага охшауның файдасыӘлиф ГАЛИМОВ. Муллага охшауның файдасы
Әлиф ГАЛИМОВ. Муллага охшауның файдасы

Мине күпләр муллага охшата, түгәрәк йөз, бәләкәй генә күзләр, кәҗә сакал, башыма Казаннан алып кайткан яшел укалы түбәтәемне дә киеп алсам, указлы муллаларың бер якта торсын.

Бер көн, шулай, машинамда музыка тыңлап барганда мине ЮХХДИ хезмәткәре туктатты. Хәтер дә начар, корсак та зур – кыса, хәвефсезлек каешын эләктерергә онытканмын:

– Лейтенант Айбулатов, документларыгызны күрсәтегез, штраф түләргә туры килер, – ди.

Күренеп тора, мөселман өммәтеннән. Шуңа аптырап калмадым, ятлап беткән сүзләрне кабатладым:

– Монда гына түләр идем дә бит, янымда акчам юк, җеназага китеп кенә барам,– дигән булдым:

– Нинди акча? Нинди җеназа?

– Эш шунда, иптәш лейтенант: мин мәчеттә эшлим, имам булам, сезнеңчә мулла. Җомга көнне гөнаһ алмагыз, бер мәрхүмгә ахирәт газапларыннан котылырга ярдәм итә торган дога укырга китеп барам, соңга калсам миңа да, сезгә дә гөнаһасы төшәргә мөмкин. Акча өчен түгел, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен укыйм. Гадәттә, һәр кеше үз хәленнән чыгып түли, – дидем мин. – Менә сез дә, штраф түләү минем хәлемнән килмәгәнне аңлап Раббының ризалыгы өчен кисәтеп кенә җибәрсәгез, догаларның берсен сезгә дә багышлармын.

– Мин бит исән, юкны сөйлисең, – ди бу ачуланып.

– Догаларны исәннәргә дә багышлыйлар: эшегез уңсын, бу изге җомга көнне күбрәк кяферләр генә юл кагыйдәләрен бозсын дип, сөйләп киткәч, лейтенант елмаеп җибәрде:

– Ашык хәзрәт! Мә документларыңны, мәетне көттермә! – ди.

Мин каешымны эләктереп, кая китеп барганымны искә төшерергә тырышып кузгалып киттем.

 


Фото: 74.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас