Кызык-мызык
2 Апреля 2023, 02:25

Камил Фазлый. Кәләшем – суфлер, үзем – артист. Юмористик хикәя

Минем өйләнгәннән бирле печтек тә уйланганым юк.

Камил Фазлый. Кәләшем – суфлер, үзем – артист. Юмористик хикәяКамил Фазлый. Кәләшем – суфлер, үзем – артист. Юмористик хикәя
Камил Фазлый. Кәләшем – суфлер, үзем – артист. Юмористик хикәя

Менә, җәмәгать, дөньяның ыгы-зыгысында, күпме гомер кичеп тә,  нидән минем чәчләр һаман да кара карга канатыдай чем-кара дисезме? Сәбәбе бер генә – уйланмаска кирәк. Ә минем өйләнгәннән бирле печтек тә уйланганым юк. Шул ук вакытта нилектән җиңгәгезнең ат ялыдай килешле куе озын кара чәчләре бүген килеп каршы таудагы кылгандай агарып каткан дисез? Моның да сәбәбе бер генә – артык күп уйланганга. Ярый әле, мәйтәм, күп уйланудан зиһене аймылышмый. Үзе өчен генә уйласа бер хәл иде, минем өчен дә уйлый бит ул, бахыркаем.

Шулай беркөн туган-тумачаны, күрше-күләнне табын артына мәҗлескә җыеп алдык. Йорт хуҗасы буларак, әлбәттә, тәүдә сүз миңа бирелде. Ачыклабрак әйткәндә җиңгәгез:

– Сүз йөгәне хуҗа кешегә – Мөкатдискә! – диде. Прәме каушап калдым. Нәрсә әйтер бу, дип, табын артындагылар мөкиббән китеп авызыма караган.

– Ни, – мәйтәм, – кәнишне, фикерләрем баштан ашкан, хәтта кайсыннан башларга да белмим.

Ә чынында исә башкаемда җил уйный. Әл дә җиңгәгез – Мәксәлминәм бар. “Дөньяда иң яхшы суфлер кем?” – дип сорасалар, һичшиксез, ул, дияр идем. Әнә бит, авызын кул чите белән каплагандай итеп, колагыма пышылдап әйтә тора, мин сәхнәдәге артист шикелле кычкырып, кем әйтмешли, эмоциягә төреп, ул әйткәнне табындагыларга җиткереп торам.

– Кунаклар! – мәйтәм, – әйдәгез әле аппетит ачар өчен тәүдә “зәмзәм” суыннан авыз итик.

Сүземне әйтеп тә өлгермәдем, җиңгәгез шундук арт шәрифемнән чеметеп алып, төзәтмә кертте, Чеметүе – шартлы билге. Бу аның “ашыкма” диюе:

– Тәүдә кунакларга зурлап килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп чык!

Төзәтмәне искә алып, чыгышыма “корректировка” кертәм:

– Ә-ә-ә, соңрак авыз итәбез икән. Ыһы. Тәүдә рәхмәт әйтеп чыгыйм әле барчагызга да: олы баҗама, кече кодага, кайнешкә, кайнагага...

Мәксәлминәм янә арт шәрифемнән чеметеп алды:

– Кода-кодагыйдан башларга иде, сантый!

Миңа ни уйлап торасы юк:

– И-и-и, мин сантыйны, – димен, – кода-кодагыйга олы рәхмәтемне әйтмәгәнмен бит!

– Сезнең хөрмәткә печтергән тәкә чалдык, ашап сыйланыгыз, – дип өстәде суфлерым колагыма шыпырт кына. – Бүкән шикелле утырма, авызыңа карат!

– Ярар, җаныкаем, – мәйтәм, – калганын пышылдамасаң да була, табын өстендә бит, барчасын да күрәм...

Һәм мин, аягүрә басып, трибуна артыннан кул болгап сөйләгән оратордай ялкынланып, табында күземә нинди азык чалына, барысын да санап киттем:

– Кадерле кунаклар! Сезнең хөрмәткә печкән тәкә чалып, табынга, үзегез дә күреп торасыз, өч чүмәкәй коштабак ит турап утырттык, ике калач күмәч телдек, кар базыннан бер чирек тозлаган кәбестә алып чыктык, ашка биш баш суган турадык...

