

Төн инде. Олы гына ике сатучы авыр эш көненнән соң автобус тукталышына атлыйлар:
– Эт сыман арыдым, – ди беренчесе, – берәр вертолет булсын иде,тиз генә утырып кайтырга.
– Юк инде, – ди икенчесе, – ничек тә вертолетсыз гына кайтыйк әле.
Һәм үзе белән булган хәлне сөйли башлый:
– Бервакыт чыктым шулай эштән, вакыт соң, урамда эт тә юк, сумкам авыр. Торам соңгы трамвайны көтеп. Карасам урамнан сикерә-сикерә бер нәрсә килә бит. Котым очты. Тукталыштан читкәрәк китеп бастым. Карасам, бер егет, себеркегә атланган да чаба гына. Минем янга ук килеп туктады да:
– Трамвай көтәсеңме? – ди.
Мин чак тере басып торам. Телне чак әйләндереп:
– Әйе, – димен.
– Бу вакыт алар йөрми бит инде, утыр әйдә, илтеп куям, – ди.
– Ю-юк, рәхмәт, хәзер такси чакырам, – димен.
– Утыр тиз генә! – дип акырып җибәрмәсенме!
Тез буыннарым дер-дер калтырый. Нишләргә дә белмим. «Тилеләр йортыннан качкан нәрсәдер инде» дип уйлыйм. Тирә-якка күз салам. Башына алып тондырыр әйбер дә юк. «Хәзер бу нәрсә, себеркесе белән башка берне бирсә – беттем», дип уйлыйм. Ә егет әзмәвердәй таза бит әле. Җитмәсә, тагын бер тапкыр:
– Тиз бул,утыр! – дип куймасынмы, усал итеп.
Сумкамны ипләбрәк тоттым да, атландым моның себеркесенә. Менә сикерә-сикерә чабабыз урам буйлап. Бу әйтә:
– Түти, син болай гына барма әле. “Йехоооууу!” – дип кычкырып бар. “Мин таптым аны, мин таптым аны, кара айгырлы сөйгән ярымны!” – дип кычкыр!..
Чабабыз шулай, ара-тирә кычкырып куям. Үзем уйлыйм: «Кайтып җиткәч, ни эшләтер икән инде бу мине. Бәреп үтерерме?!» Моның башында ни икәнен белмим бит.
Шулай өч остановка чаптык. Йорт янына килеп туктадык. Бу әйтә:
– Хәзер рәхмәт әйтсәң дә була, – ди.
Китсен генә инде тизрәк, минәйтәм:
– Ай, рәхмәт инде, исән-сау кайтарып куйдың, – дим.
Теге:
– Әллә фатирыңа ук кертеп куйыйммы, сумкаларың бик авырга охшаган, – ди.
– Юк, юк, рәхмәт!– димен,үзем тирә-ягымны караштырам, ары-бире булса, нәрсә белән дә тондырырга.
– Ярар алай булгач, – диде дә теге, сикерә-сикерә китеп тә барды.
Өйгә кереп, ничек идәнгә ауганымны да белмим. Кызым:
– Ни булды әни, манма су булгансың, – ди, – йөгереп кайттыңмы әллә? – ди.
Дәшергә дә хәлем юк, көчкә сөйләп бирдем.
Иртән эшкә җыенам, ишек кагалар. Ачсам, әпәт теге басып тора. Бер кулында – себерке, икенчесендә – чәчәк букеты. Тиз генә ишекне ябыйм дисәм,аягын кыстырып өлгерде:
– Гафу итегез, бу чәчәкләр сезгә, – ди... Аннан аңлатып бирде.
Дуслары белән кәрт уйнаганнар икән. Берәр хатынны себеркегә утыртып йөртергә, моңа чыккан. Дөресрәге, отылган икән бу. Менә шундый хәл. Әле искә төшкән саен көләм инде. Ә ул вакытта бер-ике атна алан-йолан каранып йөрдем, тагы берәрсе «кайтарып куймасын тагы» дип.
Фото: ne-kurim.ru