– Алты! – дип төзәтте җиңгәгез һәм, тиктомалдан, кисәк кенә аяк башыма басты. Бусы да икебезнең арада гына аңлаешлы шартлы сигнал – артыгын сөйли башлаганмын...

Туган-тумачалар телефон аша да еш кына хәл-әхвәлләребезне сорашып-белешеп торалар. Күптән түгел шәһәрдә яшәүче өлкән абыем шалтыратты:

– Авылны сагындым, – ди.– Сезгә кайтып, сезнең белән бергәләшеп, гәпләшеп күл буенда балык кармаклыйсым килә. Әйткәндәй, ничек анда, киленнең хәл-әхвәле әйбәтме? – дип сораша.

Күз тимәсен – ал да гөл. Абзар белән өй арасында йөгереп чабып кош-корт тәрбияләп көн үткәрә, – димен.

Мин телефоннан сөйләшә башлау белән Мәксәлминәм коштай очып яныма ярдәмгә килеп тә җитә. Аның да бер колагы телефонда, ә уң кулы, шул мизгелдә каләм алып, өстәлдә яткан кәгазь битендә нидер яза да башлый:   

“Килмәсен. Авырый дип әйт. Аяклары атламый, вольтарен даруы сөртеп тә кузгатып булмый, диген. Озак сөйләшмә, трубканы куй!”

Миңа ни, уйлап торасы юк. Әзер җавапны укыйсы да, вәссәлам!

– Син, абый, кайтмасаң, хәерле булыр, – мәйтәм. – Чөнки хәләлемнең аяклары йөрми, авырый...

– Бәй, әле генә абзар белән өй арасында чабып йөгерә дидең ич!?

– И-и, абзыкай, – дидем, алдымда бу четерекле сорауга җавап ятмаганга пошынып. Бәхеткә, шул арада суфлерым колагыма пышылдап өлгерде:

– Дөрес ишетмәгәнсең, диген. Кош-кортлар йөгерешеп-чабышып йөри ул ихата буйлап...

Абыем артыннан янә телефон шалтырады. Бу юлы әби, урысча әйткәндә, сөекле “тещам” икән.

– Сезгә барырга юлга җыенам. Хәлләрегез әйбәтме? – ди. Ә минем  җавап күптән әзер. Кәләшемнең өстәлдә яткан баягы язуын алып рәхәт чигеп укый да башладым:

– Мәксәлминә авырый. Аяклары атламый, вольтарен даруы сөртеп тә кузгатып булмый.

– Син нәрсә сөйлисең, дивана баш! – Җиңгәгез шундук кулымнан телефон трубкасын тартып алды. – Ә-ни-ем бит ул!

– Алло, әнкәем! Без барчабыз да исән-саубыз, Синең изге догаларыңда күгәрченнәрдәй гөрләшеп көн итәбез. Бик тә сагындык үзеңне. Мөкатдисем әнә күз дә ачырмый, әби кайчан килә инде безгә кунакка, дип, теңкәмә тиеп бетте. Килүеңне дүрт күз белән көтәбез.

Җиңгәгез үзе сөйли, үзе уң кулы белән миңа чыгыш яза: “Шаярттым, – диген. Шаяртканың өчен үзеннән гафу үтен. “Синең өчен дип кенә печкән тәкә чалдык. Мәшәкатьләнеп юлга чыкма, җиңел машинамда үзем барып алам, уч төбендә күтәреп кенә йөртермен, кадерле каенанам”, диген!”

– Уф, – диде Мәксәлминәм, кулларын алъяпкычына ышкып. – Әнием килгәнче чәкчәк, гөбәдия пешерәсем бар. Мунча да ягып өлгертергә кирәк. Кырыкмаса кырык төрле эш көтеп тора. Син, картым, бар, машинаңны кабыз да, юлыңда бул!

Ә миңа рәхәт – ике дөнья, бер морҗа. Карга канатыдай чем-кара чәчләремне көзге каршында килешле тарап, кияү кеше буларак колак артларыма сизелерлек кенә затлы “Кызыл Мәскәү” исемле ислемай сөртеп. “Жигули”ема кереп утырдым да, “Җиз кыңгырау моңнары”н авыз эчемнән көйләп кенә әби артыннан юлга кузгалдым.

Фото: fb.ru

Камил Фазлый. Кәләшем – суфлер, үзем – артист. Юмористик хикәя
Камил Фазлый. Кәләшем – суфлер, үзем – артист. Юмористик хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас